Төп мәгълуматка күчү

Үлгән якыннарыбыз өчен нинди өмет бар?

Үлгән якыннарыбыз өчен нинди өмет бар?

Үлгән якыннарыбыз өчен нинди өмет бар?

Күп еллар элек Әюб пәйгамбәр: «Үлгәч, кеше яңадан яшәячәкме?» — дип сораган (Әюб 14:14). Бәлки, синең дә андый сорау биргәнең бардыр. Әгәр сиңа: «Синең монда, җирдә, яхшы шартларда үз якыннарың белән кабат бергә булырга мөмкинлегең бар»,— дип әйтсәләр, син нәрсә хис итәр идең?

«Синең үлгәннәрең тереләчәк, үлгән тәннәр торып басачак!» — дип әйтелә Изге Язмаларда. Зәбурда: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип язылган (Ишагыйя 26:19; Мәдхия 36:29).

Бу вәгъдәләргә ышаныр өчен, безгә: «Ни өчен кешеләр үлә? Үлгән кешеләр кайда? Ни өчен без аларның тереләчәгенә ышана алабыз?» — дигән сорауларга җавап алырга кирәк.

Нәрсә ул үлем, һәм үлгәч, кеше белән нәрсә була?

Изге Язмаларда Аллаһы кешеләрнең үлүен теләмәгән дип әйтелә. Ул беренче ике кешене — Адәм белән Хауваны — барлыкка китергәч, аларны Едем бакчасы дип аталган җирдәге оҗмахта урнаштырган. Аллаһы аларга балалар тудырырга һәм оҗмах җирен бар Җир шары буйлап киңәйтергә кушкан. Алар Аллаһы әйткән сүзләрне үтәмәсәләр генә үләрләр иде (Яратылыш 1:28; 2:15—17).

Адәм белән Хаува Аллаһының игелеге өчен рәхмәтле булмаганнар һәм аны тыңламаганнар. Нәтиҗәдә, алар алдан әйтелгән җәзаны алганнар. Аллаһы Адәмгә: «Яратылмыш туфрагыңа кире әйләнеп кайтачаксың... Син үзең туфрак, туфрактан яратылдың һәм янә туфракка әвереләчәксең»,— дигән (Яратылыш 3:19). Аллаһы Адәмне барлыкка китергәнче Адәм булмаган, ул туфрак булган. Һәм Аллаһыны тыңламаганы өчен, ягъни гөнаһ эшләгәне өчен, ул җәза алган: кабат туфракка әверелгән — юк булган.

Шуңа күрә үлгәч кеше юк була, ул яшәми. Үлем белән тормыш арасындагы аерманы күрсәтер өчен Инҗилдә: «Гөнаһ өчен әҗер — үлем, ә инде Аллаһының мәрхәмәт бүләге... мәңгелек тормыш»,— дип әйтелә (Римлыларга 6:23). Изге Язмаларда кеше үлгәч бернәрсә сизми икәне күрсәтелә: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр» (Вәгазьче 9:5). Зәбур китабында кеше үлгәч аның «рухы чыга... ул кире туфрагына кайта, тоткан исәпләренең барсы да шул көнне үк юкка чыга» дип әйтелә (Мәдхия 145:3, 4).

Аллаһының Едем бакчасында бирелгән әмерен Адәм белән Хаува үтәмәгән. Алайса, ни өчен соң без үләбез? Чөнки без Адәм гөнаһ эшләгәннән соң туганбыз һәм гөнаһ белән үлемне мирас итеп алганбыз. «Бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды»,— дип әйтелә Инҗилдә (Римлыларга 5:12; Әюб 14:4).

Әмма берәрсе: «Кешенең үлемнән соң кала торган үлемсез рухы юк мыни?» — дип сорар. Күп кешеләр үлемсез җан бар дип әйтәләр һәм хәтта үлем — бу башка тормышка алып баручы ишек дип өйрәтәләр. Әмма Изге Язмаларда алай дип әйтелми. Киресенчә, Аллаһы Сүзендә син үзең җан, синең җаның — бу бар сыйфатларың белән син үзең дип әйтелә (Яратылыш 2:7; Канун 27:25; Гыйбрәтле сүзләр 2:10). Изге Язмаларда шулай ук: «Гөнаһ кылучы җан үләчәк»,— дип әйтелә (Йәзәкил 18:4). Изге Язмаларның бер урынында да кешенең тән үлгәч кала торган үлемсез җаны турында әйтелми.

Кешеләр кабат яши алачак

Гөнаһ белән үлем дөньяга үтеп кергәннән соң, Аллаһы кешеләрне терелтү аша кабат яшәүгә кайтарырга ниятләгәнен ачкан. Шуңа күрә Инҗилдә: «Ибраһим Аллаһының [Исхакны] үледән терелтә алуына исәп тотты»,— дип әйтелә (Еврейләргә 11:17—19). Ибраһимның ышануы нигезсез булмаган, чөнки Инҗилдә Чиксез кодрәтле Аллаһы турында: «Аллаһы — үлеләр Аллаһысы түгел, бәлки тереләр Аллаһысы, чөнки Аның өчен барысы да тере»,— дип әйтелә (Лүк 20:37, 38).

Әйе, Чиксез кодрәтле Аллаһының үлгәннәрне терелтеп кабат яшәүгә кайтарырга көче дә һәм теләге дә бар. Кемне терелтергә икәнен Аллаһы үзе сайлаячак. Гайсә Мәсих болай дигән: «Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә» (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15).

Бер тапкыр Гайсә Исраилдәге Наин исемле шәһәрдән чыгучы кешеләрне күрә. Алар мәет күтәреп аны күмәргә баралар. Бу тол хатынның бердәнбер улы була. Хатынның нык кайгырганын күргәч, Гайсә аны кызгана. Һәм үлгән тәнгә: «Егет, сиңа әйтәм, тор!» — дип әйтә. Егет торып утыра, һәм Гайсә аны әнисенә тапшыра (Лүк 7:11—17).

Гайсәнең синагога башлыгы Яһирнең өенә килеп китүе дә кешеләргә зур шатлык китерә. Яһирнең 12 яшьлек кызы үлгән була, һәм Гайсә аның өенә кергәч үлгән бала янына килә дә: «Балам, тор»,— ди, һәм бала тора! (Лүк 8:40—56).

Соңрак Гайсәнең дусты Лазар үлә. Гайсә аның йортына килгәндә, Лазар үлгәненә дүрт көн була. Лазарның апасы Марта нык кайгырса да, үз өмете турында: «Соңгы көндә — үледән терелү вакытында — аның тереләчәген беләм»,— ди. Гайсә кабер янына килеп ташны читкә этәргә куша. Шуннан соң: «Лазар! Чык!» — дигән әмер бирә. Һәм Лазар чыга! (Яхъя 11:11—44).

Ә хәзер әйдә уйлап карыйк: үле Лазар дүрт көн дәвамында нинди хәлдә булган? Ул күктәге оҗмах турында да һәм тәмугтагы җәфалану турында да сөйләмәгән. Әмма ул анда булса, һичшиксез, моның турында әйтер иде. Лазар үлгәч, бернәрсә дә сизмәгән, һәм ул, Гайсә аны терелтмәсә, «соңгы көндә — үледән терелү вакытына» кадәр шул хәлендә калыр иде.

Әйе, Гайсә терелткән кешеләр кабат үлгән, димәк моның файдасы вакытлыча гына булган. Әмма кешеләрне терелтеп, ул 1900 ел элек Аллаһы көче ярдәмендә үлеләр кабат яши алачак икәнен күрсәткән! Шуңа күрә Гайсә үз могҗизалары белән Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә җирдә нинди үзгәрешләр булачагын кечкенә масштабта күрсәткән.

Якын кеше үлгәндә

Үлем ул дошман, һәм ул берәр якыныбызны алып киткәндә, без терелтүгә ышансак та, бик нык кайгырабыз. Ибраһим үз хатыны Сараның тереләчәгенә ышанса да, «егълап утырган» (Яратылыш 23:2). Ә Гайсә Лазар үлгәч, нәрсә эшләгән? Инҗилдә Гайсә «борчылды» һәм «елады» дип әйтелә (Яхъя 11:33, 35). Шуңа күрә якын кеше үлгәндә еласаң, бу син көчсез дигәнне аңлатмый.

Бала үлгәндә аеруча әни кешегә авыр. Шуңа күрә Изге Язмаларда әни кеше зур кайгы кичерергә мөмкин дип әйтелә (4 Патшалык 4:27). Һичшиксез, үлгән баланың әтисенә дә авыр. Улы Абессалом үлгәч Исраилнең борынгы патшасы Давыт: «Их, синең урыныңа мин үлгән булсам иде»,— дип елаган (2 Патшалык 18:33).

Әмма терелтүгә ышанганга, син юаныч ала аласың. Инҗилдә син «өметсез кешеләр кебек кайгырмаячаксың» дип әйтелә (1 Тессалуникәлеләргә 4:13). Син Аллаһыга дога кылып аңа якынлаша аласың, һәм Зәбур китабында әйтелгәнчә, «Ул сине ныгытыр» (Мәдхия 54:23).