Үлемгә тапшырыла
Йөз егерме дүртенче бүлек
Үлемгә тапшырыла
ҖӘРӘХӘТЛӘНГӘН Гайсә үзен тыныч һәм хөрмәткә лаек итеп тота. Моны күреп, Пилат аны кабат азат итәргә тырыша, әмма бу баш руханиларның ачуын гына чыгара. Алар үз явыз ниятләрен тормышка ашырырга тәвәккәл. Шуңа күрә алар кабат: «Аны баганага кадакла! Кадакла аны!» — дип кычкыра.
«Аны алыгыз да, үзегез кадаклагыз»,— дип әйтә аларга Пилат. (Моңа кадәр яһүдләр беркемне дә үлемгә тапшыра алмыйлар дигәннәр иде, ләкин аларның җитди гөнаһ дип саналган көфер сүз өчен кешене үлемгә тапшырырга хокуклары булган.) Шуннан соң Пилат, ким дигәндә инде бишенче тапкыр, Гайсәне гаепсез дип атап: «Мин аңарда бернинди гаеп тапмыйм»,— дип әйтә.
Яһүдләр Гайсәне гаепләр өчен сәяси сәбәпләр китерсә дә, тырышлыклары уңышсыз булып чыга, һәм алар дини сәбәпләр китерә башлыйлар. Берничә сәгать элек Гайсәне Югары киңәшмә алдында көфер сүз әйтүдә гаепләгәннәр иде, һәм алар аны шул ук нәрсәдә гаеплиләр. «Безнең кануныбыз бар,— ди алар,— һәм канун буенча ул үләргә тиеш, чөнки ул үзен Аллаһы улы дип атый».
Мондый гаепләүне Пилатның әле ишеткәне булмаган, шуңа күрә ул тагы да ныграк куркуга төшә. Үз хатынының төше турында ишетеп һәм Гайсәнең үзен гаҗәеп тотышын күреп, ул моңа кадәр дә Гайсә гади кеше түгел икәнен аңлый иде. Әмма «Аллаһы Улы» дигән сүзләр аңа тагы да ныграк тәэсир итә. Пилат Гайсәнең Гәлиләядән икәнен белә. Ә, бәлки, ул моңа кадәр яшәгәндер? Ул Гайсәне кире патша сараена кертергә куша һәм аңардан: «Син кайдан?» — дип сорый.
Гайсә дәшми. Моңа кадәр ул Пилатка үзенең Патша булуы һәм Патшалыгы бу дөньяныкы түгел икәнен инде сөйләп биргән иде. Пилатка башка аңлатмалар бирү файдасыз. Ләкин Гайсәнең дәшми торуы Пилатның горурлыгына китереп суга. Һәм ул Гайсәгә: «Минем белән сөйләшмисеңме? Сине азат итәргә дә, баганага кадаклап үтерергә дә хокукым барлыгын әллә белмисеңме?» — дигән сүзләр белән ташлана.
«Сиңа югарыдан бирелгән булмаса, минем өстән һичбер хакимлегең булмас иде»,— дип әйтә Гайсә хөрмәт белән. Аның шуны әйтәсе килә: җирдәге эшләр белән җитәкчелек итү кешеләргә Аллаһы тарафыннан бирелгән. «Шуңа күрә мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак»,— дип өсти Гайсә. Иң баш рухани Каяфәс, аның җинаятьтәшләре һәм Яһүд Искариот Гайсә кичергән гаделсезлек өчен Пилатка караганда күпкә гаеплерәк.
Пилат тагы да ныграк гаҗәпләнә һәм Гайсә, бәлки, Аллаһыдандыр дигән фикер аны куркуга төшерә, шуңа күрә ул тагын бер тапкыр аны азат итеп карый. Әмма яһүдләр Пилатка каршы чыга. Алар сәяси гаепләүләрне кабатлап, үзләрен мәкерле тоталар һәм Пилатка: «Аны азат итсәң, син кайсарга дус түгел. Үз-үзен патша итүче һәркем кайсарга каршы чыга»,— дип яныйлар.
Андый сүзләргә карамастан, Пилат, Гайсәне халык алдына чыгарып, кабат: «Менә сезнең патшагыз!» — ди.
— Үтер аны! Үтер! Аны баганага кадакла!
— Патшагызны кадаклыйммы? — дип сорый өмете өзелгән Пилат.
Яһүдләр Рим хакимлегендә газапланып яшиләр, хәтта аларның хакимлеген нәфрәт итәләр! Әмма, икейөзлеләнеп, баш руханилар: «Кайсардан башка патшабыз юк»,— диләр.
Пилатның үз урынын югалтасы килми, һәм ул үз репутациясе өчен куркып, ахыр чиктә яһүдләрнең бертуктаусыз явып торган гаепләүләренә бирешә. Ул Гайсәне аларга тапшыра. Гаскәриләр аның куе кызыл төстәге киемен салдырып, үзенең өске киемнәрен кидерәләр дә, баганага кадакларга дип алып китәләр. Гайсә үзенең җәфалану баганасын үзе күтәреп бара.
Бу җомга көне, 14 нисан. Таң атып, шактый вакыт үткән инде, бәлки, төш вакытыдыр. Гайсә пәнҗешәмбе иртәсеннән бирле йокламаган һәм бик күп газап кичергән. Шуңа күрә багананы күтәреп барганда, аның көче тиздән бетә. Шунда бер кешегә, Африкадагы Кирини шәһәреннән Шимунга, Гайсәнең җәфалану баганасын күтәреп барырга кушалар. Алар барган чакта, күп кенә кеше, шул исәптән хатын-кызлар да, кайгырып күкрәкләренә суга-суга, аның өчен елый.
Хатын-кызларга таба борылып, Гайсә болай ди: «Иерусалим кызлары, минем өчен еламагыз, туктагыз, үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз, чөнки кешеләр: „Балага узмаган, бала тудырмаган һәм бала имезмәгән хатын-кызлар бәхетле!“ — дип әйтәчәк көннәр килер... Чөнки яшел агач белән шулай эшлиләр икән, ул корыгач нәрсә булыр?»
«Агач» — яһүд халкы. Ул яшел, чөнки Гайсә әле бу халык белән бергә, һәм алар арасында аңа ышанучы кешеләр бар. Ләкин боларның барысы халыктан алынгач, рухи яктан үле агач — корыган милли оешма гына калачак. Рим армиясе, Аллаһы хөкемнәрен үтәп, Яһүд халкын тар-мар итәр өчен килгәч, чыннан да елау вакыты җитәчәк! Яхъя 19:6—17; 18:31; Лүк 23:24—31; Маттай 27:31, 32; Марк 15:20, 21.
▪ Сәяси гаепләүләре уңышсыз булып чыккач, дини җитәкчеләр Гайсәне нәрсәдә гаеплиләр?
▪ Ни өчен Пилат тагы да ныграк куркуга төшә?
▪ Гайсәнең кичергәннәре өчен кем күбрәк гаепле?
▪ Руханилар, Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, Пилатка нәрсә әйтәләр?
▪ Гайсә аның өчен елаган хатын-кызларга нәрсә дип әйтә? «Яшел» агачның соңыннан «коруы» нәрсә аңлата?