Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җеннәр Аллаһыга каршы чыгарга котырта

Җеннәр Аллаһыга каршы чыгарга котырта

Кайбер йолалар үлгән кешеләр безне күзәтә дигән ялган фикергә нигезләнә

Ни өчен Шайтан һәм җеннәре кешеләрне алдарга тырыша? Алар безнең аларның фетнәсенә кушылуыбызны һәм үзләренә табынуыбызны тели. Шулай ук алар безне аларның ялганына ышанырга һәм Йәһвә яратмаган нәрсәләр кылырга котырта. Бу эшләргә үлгәннәр белән бәйле күп кенә йолалар керә.

Якын кешенең үлеме — зур кайгы ул, һәм моның аркасында көенү табигый. Дусты Лазар үлгәч, Гайсәнең «күз яшьләре ага башлаган» (Яхъя 11:35).

Бөтен дөнья буенча үлем белән бәйле күп төрле йолалар бар. Күп гореф-гадәтләр Изге Язмаларга каршы килмәсә дә, кайберләре үлеләр яшәвен дәвам итә һәм безне күрә дигән ышануга нигезләнгән. Кешеләр, үлгәннәрнең рухларын ачуландырмас өчен, мәет янында йокламыйча төн үткәрәләр, кычкырып такмаклап елыйлар һәм купшы җеназа үткәрәләр. Әмма үлеләр бернәрсә дә белми, шуңа күрә андый йолаларда катнашучы кешеләр Шайтанның ялганын тарата (Вәгазьче 9:5).

Башка гореф-гадәтләр үлгән кешеләр ярдәмебезгә мохтаҗ дигән ялган фикергә нигезләнә

Башка гореф-гадәтләр үлгәннәр исән кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ һәм, аларга ярдәм итмәсәң, алар зыян китерә ала дигән ышануга нигезләнә. Кайбер илләрдә, үлгән кешенең кырыгын, еллыгын уздырып, мәҗлес һәм башка төрле йолалар үткәрәләр. Кешеләр бар бу гореф-гадәтләр үлгән кешегә рухлар дөньясына күчәргә ярдәм итәр дип ышана. Башка бер йола буенча, үлгән кешегә ризык һәм эчемлекләр китерәләр.

Бар бу йолалар дөрес түгел, чөнки алар Шайтанның ялган тәгълиматларының таралуына булышлык итә. Йәһвә Аллаһы җеннәрнең тәгълиматларына нигезләнгән гореф-гадәтләрдә катнашуыбызны хуплар идеме? Әлбәттә, юк! (2 Көринтлеләргә 6:14—18).

Хак Аллаһының хезмәтчеләре Шайтанның ялганына нигезләнгән йолаларда катнашмый. Моның урынына алар, исән кешеләрне юатып һәм аларга ярдәм итеп, аларны кайгырта. Алар белә: үлгән кешегә тик Йәһвә генә булыша ала (Әюп 14:14, 15).

Аллаһы спиритизмны нәфрәт итә

Кайбер кешеләр турыдан-туры я медиумнар аша җеннәр белән бәйләнешкә керә. Бу спиритизм дип атала. Им-том итү, сихерчелек, магия, багу, күрәзәчелек итү, үлгәннәр белән аралашу — болар барысы спиритизмның төрләре.

Аллаһы бу җирәнгеч эшләрне нәфрәт итә. Ул җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итә (Чыгыш 20:5)

Изге Язмаларда бар бу эшләр хөкем ителә: «Синең араңда... күрәзәчелек итүче, сихерчелек кылучы, фал ачучы, башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга я багучыга баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын. Чөнки шулай эшләүче һәркем Йәһвә өчен җирәнгеч» (Канун 18:10—12).

Ни өчен Йәһвә безне спиритизм белән шөгыльләнүдән кат-кат кисәтә?

Йәһвә безгә, иң яхшыны теләп, спиритизм белән бәйле бар нәрсәдән ерак торырга куша. Ул кешеләрне ярата һәм алар турында кайгырта. Йәһвә белә: җеннәр белән бәйләнешкә керүче кешеләр, һичшиксез, газап чигәчәк.

Бразилиядә яшәгән элек медиум булган Нильда исемле хатын-кыз үз тәҗрибәсеннән моны аңлаган. Җеннәрнең тәэсире аркасында аның тормышы коточкыч булып киткән. Нильда болай дип искә төшерә: «Җеннәр мине чолгап алды, алар миңа нәрсә эшләргә боера иде. Кайчак мин аңымны югалта идем һәм моның аркасында күпмедер вакыт мин психиатрия хастаханәсендә яттым. Җеннәрнең мыскыллауларына түзә алмыйча, мин тынычландыра торган дарулар, исерткеч эчемлекләр эчә башладым һәм тәмәке тарттым. Бу хәл еллар буе дәвам итте».

Спиритизм белән шөгыльләнүчеләр еш кына газап чигә. Алар үз өйләрен, азатлыгын һәм хәтта тормышын югалтырга мөмкин

Вакыт узганнан соң, Нильда Йәһвә һәм аның Шаһитләре ярдәмендә җеннәр тәэсиреннән котылган, һәм аның тормышы тыныч һәм бәхетле булып киткән. Ул болай дип әйтә: «Беркайчан да, хәтта кыска мизгелгә булса да, явыз рухлар белән бәйләнешкә кермәгез».