Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзенчәлекле шәкерт

Үзенчәлекле шәкерт

Кырык бишенче бүлек

Үзенчәлекле шәкерт

ГАЙСӘ ярга чыккач, коточкыч бер хәл күрә. Каберләр арасыннан ярсулы ике кеше килеп чыга да, аның каршысына йөгерә. Алар җен хакимлегендә. Аларның берсе, күрәсең, икенчесенә караганда котырынкырак һәм җен хакимлегендә озаграк булган, шуңа күрә Изге Язмалардагы хәбәрдә аның турында гына әйтелә.

Аяныч хәлдәге бу кеше инде күп вакыт каберләр арасында яши һәм ялангач йөри. Ул көне-төне үзен ташлар белән җәрәхәтләп кычкыра. Ул шулхәтле ярсулы, хәтта беркемнең дә ул урыннан үтәргә батырлыгы җитми. Аны күп тапкырлар бәйләп куярга тырышкан булсалар да, ул чылбырларны өзгән һәм аякларындагы богауларны ваткан. Беркем дә аны буйсындыра алмаган.

Бу кеше Гайсә янына йөгереп килеп, аның аякларына егылгач, аны үз хакимлегендә тоткан җеннәр: «Гайсә, Аллаһы Тәгаләнең Улы, сиңа миннән ни кирәк? Мине җәфаламаска Аллаһы белән ант ит!» — дип кычкырырга мәҗбүр итә.

— Җен, бу кешедән чык! — дип әйтә Гайсә. Аннан соң Гайсә аңардан: «Исемең ничек?» — дип сорый.

— Исемем — Легион, чөнки без күп,— дип җавап бирә тегесе. Җеннәр үз хакимлегенә буйсындыра алган кешенең газапланганын күрүдән ләззәт таба. Алар, күрәсең, төркемләп, куркаклар өере сыман, үз корбаннарына ташланырга ярата. Ләкин Гайсәне очраткач, алар аңардан үзләрен упкынга ташламавын үтенә. Без кабат Гайсәнең зур көче барлыгын күрәбез; ул хәтта үтә явыз җеннәрне дә буйсындыра алган. Бу шулай ук җеннәрнең, Аллаһы чыгарган хөкем буенча, үз башлыклары Шайтан Иблис белән бергә упкынга ташланачаклары турында белгәннәрен күрсәтә.

Якындагы тауда якынча 2 000 дуңгыз көтүе тукланып йөри. Шуңа күрә җеннәр: «Безгә дуңгызларга керергә рөхсәт ит»,— дип үтенә. Күрәсең, җеннәр кешеләрнең һәм хайваннарның тәннәренә ия булып, аларны ерткычларча җәзалаудан табигый булмаган рәхәтлек таба. Гайсә аларга дуңгызларга керергә рөхсәт иткәч, зур дуңгыз көтүе текә ярдан диңгезгә ташлана.

Көтүчеләр моны күргәч, бу хакта шәһәрдәге һәм авыллардагы кешеләргә сөйләр өчен чабып китә. Шуңа күрә кешеләр, нәрсә булган микән дип, шул урынга килә. Килгәч, ни күрсеннәр: эченнән җеннәр чыккан кеше киенгән килеш үз акылында Гайсә янында утыра!

Барысын үз күзләре белән күргән кешеләр ул кешенең ничек итеп савыкканын һәм дуңгызларның ничек итеп үлгәнен сөйлиләр. Моны ишеткәч, кешеләрне зур курку биләп ала һәм алар Гайсәдән үз җирләреннән китүен бик үтенә. Ул ризалаша һәм көймәгә утыра. Эченнән җеннәр чыккан кеше аңардан үзе белән барырга рөхсәт сорап ялвара. Ләкин Гайсә аңа: «Бар, өеңә, туганнарың янына кайт. Аларга Йәһвәнең синең өчен башкарган бар эшләре һәм сиңа күрсәткән шәфкате турында сөйлә»,— дип әйтә.

Гадәттә, Гайсә савыккан кешеләргә үзләре белән булган хәл турында берәүгә дә сөйләмәскә куша, чөнки ул кешеләрнең шаккатыргыч хәбәрләр нигезендә ашыгыч нәтиҗәләр ясауларын теләми. Ләкин бу башка очрак. Гайсәнең хәзер, бәлки, ул савыккан кеше яшәгән җирдәге халыкка шаһитлек бирергә мөмкинлеге юк, шуңа күрә ул аңа вәгазьләргә куша. Өстәвенә, бу ир-ат анда калса, кешеләр Гайсәнең зур көчкә ия булганын һәм аның бу көчне игелекле эшләр башкарырга кулланганын беләчәк. Ә бу үз чиратында дуңгыз көтүенең кырылуы аркасында туа алган яман хәбәрләрнең таралуына юл куймаячак.

Гайсә кушканча, бу кеше китеп бара. Ул Декаполиста Гайсәнең үзе өчен башкарган эшләре хакында игълан итә башлый, һәм кешеләр таң кала. Маттай 8:28—34; Марк 5:1—20; Лүк 8:26—39; Ачылыш 20:1—3.

▪ Ни өчен Гайсәне җен хакимлегендә булган ике кеше каршы алса да, Изге Язмалардагы хәбәрдә берсе турында гына әйтелә?

▪ Ни өчен җеннәр үзләренең упкынга ташланачакларын белә дип әйтеп була?

▪ Ни өчен җеннәргә, күрәсең, кешеләр белән хайваннарның тәннәренә ия булу ләззәт китерә?

▪ Ни өчен Гайсә эченнән җен чыккан кешегә үзе өчен башкарылган эшләр хакында башкаларга сөйләргә куша?