Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фиджи

БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГАЗЬ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ

Австралия һәм Океания

Австралия һәм Океания
  • ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 29

  • ХАЛЫК САНЫ 41 051 379

  • ВӘГАЗЬЧЕЛӘР 98 574

  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 67 609

Тугыз елдан соң булса да балалар бакчасындагы тәрбияче килгән

Австралиядә яшәүче Оливия, әле бәләкәй чагында, балалар бакчасында эшләүче бер тәрбиячене Кичәгә чакырган. Шулай итеп ул сигез ел эчендә һәр ел аңа Чакыру тапшырган. Ниһаять, 2016 елны тәрбияче, үзе шалтыратып, Кичәгә барасы килгәне турында әйткән һәм Оливиягә аны бу еллар эчендә онытмавы өчен рәхмәт әйткән. Кичәгә тәрбияче ире белән килгән. Ире, шәһәр советында эшләгән вакытын һәм ул вакытта Патшалык Залының төзелгәнен исенә төшергән. Ул абый-кардәшләргә шул төзелешнең бик яхшы оештырылып алып барылганына гаҗәпләнгәне турында сөйләгән. Бу парга Кичәдә шулкадәр ошаган ки, алар хәтта Патшалык Залыннан иң соңгылары булып киткәннәр.

Австралия. Оливиянең тырышлыгы тугыз елдан соң бүләкләнгән

Ул китапны өч мәртәбә укып чыккан

Жасинту хатыны белән Көнчыгыш Тиморда яшиләр. Тугры католиклар булганга, алар бертуганнарының уллары Йәһвә Шаһите булып китүе һәм гаилә белән бергә чиркәүгә йөрми башлавы белән килешә алмаганнар. Жасинту туганының ялгышканлыгын исбатларга һәм ялган өйрәтүләрне табарга теләп, өйрәнүләрне үткәрер өчен төп басманы укып чыгарга булган. Берникадәр вакыт үткәч ул хатынына болай дигән: «Мин китапны укыдым, әмма анда барысы да дөрес».

«Син игътибарсыз укыгансыңдыр,— дип әйткән хатыны,— тагын бер кат һәм ашыкмыйча укып чык».

Жасинту нәкъ шулай эшләгән дә, һәм хатынына әйткән: «Анда барысы да дөрес». Ул болай дип өстәгән: «Анда бар нәрсә Изге Язмалардан. Хәтта үлеләргә табыну турында да әйтелә һәм Изге Язмалардан аңлатыла».

Шунда хатыны болай дигән: «Алайса өченче мәртәбә укы, ләкин хәзер һәр абзацны сызып бар. Барысын тиешенчә тикшереп чык. Барыбер нәрсәдер дөрес түгел».

Жасинту һәр абзацны сызып, китапны тырышып тикшергән. Шуннан соң: «Бу хакыйкать! Безнең туганыбыз хак булып чыккан!» — дип кычкырып җибәргән. Хәзер Жасинту Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә.

«Апа янына чиркәүгә барырга кирәк»

Гуамда яшәүче бер пионер понапе телендә сөйләшүче хатын-кызга килеп киткән һәм «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны күрсәткән. Апа-кардәш тагын килергә вәгъдә биргән, әмма, ничек кенә тырышмасын, аны өендә туры китерә алмаган. Бервакыт бу хатынның кызы ишекне ачкач, апа-кардәш «Йәһвәнең дусты бул» дигән видеороликлар сериясеннән берсен күрсәтергә булган. Бу кызга мультфильм бик ошаган. Икенче тапкыр ишекне хатын үзе ачкан һәм Изге Язмалардагы хәбәрне игътибар белән тыңлаган. Аңа кызы мультик күрсәткән теге апа янына чиркәүгә барырга кирәк дип әйткән булган. Хатын кызыксынып киткән. Алар Изге Язмалар өйрәнүе башлаганнар һәм кабат очрашырга сөйләшкәннәр.

«Көтүчесез сарыклар шикелле иделәр»

Район күзәтчесе Теренс үзенең хатыны Стелла белән Инакорга — Папуа — Яңа Гвинеядәге билгеләнмәгән территориягә килгән. Ул болай дип сөйли: «Беренче көнне үк таңнан, без әле йоклаган вакытта, ишеккә шакыдылар. Ишекне ачсак, тышта безне бик күп кеше көтеп тора! Без аларга иртәнге алтыдан төшкә кадәр вәгазьләдек, һәм юынып чыгар өчен генә тукталып тордык. Шул вакыт эчендә безнең өй янына тагын да күбрәк кеше килгән. Аларга без сәгать икедән төнге уникегә кадәр вәгазьләдек». Икенче көнне ирле-хатынлы иртән иртүк вәгазьгә китеп барган. Ул арада аларның өйләре янында тагын кешеләр җыелган. «Кая киткәнебезне белеп,— дип әйтә Теренс,— алар безнең арттан киткәннәр һәм безне таптылар. Без кабат аларга төшкә кадәр вәгазьләдек. Ә өйгә кайткач, безне янә хакыйкатькә сусаган кешеләр көтеп тора иде. Һәр көн шулай булды. Кешеләр „көтүчесез сарыклар шикелле иделәр“» (Мат. 9:36).

Папуа — Яңа Гвинея. Кешеләр Теренс һәм Стелланы көтәләр

Табиб өчен бүләкләр

Яңа Каледониядә пионер булып хезмәт итүче Аньесның кулы авырта башлаган, һәм ул физиотерапевтка мөрәҗәгать иткән. Кабул иткән вакытта табиб үзе турында сөйли башлаган һәм, күп газаплар күргәнгә, Аллаһыны рәхимсез дип санаганын әйткән. Аньес эченнән генә Йәһвәгә, аны якларга мөмкинлек биргәне өчен, рәхмәтен белдергән. Аннары ул табибка «Газаплар кайчан да булса бетәрме?» дигән буклетны күрсәткән һәм Ачылыш 21:3, 4 укыган.

Табиб икеләнеп: «Минем Изге Язмалар китабымда бу шигырьләр юктыр. Анда Яхшы хәбәр китаплары гына». Аньесның Йәһвә Шаһите икәнен белгәч, ул үзенең туган ягы Чилидә Шаһитләрне инде очратканы турында әйткән.

Аньес JW телевидениясендә Чили филиалыннан отчет күрсәтелгәнен исенә төшергән. Шуңа күрә ул кабат табибка тикшеренүгә килгәч, планшетын алып килгән һәм аңа шул видеороликны күрсәткән. Табиб Чилидәге Бәйтелне һәм Конгресслар залын күргәч бик гаҗәпләнгән. Аннары Аньес болай дигән: «Минем сезнең өчен тагын бер нәрсә бар. Бу тулы Изге Язмалар. Шуңа күрә сез хәзер үзегез Ачылыш 21:3, 4 укый аласыз». Табиб сикереп торган да Аньесны кочаклап алган. «Зур рәхмәт сезгә бу бүләк өчен!» — дигән ул.

Яңа Каледония. Табиб күргәннәренә гаҗәпләнгән

Аньес кабат килгәч, үзе белән Изге Язмаларны өйрәнер өчен төп басманы алган һәм табибка ни өчен кешеләр интегә икәнен җентекләбрәк аңлаткан. Табиб отпуск вакытында Чилигә барачагын һәм китапны тулысынча укып чыгар өчен үзе белән алачагын әйткән.