Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Азәрбайҗан

БӨТЕН ДӨНЬЯДА ВӘГАЗЬ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ЭШЕ

Европа

Европа
  • ИЛ ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 47

  • ХАЛЫК САНЫ 744 482 011

  • ВӘГАЗЬЧЕЛӘР 1 611 290

  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 834 121

Юаш җавап

Бер көн Грузиядә безнең басмалар куелган стенд янына бер ир-ат килгән һәм: «Мин сезгә монда вәгазьләргә рөхсәт итмим! Грузия — православие иле»,— дип кычкыра башлаган. Стенд янында басып торган абый- кардәш йомшак кына аңардан, аның кайчан да булса безнең басмаларны укыганы бармы дип сораган. Ир-ат: «Гомумән алганда, юк»,— дип җавап биргән. Шулвакыт абый кардәш аңа хөрмәт белән укыр өчен берәр басма сайларга тәкъдим иткән. Ир-ат бу тәкъдимне ишеткәч тынычланган һәм үзенә берничә басма алган. Берничә көн үткәннән соң ул кире килгән, үзенең тәртибе өчен гафу үтенгән һәм бер басманы үзенең сукыр әнисенә укып чыкканы турында сөйләгән. Шул басма аларга бик ошаган һәм алар тагын берәр нәрсә укып чыгарга теләгәннәр. Хәзер бу ир-ат стендтан регуляр рәвештә яңа басмаларны ала.

Каршылыкларны җайга салу өчен яхшы алым

Азәрбайҗанда ике кардәш өй каршында басып торган яшь ир-ат белән сөйләшә башлаган. Ир-ат аларга: «Мин андый нәрсәләрне тыңлый алмыйм. Бу гөнаһ»,— дип әйткән. Аннан соң ул арткы кесәсеннән пычак чыгарган да: «Минем белән гаделсез эш иттеләр, ләкин бу пычак гаделлекне урнаштырачак»,— дип әйткән.

Кардәшләр шаккатканнар, ләкин: «Үтерү — гөнаһ»,— дип әйткәннәр.

Шунда шул ир-ат: «Нәрсә эшләргә соң?» — дип сораган. Алар аңа Римлыларга 12:17—21 не укыганнар һәм бары тик Аллаһы гына үч ала ала дигәннәр. Алар шулай ук явызлыкка үзебезне җиңәргә юл куярга тиеш түгел, ә явызлыкны яхшылык белән җиңәргә тиеш дип аңлатканнар. Алар аңа йомшак әйтелгән сүзләр зур көчкә ия дип әйткәннәр һәм, ул кемне дә булса җәрәхәтләсә яки үтерсә, аны вөҗданы газаплаячагы турында сөйләгәннәр. Ишеткәннәре аңа бик нык тәэсир иткән һәм ул китеп барган.

Якынча бер сәгать үткәч, шул ир-ат кардәшләрне эзләп тапкан һәм: «Мин әле генә үзем үтерергә җыенган кеше белән сөйләштем. Мин туган каршылыкны җайга салдым һәм аңа зыян китермәдем. Мин сезгә мине зур газаплардан саклап калганыгыз өчен бик рәхмәтле»,— дип әйткән. Шаһитләр аңа чынлыкта Йәһвә ярдәм итте дип аңлаткан.

Әдәбият белән стенд актив булмаган апа-кардәшне кызыксындырган

Берничә ел элек Норвегиядәге бер апа-кардәш рухи яктан сүлпәнләнгән. Шаһитләр стендлар белән хезмәт итә башлагач, ул, кибеткә барганда, аларның берсе яныннан үтә торган булган.

Апа-кардәш бервакытта да стенд янындагы Шаһитләр белән сөйләшмәгән, ләкин аның игътибарын еш кына постерлар һәм стендка куелган әдәбият җәлеп иткән. Ул шулай ук Йәһвә Шаһитләренең үзләрен ягымлы һәм тыйнак тотуларына игътибар иткән. Моның барысы аңарда Йәһвәгә һәм аның халкына кире кайтырга теләк уяткан.

Ул шулай ук, рәсми сайтыбызның логотибын күргәч, анда кереп чыгарга булган. Анда ул якындагы Патшалык Залының адресын һәм очрашуларның вакытын җиңел генә таба алган. Ул берничә басманы бастырып алган, һәм бераз дулкынланып җыелыш очрашуына киткән. Анда аны җылы кабул иткәннәр, ә өлкәннәр бер апа-кардәшкә аның белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрергә кушкан. Тиздән ул җыелышта дуслар тапкан һәм рухи яктан регуляр туклана башлаган. Хәзер бу апа-кардәш очрашуларда регуляр рәвештә катнаша, хезмәткә йөри һәм ЙәҺвә белән яңадан якын мөнәсәбәтләре булуына шатлана.

Мәктәп автобусында вәгазь

Норвегиядә яшәүче Роньяга 15 яшь. Ничектер мәктәп автобусында аның өч малай белән — аның сыйныфташлары белән — эволюция турында сөйләшү башланып киткән. Алар аның карашыннан көлгән генә. Моның аркасында аңа әллә ничек булып киткән. Аның инде күптән бу темага фикер алышканы булмаган, шуңа күрә Ронья үзен ышанычсыз хис иткән. Өйгә кайткач ул әнисеннән Барлыкка Китерүченең барлыгына дәлилләр сайларга ярдәм итүен үтенгән.

Норвегия. Ронья үз карашларын яклый

Икенче көнне Ронья бу дәлилләрне мәктәп автобусында, балалар белән сөйләшкәндә кулланган, ләкин алар аның Йәһвәгә иман итүеннән көлгәннәр генә. Аларның берсе бөтен кеше ишетерлек итеп: «Бу автобуста бер генә кеше дә Йәһвәгә ышанмый! Әйдәгез, тавыш бирәбез: кем монда эволюциягә ышана, ә кем — Йәһвәгә?» Гаҗәпкә каршы, Роньяның янәшәсендә утырган унике яшьлек бер малай кулын күтәреп: «Мин Йәһвәгә ышанам!» — дигән. Тагын ике бала: «Мин дә!» — дип әйткәннәр. Роньяның сыйныфташлары белән сөйләшкәнен башка укучылар да ишеткән һәм кайберләре Роньяның дәлилләре инандырырлык дип санаган!

Укый-яза белмәүче ир-ат китап таба

Бер көн Даниядәге филиалга гарәпчә сөйләшүче ике сирияле килгән. Алар кабул итү бүлмәсендәге апа-кардәшләргә, Йәһвә Шаһитләрен эзлиләр дип әйткәннәр. Апа-кардәшләр аларны нәкъ кирәкле адрес буенча мөрәҗәгать иттегез дип ышандыргач, ир-атлар шатланып киткән. Ничек соң алар филиалны таба алганнар? Алар бер китапханәдә эшләүчеләргә үз телефоннарыннан бер китап фотоларын күрсәткәннәр. Бу гарәп телендәге өйрәнү өчен төп басма битләренең фотосы булган. Шунда китапханә хезмәткәрләре алар өчен Бәйтел адресын тапканнар.

Бу ике ир-ат дат телендә көчкә генә аңлаша алган, шуңа күрә кабул итү бүлмәсенә гарәп телен белгән кардәшне чакырганнар. Сөйләшә башлагач, шул ир-атларның берсе Изге Язмалар белән җитди кызыксына икәне ачыкланган. Кардәш, аның белән элемтәгә керер өчен, кирәкле мәгълүмат алган һәм якын арада аңа гарәп телендә сөйләшүче башка бер кардәш киләчәк дигән.

Шул ир-ат янына килгәч, ул Йәһвә Шаһитләрең үзе янына беркайчан да килгәннәре булмады дигән. Китапны исә ул, үз почта ящигыннан тапкан. Ящикка аның исеме дә, гарәп телен дә белгәне язылган булмаган. Ир-ат укый-яза белмәгән, шуңа күрә китапны дустыннан кычкырып укуын сораган. Китапны алар өч көн укыган. Шунда ук хакыйкатьне тапканын аңлаган.

Бу кеше качак булган һәм гаиләсеннән еракта яшәгән, шуңа күрә ул бик борчылган. Әмма Изге Язмаларда ул юаныч таба алган. Кардәшләр аңа беренче тапкыр килгәч, ул: «Ни өчен сез элегрәк килмәдегез? Бу миңа шулкадәр кирәк иде»,— дигән. Хәзер ул Изге Язмаларны ашкынып өйрәнүен дәвам итә.

Бушап калган йөрәк шатлык белән тулган

Дмитрий Украинада, тәмәке компаниясендә менеджер булып эшләгән, ләкин тәмәке тартуның зыянлы булуы турында күбрәк белгәч, югары эш хакы түләнсә дә, бу эшеннән киткән. Аннары ул зур кайгы кичергән: өч ай эчендә аның әнисе һәм каенанасы үлгән. Ул юанычны һәм үзенең сорауларына җавапны чиркәүдә табарга өметләнгән. Ләкин аңа бер дусты православие дине бу — «муеныңда хач, ә йөрәгеңдә бушлык» дигән. Дмитрий бу сүзләрнең дөреслеген үзе дә күргән. Ул Аллаһы турында да, Изге Язмалар турында да бернәрсә белмәгәнен аңлаган. Чарасызлыктан ул ярдәм сорап дога кыла башлаган. Шунда ул Йәһвә Шаһитләре турында ишеткәнен исенә төшергән. Ул безнең сайтны тапкан һәм анда Изге Язмалар турында шулкадәр күп мәгълүмат булуына шаккаткан. Аннары ул якындагы Патшалык Залын эзләп тапкан. Зал каршындагы тукталышта урнаштыруда булышучы кардәш аны сәламләгән һәм аңа берәр нәрсә белән ярдәм итә алмыймы дип сораган. Дмитрий: «Мин Изге Язмаларны өйрәнергә телим»,— дип җавап биргән. Аның белән өйрәнүне инде ярты ел алып баралар һәм ул регуляр рәвештә очрашуларга килә һәм анда катнаша.

Алар кыска язулар язалар

Бөекбританиядән Пол һәм Фейт Сьюзан исемле бер хатын-кыз белән яхшы гына сөйләшеп алган. Алар аның белән яңадан очрашырга сүз куешканнар. Ләкин алар килгәч, ул өйдә булмаган. «Безнең Патшалык хезмәтебез»нең 2014 ел, ноябрь санындагы киңәшне кулланып, икенче көнне керербез дип язу калдырганнар. Гаҗәеп, әмма әйләнеп кайткач Сьюзан да алар өчен ишектә язу калдырганын күргәннәр. Анда аңа кызының туена әйберләр сатып алу өчен китәргә туры килүе турында әйтелгән. Шул чакта Пол һәм Фейт та, алдагы атнада тагын килербез диеп язу калдырганнар. Бусында Сьюзан аларны көтеп торган һәм өйрәнү өчен төп басма буенча өйрәнү башлаганнар.

Бөекбритания. Пол һәм Фейт хезмәттә язу калдыралар

Кызының туена әзерләнгәнгә Сьюзан чираттагы очрашуны кичектереп торырга сораган. Пол һәм Фейт кабат килгәннән соң ул өйдә булмаган, шуңа күрә алар үзләренең телефон номерларын язып калдырганнар. Сьюзаннан хәбәр алу аларга бик рәхәт булган. Ул аларга ишек ачмаганы өчен гафу үтенгән, һәм шул вакытта бакчада күрше белән сөйләшә идем дип аңлаткан. Шул вакыттан бирле Сьюзан регуляр рәвештә рәхәтләнеп Изге Язмаларны өйрәнә. Ә күптән түгел беренче тапкыр җыелыш очрашуына килгән.

Пол һәм Фейт язулар участокта кешеләр белән элемтәдә торырга ярдәм итә дип саныйлар. Алар: «Язулар безгә ярдәм иткән тагын берничә очрак булды. Бу искиткеч ысул!» — диләр.

Аның иманы шәфкать туташына тәэсир иткән

2014 елның август аенда Венгриядән бер абый-кардәш үпкә эмболиясе диагнозы белән хастаханәгә эләккән. Кызганычка каршы, озакламый ул үлгән. Тюнда исемле шәфкать туташы бу абый кардәш турында кайгыртып торган. Кардәшнең хатыны шул шәфкать туташы турында болай дип язган:

«2015 елның җәендә мин улым белән „Гайсәдән үрнәк алыгыз!“ дигән региональ конгресста булдым. Өченче көннең азагында, без инде өйгә кайтып китәргә җыенып тукталышта торганда, минем янда ниндидер бер хатын туктады. Үзенең сумкаларын куеп, ул мине кочаклады һәм еларга тотынды. Бу бер ел элек реанимациядә ятканда иремне караган шәфкать туташы иде. Ул, смена башланганда шәфкать туташларына пациентларны билгелиләр дип сөйләде. Ул минем иремне карарга билгеләсеннәр иде дип һәрчак дога кыла торган булган. Аның бу теләге кат-кат үтәлгән!

Тюнданың сүзләре буенча, иремнең тәртибе, иманы һәм үз өмете турында өзлексез сөйләп торуы аны Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндергән.

Тюнда өйрәнүләргә җитди карый. Аның иремне яңадан очратып аның үзе, тәртибе һәм ныклы иманы Йәһвәне белергә, аның вәгъдәләренә ышанырга ярдәм иткәне турында сөйлисе килә. Ул шул вакытны көтә».

Машинадан машинага вәгазь

Болгария. Чик янында машина йөртүчеләргә вәгазь

Баш күтәрүләр һәм блокадалар сәбәпле, Греция белән Болгария арасындагы чик аша кичүләр ниндидер вакытка ябылып торган булган. Машиналардан торган чират уннарча километрга сузылган. Болгариядә якындагы җыелыштан булган абый һәм апа-кардәшләр бу хәлне кулланырга һәм эчләре пошкан машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият тәкъдим итәргә булган. Вәгазьчеләр чик буена 12 телдә басма алып килгәннәр. Күп кенә машина йөртүче арыганлыктан кәефсез генә утырган, шулай да сөйләшүне кире какмаган. Кардәшләр аларны хәлләренә кереп тыңлаган, дәртләндергән һәм юатырга тырышкан. Бер машина йөртүче: «Сез Йәһвә Шаһитләреме?» — дип сораган. Уңай җавап алгач, ул: «Мин моны белә идем, чөнки Йәһвә Шаһитләре генә сезнең кебек вәгазьләп йөри»,— дигән. Ә Австриядән булган башка бер машина йөртүче игелекле итеп шаяртып куйган: «Сездән беркайда да качып булмый! Афәриннәр! Үзегезнең эшегезне дәвам итегез. Кешеләргә юаныч һәм өмет кирәк». Башка берсе: «Минем сезнең әдәбиятны укырга беркайчан да теләгем юк иде. Әмма хәзер мин рәхәтләнеп укыячакмын»,— дигән. Кардәшләр тагын бер машина йөртүче белән сөйләшкәч, аның күз яшьләре ага башлаган. Ул күп еллар элек Йәһвә Шаһите идем дип әйткән. Кардәшләр аны басмаларны гына укырга түгел, ә җыелыш белән кабат элемтәгә керергә дәртләндергән.