Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГРУЗИЯ

Яхшы хәбәрне курдлар кабул итә

Яхшы хәбәрне курдлар кабул итә

«МИН Йәһвәгә, үзе турында туган телемдә сөйләгәне өчен, рәхмәтләр әйтеп еш кына дога кылам»,— дип әйтә Гөлизәр.

Гөлизәр Йәһвә Шаһитләре белән 8 ел буе сөйләшеп йөргән. Башта ул суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткән. Әмма очрашулар үз туган курд телендә генә үткәрелә башлагач, суга чумдырылу үткән. Грузиядә күп кенә курдлар яхшы хәбәрне кабул итә, һәм Гөлизәр — аларның берсе. Әмма кем ул курдлар?

Курд халкы гасырлар буе Якын һәм Урта Азия илләрендә яшәгән. Кайбер галимнәр курдлар Изге Язмаларда искә алынган мидьян халкыннан башлангыч алган дип саный (2 Пат. 18:11; Рәс. 2:9). Аларның телләре иран теленә якын.

Бүген миллионлаган курдлар Әрмәнстан, Иран, Ирак, Сурия һәм Төркия кебек илләрдә яши. Грузиядә алар саны 20 000 нән артык кеше. Гомумән алганда, курдлар Аллаһыдан куркып яшәүче халык һәм алар тирән хөрмәт белән рухи нәрсәләргә карый.

Хәзер Грузиядә курд халкыннан булган 500 вәгазьче бар. Алар 3 курд җыелышында хезмәт итә. 2014 елда кардәшләргә зур шатлык китереп Тбилисида курд телендә беренче конгресс үтте. Делегатлар Әрмәнстаннан, Германиядән, Төркиядән һәм Украинадан килгән иде.