Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җир оҗмахка әйләнәчәк!

Җир оҗмахка әйләнәчәк!

Йәһвә Аллаһы Шайтан китергән зыянны тулысынча бетерәчәк. Йәһвә Гайсәне Патша итеп билгеләгән. Гайсә идарә иткәндә, җир оҗмахка әйләнәчәк (Даниял 7:13, 14; Лүк 23:43).

Йәһвә мондый вәгъдәләрне биргән:

  • РИЗЫК МУЛ БУЛАЧАК. «Җир үз җимешен бирер, Аллаһы — безнең Аллаһыбыз безне фатихалар. Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 67:6; 72:16).

  • СУГЫШЛАР БУЛМАЯЧАК. «Килегез һәм Йәһвәнең эшләренә, аның җирдә кылган гаҗәеп эшләренә шаһит булыгыз. Ул бөтен җирдә сугышларны туктата» (Зәбур 46:8, 9).

  • ЯВЫЗ КЕШЕЛӘР БУЛМАЯЧАК. «Явыз кешеләр юк ителәчәк... Тагын бераздан явызлар инде юк булачак, торган урыннарына карарсың, ә алар анда булмас» (Зәбур 37:9, 10).

  • ЧИР-АВЫРУЛАР, ГАЗАПЛАР ҺӘМ ҮЛЕМ БҮТӘН БУЛМАЯЧАК. «Ул вакытта сукырларның күзләре ачылыр, саңгырауларның колаклары ишетә башлар. Ул чакта аксак боландай сикерер, телсезнең теле шатланып кычкырыр» (Ишагыя 35:5, 6).

    «Аллаһы үзе алар белән булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).

Шайтан һәм аның җеннәреннән аермалы буларак, Йәһвә беркайчан да алдамый. Аның бар вәгъдәләре һичшиксез үтәләчәк (Лүк 1:36, 37). Йәһвә сезне ярата һәм җирдәге оҗмахта яшәвегезне тели. Аллаһы Сүзендәге искиткеч хакыйкатьләр турында белер өчен, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез. Хакыйкать буенча яшәсәгез, сез ялган хорафатлар һәм наданлык коллыгыннан ирекле булачаксыз. Ә үз вакытында сез хәтта гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат ителәчәксез. Гайсә: «Cез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дип әйткән (Яхъя 8:32).