Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүз

Кереш сүз

«Мин Төньяк провинциянең кечкенә бер авылында тудым,— дип сөйли Сьерра-Леонеда яшәүче Дауда.— Балачагымда безнең гаиләбез һәм башка бер гаилә арасында җир биләмәсенә кагылышлы бәхәс туды. Ике гаилә дә җир безнеке дия иде. Бәхәсне җайга салыр өчен, өшкерүчене чакырдылар. Ә өшкерүче, башка ир-атны чакырып, аңа көзге бирде һәм аның башын ак тукыма белән каплады. Тиздән теге ир-ат калтырый һәм тирли башлады. Көзгегә карап, ул болай дип кычкырды: „Мин ак кием кигән бер карт бабайны күрәм! Ул озын буйлы һәм чал чәчле. Ул бераз бөкрәеп атлый“.

Ул минем дәү әтиемне сурәтләде. Шунда ул шашынып кычкыра башлады: „Ышанмасагыз, үзегез килеп карагыз“. Әлбәттә, беребез дә килеп карарга батырчылык итмәде. Өшкерүче теге ир-атны шешәдән төнәтмә сиптереп тынычландырды.

Көзгегә караган кеше аша „дәү әтием“, җир безнеке һәм дәү әнием аны борчылмыйча эшкәртә ала, дип әйтте. Башка гаилә моның белән ризалашты. Шулай итеп бәхәс чишелде».

Көнбатыш Африкада андый очраклар еш күзәтелә. Җирнең башка төбәкләрендә дә миллионлаган кеше шуңа ышана: үлеләр, рухлар дөньясына күчеп, безне күзәтә һәм безгә тәэсир итә. Әмма бу чыннан да шулаймы? Үлеләр яшәвен дәвам итәме? Юк икән, үлеләр урынына кем сөйли? Бу сорауларга төгәл җавап табу бик мөһим, чөнки моңа тормышыбыз бәйле.