Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Миллионлаган рухи зат

Миллионлаган рухи зат

Изге Язмаларда язылганча, физик затлар да, рухи затлар да бар. Йәһвә үзе — рухи зат ул (Яхъя 4:24; 2 Көринтлеләргә 3:17, 18).

Кайчандыр бөтен Галәмдә Йәһвә үзе генә булган. Бервакыт ул бик күп рухи затларны — фәрештәләрне барлыкка китерә башлаган. Аның хезмәтчесе Даниял пәйгамбәр күренештә йөз миллион фәрештәне күргән (Даниял 7:10; Еврейләргә 1:7). Алар кешеләрдән көчлерәк тә, акыллырак та.

Аллаһы фәрештәләрне әле җирне барлыкка китергәнче булдырган (Әюп 38:4—7). Шуңа күрә аларның берсе дә элек җирдә яшәгән һәм үлгән кеше булмаган.

Иң бөек рухи зат Йәһвә миллионлаган башка рухи затны булдырган