Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үледән терелтелүгә өмет

Үледән терелтелүгә өмет

Туксанынчы бүлек

Үледән терелтелүгә өмет

АХЫР чиктә Гайсә Иерусалимнан якынча өч километр ераклыкта урнашкан Битания авылы читенә килеп җитә. Лазар үлеп, аны җирләгәнгә берничә көн генә үткән. Аның үлеме аркасында кайгырган бертуганнары Мәрьям белән Мартаны юатырга күп кенә кешеләр килгән.

Мәрьям белән Марта елый, ул арада кемдер Мартага Гайсәнең килүе турында әйтә. Шуңа күрә ул, күрәсең, сеңлесенә әйтмичә, аны каршы алыр өчен тиз генә өйдән чыгып китә. Гайсә янына килгәч, Марта үзе һәм сеңлесе, мөгаен, соңгы дүрт көн дәвамында күп мәртәбәләр кабатлаган мондый сүзләрне әйтә: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде».

Әмма Марта, Гайсәнең үз абыйсы өчен әле дә берәр нәрсә эшли алганы турында читләтеп әйтеп, өметен белдерә. «Әмма хәзер дә беләм: син Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, ул сиңа бирәчәк»,— дип әйтә ул.

Гайсә аңа: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип вәгъдә бирә.

Марта Гайсәнең җирдә булачак терелтелү турында әйткәнен аңлый. Ибраһим һәм Аллаһының башка хезмәтчеләре дә моңа өметләнеп яшәгән. Шуңа күрә ул: «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»,— дип җавап бирә.

Әмма Гайсә: «Мин — терелү һәм тормыш»,— диеп, аңа хәзер үк ярдәм итәчәгенә өмет бирә. Ул Мартаның Аллаһының үзенә үлем өстеннән хакимлек биргәнен исенә төшереп, болай ди: «Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк. Яшәүче һәм миңа иман итүче һәркем һичкайчан үлмәс».

Гайсәнең Мартага ул вакытта яшәүче тугры кешеләр беркайчан да үлмәячәк дип әйтәсе килми, юк. Аның сүзләре буенча, аңа иман итү мәңгелек тормышка алып бара ала. Андый тормышны соңгы көндә үледән терелтелгән күпчелек кеше алачак. Ләкин башка тугры кешеләр җирдәге дөнья төзелешенең ахырын кичереп чыгачак, һәм алар өчен Гайсәнең сүзләре туры мәгънәдә үтәләчәк. Алар беркайчан да үлмәячәк! Бу гаҗәеп сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә Мартадан:

— Моңа ышанасыңмы? — дип сорый.

— Әйе, Хуҗам,— дип җавап бирә Марта,— синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам.

Аннары Марта тиз генә кире кайта һәм, беркемгә дә белдертмичә, бертуганы Мәрьямгә: «Остаз монда, ул сине чакыра»,— ди. Мәрьям шунда ук өйдән чыгып китә. Моны күргәч, башкалар, аны кабер янына бара дип уйлап, аңа ияреп китәләр.

Мәрьям Гайсә янына килеп, аның аякларына егыла һәм елап: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде»,— дип әйтә. Мәрьямнең һәм аңа ияргән күп кешеләрнең елауларын күргәч, Гайсәнең күңеле тула һәм ул:

— Сез аны кайда салдыгыз? — дип сорый.

— Хуҗабыз, әйдә, үзең күрерсең,— дип җавап бирә алар.

Гайсәнең дә күз яшьләре ага башлый. Моны күреп, яһүдләр: «Карагыз, ул аны ничек яраткан!» — диешәләр.

Кайберәүләр Гайсәнең берничә ай элек Чатырлар кору бәйрәме вакытында тумыштан сукыр бер яшь кешене савыктырганын исләренә төшерә һәм: «Ул бит сукырның күзләрен ачкан иде. Бу кешене үлемнән алып калыр өчен бернәрсә дә эшли алмаганмыни?» — дип әйтә. Яхъя 5:21; 6:40; 9:1—7; 11:17—37.

▪ Гайсә Битания читенә кайчан килеп җитә? Андагы хәлне аңлатып бирегез.

▪ Ни өчен Марта үледән терелтелүгә ышана?

▪ Лазарның үлеме Гайсәгә ничек тәэсир итә?