Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Макао

БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГАЗЬ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ

Азия һәм Якын Көнчыгыш

Азия һәм Якын Көнчыгыш
  • ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 49

  • ХАЛЫК САНЫ 4 464 374 770

  • ВӘГАЗЬЧЕЛӘР 728 989

  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 771 272

Бер орлык күп җимеш китергән

Филиппинда яшәүче Джонатан табиб белән очрашырга сөйләшкән һәм аны хастаханәдә көтеп утырганда, теркәү бүлегенең хезмәткәре Лайла аның чиста һәм пөхтә киенгәнен күреп, ул страховка агенты түгелме дип сораган. Джонатан үзенең Йәһвә Шаһите булганын һәм бу хастаханәдә бер Йәһвә Шаһитенең дәваланганын һәм ул аңа ярдәм итәр өчен килгәнен аңлаткан. Моны ишеткәч, хатын-кыз күптән түгел генә әтисе үлгәнен һәм аның регуляр рәвештә «Күзәтү манарасы» журналын укыганын әйткән. Джонатан аңа Яхъя 5:28, 29 да язылган сүзләрне күрсәткән һәм «Үлгән якыннарыбыз өчен нинди өмет бар?» дигән буклет биргән.

Филиппин. Джонатан хатын-кызга теркәү бүлегендә вәгазьли

Шуннан соң, хастаханәгә килгәндә, ул Лайлага башка басмаларны да китергән, ә аннары аны бер апа-кардәш белән таныштырган. Апа-кардәш Лайла белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Тиздән Лайланың ире, апасы һәм әнисе өйрәнә башлаган.

Бер көн Лайлага Роз исемле күршесе кергән һәм ни өчен аңа күп кешеләр кереп йөри дип сораган. Лайла Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнүе турында әйткән. Роз да өйрәнә башлаган, ә Абигейл исемле апасына кунакка барганда, белгәннәрен зур куаныч белән сөйләгән. Апасы кызыксына башлаган һәм өйрәнергә теләген белдергән. Изге Язмаларны Розның әнисе дә өйрәнә башлаган.

Лайла соңгы региональ конгресста суга чумдырылу үткән. Аның әнисе дә суга чумдырылган. Ә аның күршесе Роз һәм Розның апасы үткән елны бергә суга чумдырылганнар. Аларның әнисе хәзер регуляр рәвештә очрашуларга йөри. Лайланың кайбер туганнары да Изге Язмаларны өйрәнә. Ә барысы да хастаханәдә бер сөйләшүдән башланып киткән иде бит!

Хәзерге технологияләр саңгырау кешеләргә вәгазьләргә ярдәм итә

Шри-Ланкада ишарә телендә сөйләшкән күп кеше хакыйкатьне кабул итә. 2015 елда Йәһвә Шаһитләренең саңгырау кешеләрнең 80 нән кимрәк адресы булган. Аны бер кисәк кәгазьгә кулдан язып биргәннәр. Шри-Ланкада ишарә телендә беренче җыелыш оештырылганда, абый-кардәшләр компьютер мәгълүмат базасын булдырганнар. Алар анда 420 кешенең исемен һәм GPS-координаталар белән адресларын керткәннәр. Бу кешеләрнең якынча 80 проценты белән Йәһвә Шаһитләре электрон хатлар ярдәмендә я видео аша аралашканнар. Бу җыелышта хезмәт иткән миссионерлар болай диләр: «Хәзер без саңгырау вәгазьчеләргә эшкәртер өчен участоклар бирә алабыз. Ә элек алар үзләре белгән саңгырауларга гына барып йөргәннәр».

Түрә рәхмәт сүзләре әйтә

Монголиядә яшәүче кардәшләр, 30 градус суык булса да, җәмәгать урыннарында махсус рәвештә оештырылган хезмәттә актив катнаша. Бер дәүләт эшмәкәре безнең стендыбыздан басмаларны алган һәм соңыннан рәхмәт сүзләре язылган хат җибәргән. Анда болай дип әйтелгән булган: «Мин буддист, ләкин төрле диннәр белән кызыксынам, чөнки, минем уйлавымча, киң карашлы кеше булырга кирәк. Кешене бәхетле булырга өйрәтүче берничә басмагызны укып чыккач, мин хат язарга һәм хисләремне белдерергә булдым. Һичшиксез, сез, гамәли һәм файдалы мәгълүмат табар өчен, күп вакыт һәм көч сарыф итәсез. Сезнең басмаларыгыз ярдәмендә мин Изге Язмаларны укырга кирәк икәнен аңладым. Анда хакыйкать, ул тормыш өчен ышанычлы җитәкчелек бирә. Монгол теленә бу әдәбиятны тәрҗемә итәр өчен шулкадәр көч сарыф иткәнегез өчен рәхмәтләремне белдерәсем килә. Шулай ук кешеләргә ярдәм итәр өчен, суыкта да, эсседә дә бу әдәбиятны тәкъдим иткән һәркемгә рәхмәтлемен».

Монголия. Салкын көннәрдә иҗтимагый урыннарда вәгазьләү

Аның догасы җавапсыз калмаган

Гонконгта яшәүче Бретт исемле пионер яшь егеткә «Гаилә тормышын нәрсә бәхетле итә?» дигән буклетны тәкъдим иткән. Буклетны күргәч, яшь егет елап җибәргән. Ул үзенең хакыйкатьтә үскәне, ләкин ун елдан күбрәк элек, аңа 16 яшь булганда, өйдән чыгып киткәне турында сөйләгән. Биш ел ул урамда яшәгән, наркоман булып киткән, ә соңыннан бер хәйрия оешмасы аны табып аңа ярдәм күрсәткән.

Яшь егет шул көннең иртәсендә болай дип дога кылган булган: «Мин балачактан таныш булган динем дөрес булса, бүген үк миңа билге бир дип сорыйм». Ул бу буклетның үз догасына җавап булганын аңлаган. Алар абый-кардәш белән якындагы кафега кереп, «Йәһвәгә кире кайт» дигән брошюрадан материалны карап чыкканнар. Бу яшь егеткә шул ук кичне Франциягә кайтырга кирәк булган, шуңа күрә алар элемтәгә керер өчен бер-берсенә кирәкле мәгълүмат биргән. Соңыннан ул Бреттка болай дип язган: «Кадерле кардәш, Йәһвә минем догама җавап бирде. Якшәмбе көнне мин якындагы Патшалык Залына барам». Хәзер ул Франциядә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә һәм очрашуларга йөри.