Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мексика. Алар Брайль шрифтын укырга бергә өйрәнгәннәр

БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГАЗЬ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ

Америка

Америка
  • ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 57

  • ХАЛЫК САНЫ 998 254 087

  • ВӘГАЗЬЧЕЛӘР 4 154 608

  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 4 353 152

«Мин сезнең белән бергә өйрәнермен»

Мексикада яшәүче Исмаэль Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга булган. Ел эчендә ул моны ике тапкыр эшләргә өлгергән, ләкин соңыннан аның күзләре күрми башлаган. Берничә ел үткәч Йәһвә Шаһите булган Анхель Исмаэльне очраткан һәм аңа Аллаһының вәгъдәләре турында сөйләгән. Исмаэльнең бик нык күбрәк беләсе килгән, ләкин, аның уйлары буенча, бу мөмкин булмаган. Ул болай дип аңлаткан: «Минем күзләрем күрми һәм мин Изге Язмаларны укый алмыйм».

Анхель аны: «Борчылмагыз, мин сезне Брайль шрифтын укырга өйрәтермен»,— дип ышандырган.

«Ә сез Брайль шрифтын беләсезмени?» — дип сораган Исмаэль.

«Юк, мин сезнең белән бергә өйрәнермен»,— дип җавап биргән Анхель. Исмаэль Анхель моны аның өчен эшләргә теләгәненә ышана алмаган. Өенә кайткач, Анхель Брайль шрифты белән бастырылган текстларны укырга өйрәнер өчен, тикшерү үткәргән. Ул катыргыдан бармаклар сизә торган хәрефләр белән басма ясаган һәм Исмаэлны өйрәтә башлаган. Тиздән Исмаэль әлифба белән танышкан, очрашуларга йөри башлаган һәм Брайль шрифты белән эшләнгән безнең басмаларыбызны укый алган. Хәзер Анхель дүрт сукыр кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә. Алар оҗмах кайтарылачак һәм алар күрә башлаячак вакыт турында сөйләшергә ярата.

Ул аны хәтта танымаган

Кушма Штатларда яшәүче 14 яшьлек Виэне исемле апа-кардәш болай дип яза: «„Җәмгыять белеме“ дәресендә безнең укытучыбыз урынына килгән укытучы диннәр турында сүз башлап җибәрде. Ул безгә аларның кайберләрен санап чыгарга кушты, һәм мин Йәһвә Шаһитләрен искә алдым. Классташларым көлә башладылар һәм без, Йәһвә Шаһитләре, вакытларын алабыз, безнең бүтән эшебез юк һәм безнең басмаларыбызны алар ташлыйлар дип әйттеләр. Хәтта укытучы да безнең турында начар сөйләде.

Мин Йәһвәгә дога кылдым һәм аларга шаһитлек бирер өчен үземне ныгытсын дип сорадым. Мин, без аларның вакытларын алыр өчен түгел, ә аларга Изге Язмаларга нигезләнгән яхшы киңәшләр турында сөйләр өчен киләбез дидем. Йәһвә безне җибәрә, шуның өчен киләбез, дип әйттем. Мин басмаларны ташламаска үтендем, чөнки алар тормышларын үзгәртергә һәм аларга котылып калырга ярдәм итә ала дидем. Укытучы гафу үтенде һәм, Йәһвә Шаһитләре икенче тапкыр килгәч, ишекне ачарга, аларны тыңларга һәм басмаларыбызны укырга сүз бирде. Мин аңа ышанмадым.

Дүрт ай үтте. Укытучыны очратсам, аның белән Изге Язмалар өйрәнүе башлаганнар икән! Мин бик гаҗәпләндем. Тагын алты айдан соң ул мине мәктәптә эзләп тапты һәм аңа вәгазьләгәнем өчен рәхмәтләр әйтте. Мин аны хәтта танымадым, чөнки ул чәчен кистергән һәм сакалын кырган иде. Хәзер ул суга чумдырылмаган вәгазьче».

Амазониядә вәгазьләү

Үткән елда Бразилиядә яшәүче Йәһвә халкы Амазонка елгасының киң төбәгенә аеруча игътибар иткән. Шул якларда яшәүчеләрнең күбесе яхшы хәбәрне беркайчан да ишетмәгән булган. Моны исәпкә алып, Җитәкче совет, Амазонканың барып җитмәслек берничә төбәгендә яшәүче меңләгән кешеләргә вәгазьләр өчен, бер ел эчендә үтәп чыгарлык махсус кампания оештырды.

Бразилия. Амазониядә вәгазьләү

Филиал сайлаган 53 авылга вәгазьчеләр Амазонканың киң су юлларыннан барганнар. Нибары дүрт ай эчендә кампаниядә 6 500 дән артык вәгазьче катнашырга ризалашкан.

Бер вәгазьче дә яшәмәгән Анаман дигән ерак шәһәрдә 10 абый һәм апа-кардәш 11 көн эчендә 12 500 дән артык басма тараткан һәм якынча 200 Изге Язмалар өйрәнүен башлаган. Хәзер өйрәнү телефон аша үткәрелә. Шунда вәгазьләгәндә кардәшләр җыелыш очрашулары үткәргән. Иң соңгысына, бәхетләренә каршы, 90 кеше килгән. Тулысынча бу кампаниянең нәтиҗәләре вакыт узгач билгеле булачак.

«Безнең сайтыбызга кер»

Венесуэлада яшәүче Хеисель белән Марианна соңгы алты елны бер класста укыганнар. Хеисель Йәһвә Шаһите булганлыктан Марианна еш кына аңардан көлгән. Ул Хеисель тормыштан шатлык таба белми дип уйлаган. Бер вакыт, үзенә каршы сүз әйтелгәннән соң, безнең апа-кардәш болай дигән: «Марианна, безнең сайтыбызга кер. „Видеофильмнарны эзләп табыгыз“ дигән сылтамага бас һәм „Яшүсмерләр“ дигән теманы сайла».

Төштән соң Марианна Хеиселгә шалтыратып: «Ни өчен моны эшләгәнеңне мин хәзер аңлыйм»,— дип әйткән.

Марианнаның нәрсә турында сөйләгәнен аңламыйча, Хеисель: «Тагын миннән көләсеңмени?» — дип сораган.

«Юк, мин бүтән синнән бервакытта да көлмәячәкмен,— дип җавап биргән Марианна.— Синең ярдәмең аркасында мин аңладым: миңа „тормыш шатлыклары“ дип күренгән нәрсәләр чынлыкта — күп проблемаларымның сәбәбе». Хәзер Марианна регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнә һәм җыелыш очрашуларына йөри.

Руханига бирелгән сораулар

Йәһвә Шаһитләре Гаитинең чиркәвендә сәркатип булып эшләгән Жерольның барлык сорауларына Изге Язмалар ярдәмендә җавап биргәннәр. Ул моңа бик аптыраган. Ул һәм аның кызы Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашканнар. Алган белемнәре аларга ошаган, шуңа күрә алар өйрәнүләрне атнага ике тапкыр үткәрергә сораган.

Өч ай өйрәнгәннән соң Жероль үзенең чиркәвенең руханиенә дүрт сорау биргән: «Гайсә кайсы елда патша булып киткән? Яхшы кешеләр үлгәннән соң кайда бара? Явыз кешеләр үлгәннән соң кайда бара? Гайсә нәрсәдә үлгән: хачта яисә баганадамы?» Рухани икенче һәм өченче сорауларга гына җавап бирә алган. «Йәһвә Шаһитләре күкләргә 144 000 барачак дип әйтәләр, — дигән рухани.— Әмма мин Аллаһының ихтыярын үтәүче һәркем күккә барачак дип әйтәм. Ә явыз кешеләр тәмугта мәңге яначаклар». Ләкин ул үзенең сүзләрен дәлилләр өчен Изге Язмалардан бернинди дә шигырьне китерә алмаган. Жерольның өмете өзелгән һәм ул тагы да дәртләнебрәк Изге Язмаларны өйрәнергә тотынган. Ул чиркәүне ташлаган һәм үз динен 30 ел тотса да, Йәһвә Шаһитләре белән өч ай эчендә өйрәнеп, Изге Язмаларны күпкә яхшырак белә башлаган дип әйткән. Күптән түгел Жероль кызы белән суга чумдырылганнар. Үз авылларында алар 23 Изге Язмалар өйрәнүе башлаган.

Гаити. Жерольның һәм аның кызының Изге Язмалар өйрәнүләре күп