Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өченче мәртәбә Гәлиләядә вәгазьләү

Өченче мәртәбә Гәлиләядә вәгазьләү

Кырык тугызынчы бүлек

Өченче мәртәбә Гәлиләядә вәгазьләү

ГАЙСӘ инде якынча ике ел армый-талмый вәгазь эшен алып бара. Хәзер ул ашкынуын киметеп ял итәрме? Һич тә юк. Ул үз эшчәнлеген киңәйтергә тели һәм шуңа күрә Гәлиләядә өченче мәртәбә вәгазьли башлый. Ул андагы бар шәһәрләргә һәм авылларга бара, синагогаларда өйрәтә һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне сөйли. Хезмәт итү вакытында күргәннәре аны вәгазь эшен тагы да киңәйтергә кирәк икәненә ышандыра.

Кайда гына бармасын, Гайсә рухи яктан савыгуга һәм юатуга мохтаҗ булган бик күп кешеләрне күрә. Алар көтүчеләре булмаган йончыган һәм таралган сарыклар сыман, һәм ул аларны кызгана. Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Әйе, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз, шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез».

Гайсә нәрсә эшләргә икәнен белә. Ул бер ел чамасы элек сайлаган унике рәсүлен чакыра. Аларны икешәр-икешәр бүлә һәм мондый боерык биреп вәгазьләргә җибәрә: «Башка халыкларга алып баручы юлларга чыкмагыз, Самариянең шәһәрләренә дә кермәгез, ә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз. Барганда исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“,— диегез».

Гайсә үрнәк догада рәсүлләрен бу Патшалык турында дога кылырга өйрәткән. Хәзер алар шул Патшалык турында вәгазьләргә бара. Аллаһы билгеләгән Патша Гайсә Мәсих җирдә булганга, алар Патшалык якынлашты дип әйтә алган. Шәкертләр Аллаһы хөкүмәтенең вәкилләре булуларын раслый алсын өчен, Гайсә аларга авыруларны савыктырырга һәм хәтта үлгәннәрне терелтергә көч бирә. Ул бу эшләрне бушлай эшләргә куша.

Аннары Гайсә үз шәкертләренә үзләре белән бернәрсә дә алмаска куша: «Билбавыгыздагы янчыкка алтын да, көмеш тә, бакыр тәңкәләр дә алмагыз. Үзегез белән юлга ризык салынган капчык та, алмаш эчке күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз, чөнки эшче ризыкка лаек». Хәбәрне чын күңелдән кабул итәчәк кешеләр аларны ризык һәм яшәү урыны белән тәэмин итәчәк. Гайсә: «Берәр шәһәр яки авылга кергәч, анда лаеклы булганнарны табыгыз һәм киткәнгә кадәр анда калыгыз»,— ди.

Аннан соң Гайсә йорт хуҗалары белән Патшалык турындагы сөйләшүне башлап җибәрер өчен күрсәтмәләр бирә: «Өйгә кергәндә, андагы кешеләрне сәламләгез. Өй лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын, ә лаеклы булмаса, иминлегегез сездә калсын. Сезне берәр җирдә кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңламасалар, шул йорттан яки шәһәрдән чыкканда, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез».

Гайсә сүзләре буенча, хәбәрне кабул итмәгән шәһәр катгый хөкем ителәчәк. Ул болай дип аңлата: «Сезгә хак сүз әйтәм: Хөкем көнендә Содом белән Гомора җирләренә шул шәһәргә караганда җиңелрәк булачак». Маттай 9:35—10:15; Марк 6:6—12; Лүк 9:1—5.

▪ Гайсә Гәлиләя буйлап өченче вәгазьләү сәяхәтен кайчан башлый, һәм бу аны нәрсәгә ышандыра?

▪ Унике рәсүлен вәгазьләргә җибәргәндә, Гайсә аларга нинди күрсәтмәләр бирә?

▪ Ни өчен шәкертләр башкаларга Патшалык якынлашты дип әйтә алган?