Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җомга җирлиләр, якшәмбе төрбә буш

Җомга җирлиләр, якшәмбе төрбә буш

Йөз егерме җиденче бүлек

Җомга җирлиләр, якшәмбе төрбә буш

КӨН кичкә авышып бара. Кояш баегач, Шимбә көне, 15 нисан башланачак. Гайсәнең үле гәүдәсе баганада хәрәкәтсез асылынып тора, әмма теге ике җинаятьче әле исән. Җомга көне Әзерләнү көне дип атала, чөнки кешеләр кич белән ризык әзерли һәм Шимбәдән соң башкару инде соң булачак бүтән ашыгыч эшләрне тәмамлап чыга.

Бу Шимбә — гади Шимбә көне (атнаның җиденче көне) генә түгел, ә икеләтә Шимбә, «бөек» Шимбә. Ни өчен? Чөнки бу 15 нисан көне — гади Шимбә көне дә, һәм шул ук вакыт ул җиде көнлек Төче икмәк бәйрәменең беренче көненә дә туры килә (ә ул бәйрәмнең беренче көне атнаның нинди көненә генә туры килмәсен, һәрвакыт Шимбә көне дип санала).

Аллаһы Кануны буенча, баганадагы гәүдәне төнгә калдырырга ярамый. Шуңа күрә яһүдләр Пилатка мөрәҗәгать итәләр һәм баганадагы кешеләр тизрәк үлсен өчен, аларның аяк сөякләрен сындырырга рөхсәт сорыйлар. Шуннан соң гаскәриләр теге ике җинаятьченең аякларын сындыра, әмма Гайсәнең аякларын, ул үле булганга, сындырмый. Шулай итеп Язмадагы: «Аның һичбер сөяге сынмас»,— дигән сүзләр үтәлә.

Шулай да, Гайсәнең үле булуына бер шик тә калмасын өчен, гаскәриләрнең берсе сөңге белән аның кабыргалары арасына, йөрәк тирәсенә чәнчи. Ярадан кан катыш су агып чыга. Моның барысын үз күзләре белән күреп торган рәсүл Яхъя шуның белән Язманың башка бер урыны, «алар үзләре чәнчегән Затка карап торырлар» дигән сүзләре үтәлгән дип яза.

Шул урын янында Югары киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы, Аримафей шәһәреннән Йосыф та басып тора. Ул Киңәшмәнең Гайсәгә чыгарылган гаделсез карарын хупламаган. Йосыф чынында Гайсәнең шәкерте, әмма ул моның турында ачык әйтергә курка. Ләкин хәзер батырлык күрсәтеп, ул Пилат янына бара һәм Гайсәнең гәүдәсен сорый. Пилат сакта торган гаскәр башлыгын чакырып ала да, тегесе Гайсәнең үлемен раслагач, гәүдәне тапшырырга рөхсәт бирә.

Йосыф гәүдәне ала да, аны җирләүгә әзерләр өчен иң яхшы җитен тукымага төрә. Аңа Югары киңәшмәнең башка бер әгъзасы Никәдим ярдәм итә. Никәдим дә үз урыны өчен куркып, Гайсәгә иман иткәнен яшереп йөргән. Әмма хәзер ул үзе белән бер төргәк — якынча утыз өч килограмм мирра белән кыйммәтле алоэ алып килә. Гайсәнең гәүдәсен алып, яһүдләрнең күмү йоласы буенча, шул хуш исле үләннәр белән бергә кәфенгә төрәләр.

Шуннан соң гәүдәне якындагы бакчадагы Йосыфның кыяда уеп ясалган яңа каберенә салалар. Ә кабер авызын зур таш тәгәрәтеп китереп каплыйлар. Гайсәнең гәүдәсен Шимбә башланганчы җирләр өчен, бар бу эшләр ашыгып башкарыла. Бу эшләрдә, күрәсең, Магдалалы Мәрьям белән Кече Ягъкубның әнисе Мәрьям дә катнаша, һәм алар тагы да күбрәк хуш исле үлән белән хуш исле май әзерләр өчен, өйләренә ашыгып кайтып китәләр. Алар Шимбә көне үткәч кире төрбә янына килеп, Гайсә гәүдәсе озаграк вакыт саклансын өчен, кирәкле эшләрне башкарырга җыеналар.

Чираттагы көнне, Шимбә көнне, баш руханилар белән фарисейлар, Пилат янына килеп, болай диләр: «Әфәнде, теге алдакчының әле исән чагында: „Мин өч көннән соң терелеп торачакмын“,— дигәне исебезгә төште. Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә аның шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китәрләр дә, соңыннан халыкка: „Ул үледән терелде!“ — диярләр. Шунда бу соңгы алдау беренчесеннән дә яманрак булыр».

Пилат аларга: «Сакчылар алыгыз да, барып, каберне үзегез белгәнчә саклагыз»,— ди. Алар баралар да, каберне саклар өчен, аның авызындагы ташка мөһер сугып, Рим гаскәриләрен сакчылар итеп куялар.

Якшәмбе көнне иртән иртүк Магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям, Салумия, Яһнә һәм башка хатыннар Гайсәнең тәненә сөртер өчен хуш исле үлән китерәләр. Юлда барганда, алар бер-берсенә: «Төрбә авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр икән?» — диләр. Әмма килгәч, аларга шул билгеле була: моңа кадәр җир тетрәү булган, һәм Йәһвәнең фәрештәсе ташны читкә тәгәрәтеп куйган. Сакчылар качкан, ә төрбә буш! Маттай 27:57—28:2; Марк 15:42—16:4; Лүк 23:50—24:3, 10; Яхъя 19:14; 19:31—20:1; 12:42; Левиләр 23:5—7; Канун 21:22, 23; Мәдхия 33:21; Зәкәрия 12:10.

▪ Ни өчен җомга көне Әзерләнү көне дип атала һәм «бөек» Шимбә көне нәрсә ул?

▪ Изге Язмаларның Гайсә гәүдәсенә кагылышлы нинди сүзләре үтәлә?

▪ Йосыф белән Никәдим Гайсәнең җирләве белән бәйле нинди эшләр башкаралар һәм аларның Гайсәгә карата мөнәсәбәте нинди?

▪ Руханилар Пилатка нәрсә дип әйтәләр, һәм ул нинди җавап кайтара?

▪ Якшәмбе көнне иртән иртүк булганны әйтеп бирегез.