Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухлар — кайчандыр җирдә яшәгән һәм үлгән кешеләр түгел

Рухлар — кайчандыр җирдә яшәгән һәм үлгән кешеләр түгел

Рухлар чыннан да бар. Рухи сферада күзгә күренмәгән яхшы рухлар да, явыз рухлар да бар. Алар — элек җирдә яшәгән һәм үлгән кешеләрме?

Юк. Күпләр ничек кенә уйламасын, үлгәч, кеше рухлар дөньясына күчми. Бу кайдан билгеле? Моның турында Изге Язмаларда әйтелә. Ә Изге Язмалар — хакыйкать китабы. Аны безгә Йәһвә исемле бердәнбер хак Аллаһы биргән. Йәһвә кешеләрне барлыкка китергән, шуңа күрә кеше үлгәч, аның белән нәрсә була икәнен төгәл белә (Зәбур 83:18; 2 Тимутигә 3:16).

Адәм туфрактан яратылган булган һәм кире туфракка кайткан

Изге Язмалар буенча, Аллаһы беренче кеше Адәмне «җир туфрагыннан» яраткан (Яратылыш 2:7). Аллаһы аны оҗмахка, Гадән бакчасына урнаштырган. Адәм, Йәһвәгә тыңлаучан булса, үлмәгән булыр иде, ә әле дә җирдә яшәр иде. Адәм белә торып Аллаһы канунын бозгач, Аллаһы аңа болай дигән: «Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың» (Яратылыш 3:19).

Бу нәрсәне аңлата? Уйлап карагыз: Йәһвә Адәмне туфрактан яратканчы, Адәм кайда булган? Беркайда да булмаган. Ул күктә рухи зат булып яшәмәгән. Шуңа күрә Йәһвә, Адәмгә «кире туфракка кайтырсың» дип әйтеп, Адәмнең үләчәген күздә тоткан. Адәм рухлар дөньясына күчмәгән. Үлгәч, ул яшәүдән туктаган, туфракка әйләнгән. Үлем — тормышның капма каршысы.

Ә башка үлгән кешеләр белән нәрсә була? Алар да беркайда да яшәмимени? Изге Язмаларда болай дип әйтелә:

  • «Һәммәсе дә [кешеләр дә, хайваннар да] бер үк урынга бара. Барысы да туфрактан булдырылган, барысы да туфракка кайтыр» (Вәгазьче 3:20).

  • «Үлеләр бернәрсә дә белми» (Вәгазьче 9:5).

  • «Аларның инде мәхәббәте дә, нәфрәте дә, көнчелеге дә юкка чыккан» (Вәгазьче 9:6).

  • «Син барачак Кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәгазьче 9:10).

  • «Кеше кире туфракка кайта. Шул ук көнне аның уй-фикерләре юкка чыга» (Зәбур 146:4).

Мондый эшләрне тере кешеләр генә башкара ала

Сезгә бу фикерләр белән ризалашу авыр булса, бер мисал турында уйлап карагыз. Күпчелек гаиләләрдә ата кеше, өйдәгеләрен тәэмин итәр өчен, акча эшли. Аталары үлгәч, гаиләгә гадәттә бик кыен була. Кайвакыт аларның хәтта ризык сатып алыр өчен дә акчалары җитми. Явыз кешеләр аларны кимсетергә мөмкин. Әгәр мәрхүм аталары рухлар дөньясында яши икән, ни өчен ул гаиләсе турында кайгыртмый? Ни өчен ул аларны явызлардан якламый? Чөнки Изге Язмалардан күренгәнчә, ул кеше яшәүдән туктаган һәм бернәрсә дә эшли алмый (Зәбур 115:17).

Үлеләр ач кешеләргә ярдәм итә алмый һәм җәберләнгәннәрне яклый алмый

Бу мисалдан күргәнебезчә, үлеләр тереләрнең нәрсә эшләгәнен белми. Алар безне күрми дә, ишетми дә, безнең белән аралаша да алмый. Алардан куркасы юк. Алар сезгә ярдәм итә дә, зыян китерә дә алмый (Вәгазьче 9:4; Ишагыя 26:14). Алай булгач, үлгәннәр беркайчан да яшәмәячәк дип әйтеп буламы? Юк. Үледән терелтү турында без соңрак сөйләшербез.