Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әзер булыгыз!

Әзер булыгыз!

Җитмеш сигезенче бүлек

Әзер булыгыз!

ХАЛЫКНЫ комсызлыктан кисәткәч һәм үз шәкертләренә материаль нәрсәләргә чиктән тыш игътибар бирмәскә киңәш иткәч, Гайсә болай дип әйтә: «Кечкенә көтү, курыкма, чөнки күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде». Бу сүзләре белән ул күктәге Патшалыкка чагыштырмача азлар гына (соңрак билгеле булганча — 144 000) керәчәк икәнен ачыклый. Мәңгелек тормышка ия булачак кешеләрнең күбесе җирдә Патшалык идарәсе астында яшәячәк.

Нинди искиткеч бүләк бу — «Патшалык»! Шәкертләрнең бу бүләккә карашы нинди булырга тиеш икәнлеген күрсәтеп, Гайсә аларны: «Милкегезне сатыгыз да, хәер бирегез»,— дип өнди. Әйе, алар үзләренең мал-мөлкәтен башкаларга рухи яктан ярдәм итәр өчен кулланырга тиеш. Шулай эшләп, алар «күкләрдә һич тә кимеми торган байлык» җыя.

Аннары Гайсә үз шәкертләрен үзенең әйләнеп кайтуына әзер булырга чакыра. Ул болай ди: «Билегезне буып әзер торыгыз, һәм яктырткычларыгыз янып торсын. Ә үзегез туйдан кайтасы хуҗасын көтүче һәм ул кайтып шаку белән ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек булыгыз. Хуҗалары кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр бәхетле! Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗа билен бәйләр дә, аларны табын янына утыртып, аларга хезмәт итәргә әзер торыр».

Хезмәтчеләрнең хуҗаларының әйләнеп кайтуына әзер булуы нәрсәдән күренә? Алар озын киемнәренең итәкләрен билләренә кыстырып, төне буе тулы итеп май салынган яктырткычларның яктылыгында үз эшләрен үти. Гайсә болай ди: «Әгәр ул төн уртасында я хәтта әтәчләр кычкырганда кайтып, хезмәтчеләренең уяу торуын күрсә, алар бәхетле!»

Хуҗа үз хезмәтчеләрен үзенчәлекле итеп бүләкли: ул аларны табын янына утыртып, аларга хезмәт итә башлый. Ул аларга хезмәтчеләргә кебек түгел, ә тугры дусларга караган кебек карый. Үз хуҗаларының кайтуын көтеп, төне буе эшләгәннәре өчен нинди гаҗәеп бүләк! Гайсә үз сүзен болай дип тәмамлый: «Сез дә әзер булыгыз, чөнки Кеше Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк».

Шунда Петер Гайсәдән: «Хуҗам, син бу мисалны безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бөтенесе өчен дәме?» — дип сорый.

Турыдан-туры җавап бирәсе урынына, Гайсә икенче бер мисал китерә. «Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшеп торыр өчен, Хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелачак ышанычлы һәм акыллы идарәче кем соң? — дип сорый ул.— Хуҗасы әйләнеп кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче бәхетле! Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр».

«Хуҗа» — ул Гайсә Мәсих. «Идарәче» — шәкертләрнең төркем буларак «кечкенә көтүе». «Хезмәтчеләр» — күктәге Патшалыкка керәчәк 144 000 нән торган шул ук төркем, ләкин бу сүз аларның һәрберсенең башкарган эшенә басым ясый. Хуҗаның ышанычлы идарәче карамагына ышанып тапшырылган «милке» — аның җирдә алып барылган бар эшләре, шул исәптән Патшалык идарәсе астында җирдә яшәүче кешеләр турында кайгырту.

Гайсә бу идарәче, ягъни хезмәтче, төркеменең кайбер әгъзалары тугры булмаячак икәне турында әйтә: «Ә инде бу хезмәтче күңеленнән генә: „Хуҗам кайтырга ашыкмый әле“,— диеп, хезмәтче ирләрне дә, хезмәтче хатын-кызларны да кыйный башласа, үзе ашап-эчеп исереп йөрсә, шул хезмәтченең Хуҗасы ул көтмәгән көнне... кайтыр да, аны каты җәзага тартыр».

Гайсә үзенең килүе яһүдләр өчен утлы вакыт булып киткәнлеге хакында әйтә, чөнки кайберәүләр аның тәгълиматларын кабул итә, башкалар исә кире кага. Өч елдан артык вакыт элек Гайсә суга чумдырылган булган, ләкин хәзер аның үлемгә чумдырылуының ахыры якынлашып килә, һәм ул болай ди: «Аны үтеп чыкканчы, мин шулкадәр интегәм!»

Бу сүзләрне шәкертләренә әйткәннән соң, Гайсә кабат халыкка мөрәҗәгать итә. Ул аларның үҗәтләнеп үзенең Мәсих булуының ачык дәлилләрен һәм моның әһәмиятлелеген кире какканнарына бик нык көенә. «Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрү белән,— дип әйтә ул,— сез: „Давыл булыр“,— дисез; һәм шулай була да. Ә көньяктан җил искәнен күрү белән: „Бик эссе булыр“,— дисез; һәм шулай була да. Икейөзлеләр, сез җир һәм күк йөзен күзәтеп, һава торышын әйтә аласыз, ә ни өчен сез хәзерге вакыйгаларның мәгънәсен әйтә алмыйсыз?» Лүк 12:32—59.

▪ «Кечкенә көтү» саны күпме, һәм аларга нәрсә бирелә?

▪ Гайсә үзенең хезмәтчеләренә әзер булырга кирәк икәненә ничек басым ясый?

▪ Гайсә мисалындагы «хуҗа», «идарәче», «хезмәтчеләр» һәм «милек» нәрсә ул?