Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шайтанга түгел, ә Йәһвәгә хезмәт итегез

Шайтанга түгел, ә Йәһвәгә хезмәт итегез

Һәрберебезнең сайларга мөмкинлегебез бар: Йәһвә Аллаһыгамы я Шайтанга һәм аның җеннәренә хезмәт итәргәме? Безгә карар кабул итәргә кирәк. Йәһвәгә хезмәт итү карары — иң акыллы карар.

Йәһвә — игелекле Аллаһы!

Җеннәргә кешеләрне газаплау һәм алдау рәхәтлек китерә. Әмма Йәһвә Аллаһы андый түгел. Ул кешеләрне ата үз балаларын яраткандай ярата. «Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» аңардан килә (Ягъкуб 1:17). Аллаһы кешеләрне яхшылыктан мәхрүм итми. Киресенчә, ул безгә иң яхшысын бирә, хәтта бу аңа кыйммәткә төшсә дә (Эфеслеләргә 2:4—7).

Аллаһы Улы Гайсә, кешеләрне төрле чирләрдән савыктырып, аларга ярату күрсәткән

Аллаһы Улы Гайсәнең җирдә яшәгәндә кылган эшләре турында уйлап карагыз. Гайсә телсез кешеләргә — сөйләү сәләте, сукыр кешеләргә күрү сәләтен биргән. Ул махаулы һәм аксак кешеләрне сәламәтләндергән. Ул шулай ук кешеләрдән җеннәрне куып чыгарган һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырган. Аллаһы кодрәте ярдәмендә Гайсә хәтта үлгәннәрне терелткән (Маттай 9:32—35; 15:30, 31; Лүк 7:11—15).

Аллаһы беркайчан да ялганламый. Ул һәрвакыт дөреслекне сөйли (Саннар 23:19).

Җирәнгеч эшләрдән качыгыз

Чебен пәрәвезгә эләккән кебек, бүгенге вакытта миллионлаган кеше хорафатларга һәм ялганга баткан. Алар үлгән кешеләрдән, җеннәрдән курка. Каһәрләр, сынамышлар, әфсен һәм бөтиләр турында борчылу аларга тыныч яшәргә бирми. Андый кешеләр Шайтан Иблиснең ялганына нигезләнгән йолаларның һәм тәгълиматларның коллары булып тора. Аллаһының хезмәтчеләре бу ялганга алданмый һәм спиритизм белән бәйле җирәнгеч эшләрдә катнашмый.

Йәһвә Аллаһы Шайтаннан күпкә кодрәтлерәк. Йәһвәгә хезмәт итсәгез, ул сезне җеннәрдән яклаячак (Ягъкуб 4:7). Каһәрләр һәм әфсеннәр сезгә зыян китермәячәк. Мәсәлән, Нигериядә өч тәҗрибәле сихерче үзләре яшәгән шәһәрдән китәргә риза булмаган бер Йәһвә Шаһитен, әфсен укып, үтерергә ниятләгән. Аларның сихерләре көчсез икәнлеген аңлагач, сихерчеләрнең берсе шулкадәр курыккан, Йәһвә Шаһитенә килеп, кичерү үтенә башлаган.

Эфеслеләр магия буенча китапларын яндырганнар

Сезне җеннәр җәфалый икән, Йәһвә Аллаһыны, исемен әйтеп, чакырыгыз, һәм ул сезне яклаячак (Гыйбрәтле сүзләр 18:10). Әмма Аллаһы безне якласын өчен, безгә спиритизм һәм җеннәргә табыну белән бәйле бар нәрсәдән котылырга кирәк. Борынгы Эфестәге Аллаһының хезмәтчеләре шулай эшләгән дә. Алар спиритизм белән бәйле булган бар китапларын җыеп яндырганнар (Рәсүлләр 19:19, 20). Бүгенге Аллаһының хезмәтчеләренә дә шул ук нәрсәне эшләргә кирәк. Бөтиләрне, тылсымнар, явызлыктан «саклаучы» бизәкләр, магия китапларын һәм спиритизм белән бәйле башка әйберләрне юк итү мөһим.

Хак гыйбадәткә кушылыгыз

Аллаһыга яраклы булыр өчен, ялган табынудан баш тарту һәм явызлыкны кылмау гына җитми. Йәһвәгә ашкынып гыйбадәт кылырга кирәк. Изге Язмаларда моның өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеге турында әйтелә.

Җыелыш очрашуларына йөрегез (Еврейләргә 10:24, 25)

Изге Язмаларны өйрәнегез (Яхъя 17:3)

Башка кешеләргә вәгазьләгез (Маттай 24:14)

Йәһвә Аллаһыга дога кылыгыз (Филипиялеләргә 4:6, 7)

Суга чумдырылыгыз (Рәсүлләр 2:41)

Йәһвә Шаһитләре белән аралашыгыз

Шайтанның һәм җеннәрнең ялганга өйрәтүче һәм дөрес эш итмәүче кешеләре бар. Әмма Йәһвәнең дә үз халкы бар. Бу Йәһвә Шаһитләре (Ишагыя 43:10). Бөтен җир шары буйлап аларның саны сигез миллионнан артык. Алар барысы да башка кешеләргә яхшылык кылырга тырыша һәм моннан тыш алар хакыйкатькә өйрәтә. Күпчелек илләрдә Йәһвә Шаһитләрен Патшалык Залларында табып була. Анда алар сезне күрергә бик шат булачак.

Йәһвә Шаһитләре башка кешеләргә Аллаһыга хезмәт итәргә ярдәм итә. Алар сезгә дә Изге Язмаларны өйрәнергә һәм Йәһвәгә дөрес гыйбадәт кылыр өчен белем алырга шатланып ярдәм итәчәк. Өйрәнү түләүсез. Йәһвә Шаһитләре Аллаһыны һәм кешеләрне ярата, шуңа күрә кешеләрне хакыйкатькә өйрәтү аларга зур шатлык китерә.

Йәһвә Шаһитләре сезгә Аллаһыга хезмәт итәргә ярдәм итәчәк