Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җеннәр үлгәннәр яшәвен дәвам итә дип алдый

Җеннәр үлгәннәр яшәвен дәвам итә дип алдый

Изге Язмаларда Шайтан «бөтен дөньяны юлдан яздыра» дип әйтелә (Ачылыш 12:9). Шайтан һәм аның җеннәре безнең Аллаһы Сүзе Изге Язмаларга ышануыбызны теләми. Алар кешеләрне үлгәннәр башка дөньяда яшәвен дәвам итә дип ышандырырга тырыша. Алар моны ничек эшли? Әйдәгез, белик.

Ялган дин

Кешеләр, хайваннар, балыклар һәм кошлар — барысы җаннар булып тора

Күп кенә диннәр кешенең җаны бар һәм, кеше үлгәч, җаны, физик тәнне калдырып, рухлар дөньясына күчә дип өйрәтә. Аларның тәгълиматлары буенча, тән үлсә дә, җан яшәвен дәвам итә. Моннан тыш, алар җан үлемсез дип өйрәтә.

Әмма Аллаһы Сүзе моңа өйрәтми. Анда әйтелгәнчә, җан — кеше эчендә булган нәрсә түгел, ә кеше үзе. Мәсәлән, Изге Язмаларда Адәмне барлыкка китерү турында болай дип әйтелә: «Йәһвә Аллаһы җир туфрагыннан кешене яратты һәм аның борын тишекләренә яшәү сулышы өрде, һәм кеше тере җан булып китте» (Яратылыш 2:7). Шулай итеп, Адәмнең җаны булмаган, ул үзе җан булган.

Хайваннар да җаннар булып тора (Яратылыш 1:20, 21, 24, 30).

Изге Язмаларда «җан» дип әйтелгәндә, кеше күздә тотыла. Шуңа күрә җан үлә дигән фикергә гаҗәпләнәсе юк. Изге Язмаларда җан турында болай дип әйтелә:

  • «Гөнаһ кылып йөрүче җан — ул үләчәк» (Йәзәкил 18:4).

  • «Шимшон: „Җаным филистилеләр белән бергә үлсен!“ — дип кычкырды» (Хакимнәр 16:30).

  • «Шимбә көнне игелекнеме яки яманлыкны башкару дөресме? Җанны коткарумы яки аны һәлак итү дөресме?» (Марк 3:4)

Изге Язмалар буенча, җан үлемсез түгел

Изге Язмаларның башка өзекләреннән күренгәнчә, җанны үтереп (Яратылыш 17:14), кылычтан кичереп (Йошуа 10:37), куркыныч астына куеп була (Юныс 2:5). Шулай итеп, җан үләргә мөмкин.

Изге Язмаларны башыннан ахырына кадәр укып чыксагыз, анда «үлемсез җан» дигән сүзтезмәне тапмассыз. Кеше җаны — рух түгел ул. Үлемсез җан турындагы тәгълимат Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Бу Шайтан белән җеннәрнең тәгълиматы. Йәһвә бар дини ялганны нәфрәт итә (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19; 1 Тимутигә 4:1, 2).

Медиумнар

Җеннәр үлгән кешеләрнең рухлары булып кылана

Кешеләрне адаштырыр өчен, Шайтан медиумнарны куллана. Медиум — рухлар чакыручы. Ул турыдан-туры рухлар дөньясыннан хәбәрләр ала. Күп кенә кеше, шул исәптән медиумнар үзләре дә, бу хәбәрләр үлгән кешеләрдән килә дип ышана. Ләкин Изге Язмалардан белгәнебезчә, бу мөмкин түгел (Вәгазьче 9:5, 6, 10).

Алайса, бу хәбәрләр кемнән килә соң? Җеннәрдән! Җеннәр үлгән кешене ул әле яшәгәндә күргән, шуңа күрә алар кешенең тышкы кыяфәтен, аның ничек сөйләшкәнен, нәрсә белгәнен һәм эшләгәнен белә. Алар үлгән кеше булып кылана ала (1 Ишмуил 28:3—19).

Имеш-мимешләр

Шайтан, үлгәннәрнең хәле турында ялганны таратыр өчен, имеш-мимешләр куллана. Андый уйдырмалар еш кына кешеләрне Изге Язмалардагы хакыйкатьтән читкә алып китә (2 Тимутигә 4:4).

Кайбер кешеләр үлгәннәрне исән килеш күргән дип уйлый

Африкада кешеләр еш кына үлгәннәрне исән килеш күргән дип сөйли. Гадәттә, аларны яшәгән урыннарыннан ерак күрәләр. Әмма уйлап карагыз: әгәр дә үлгән кеше чыннан да үлеләр дөньясыннан кайткан булса, ул якыннарыннан ерак җиргә барыр идеме?

Ә бәлки, алар күргән кеше үлгән кешегә охшаган гынадыр? Мәсәлән, бер авылда вәгазьләп йөрүче ике кеше үзләре артыннан берничә сәгать буе барган бер олы яшьтәге кешегә игътибар иткән. Аны сорашкач, алар шуны белгән: бу кеше вәгазьчеләрнең берсен үзенең берничә ел элек үлгән абыйсы дип уйлаган. Әлбәттә, ул ялгышкан, ләкин ул моны кире каккан. Аның соңрак үз дусларына һәм күршеләренә нәрсә сөйләгәнен күз алдына китерегез!

Күренешләр, төшләр һәм тавышлар

Җеннәр кешеләрне төшләр, күренешләр һәм тавышлар кулланып алдый

Кайбер кешеләр сәер күренешләр, төшләр күрә һәм тавышлар ишетә. Андый табигатьтән өстен нәрсәләр, гадәттә, кешене куркыта. Көнбатыш Африкада яшәгән Марейн еш кына төнлә мәрхүм әбисенең үзен чакыручы тавышын ишеткән. Марейн куркудан кычкырган һәм бөтен гаиләсен уяткан булган. Ахыр чиктә Марейн акылдан язган.

Үлгән кешеләр чыннан да яшәвен дәвам иткән булса, алар яраткан якыннарын куркытыр идеме? Әлбәттә, юк. Бу куркыныч нәрсәләр җеннәрдән килә.

Ә юатучы һәм файдалы булып күренгән хәбәрләр турында нәрсә әйтеп була? Мәсәлән, Сьерра-Леонеда яшәгән Гбассай исемле хатын-кыз чирләп киткәч, төшендә мәрхүм әтисен күргән. Әтисе аңа бер агачтан яфрак алып, аны төеп, су белән кушарга һәм бу суны эчеп куярга әйткән. Ә моны эшләгәнче, бу хатынга беркем белән дә сөйләшергә ярамаган. Ул шулай эшләгән дә һәм тиздән терелгән.

Башка хатын-кыз, ире үлеп киткәч, киләсе төнне аны күренештә күргән. Аның сүзләре буенча, ире бик матур булып күренгән.

Андый хәбәрләр һәм күренешләр, юатучы һәм файдалы булып күренсә дә, Аллаһыдан киләме? Юк. Йәһвә — «хакыйкать Аллаһысы» (Зәбур 31:5). Ул безне беркайчан да алдамый һәм адаштырмый. Җеннәр генә шулай эшли.

Ә яхшы җеннәр бармы? Юк. Кайчак алар ярдәм итә кебек тоелса да, аларның барысы да явыз. Иблис, Хаува белән сөйләшкәндә, үзен дусларча тоткан (Яратылыш 3:1). Ләкин Хаува аны тыңлагач һәм ул кушканны эшләгәч, нәрсә булган? Хаува үлгән.

Шайтан Хаувага ул үлмәячәк дигән. Хаува аңа ышанган һәм ахыр чиктә үлгән

Яман кеше берәрсен алдарга я адаштырырга теләсә, гадәттә, үзен дусларча тота. Татар халкының бер мәкалендә: «Тышы ялтырый, эче калтырый»,— диелә. Ә Изге Язмаларда: «Шайтан үзе яктылык фәрештәсе булып кылана»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 11:14).

Хәзерге вакытта Аллаһы кешеләргә рухлар дөньясыннан килгән төшләр, күренешләр һәм тавышлар аша хәбәрләрне тапшырмый. Ул безне, Изге Язмалар аша үгетләп һәм җитәкләп, «һәркайсы игелекле эшкә әзерли» (2 Тимутигә 3:17).

Шулай итеп, Йәһвә, безне Шайтанның тозакларыннан кисәтеп, безгә үз яратуын күрсәтә. Ул җеннәрнең куркыныч дошманнар икәнен белә.