ГРУЗИЯ
«Бу — Йәһвә хезмәтчеләренең мирасы» (Ишаг. 54:17).
ГРУЗИЯДӘ Йәһвә хезмәтчеләре армый-талмый яхшы хәбәрне вәгазьләделәр, һәм Аллаһы аларның тырыш хезмәтен фатихалады. Нәтиҗәдә, Патшалык турындагы яхшы хәбәр, илнең барлык почмакларына кадәр диярлек барып иреште.
Соңгы елларда ашкынучан вәгазьчеләр һәм пионерлар, сирәк эшкәртелә торган территорияләргә күбрәк
игътибар бирә башладылар. Кайбер таулы авылларга тулы приводлы машиналарда, яисә канат юллары ярдәмендә генә барып җитеп була.2009 елдан башлап, Грузия филиалы һәр елны, барлык җыелышларга билгеләнмәгән территориянең исемлеген җибәрә һәм вәгазьчеләрне шунда барып вәгазьләргә дәртләндерә. Моның өчен күпләргә зур корбанга барырга туры килде.
Темур һәм Ана яңа гына өйләнешкәннәр һәм йорт төзү өчен җир участогы сатып алганнар. Әмма шунда аларга таулы Аджариядә вәгазьчеләргә зур ихтыяҗ бар ди әйткән булганнар һәм алар алдында хезмәттә күбрәкне башкару мөмкинлеге ачылган.
Башта алар Аджариягә бер генә атнага барып кайткан. Темур үзенең беренче хисләре белән уртаклаша: «Вәгазьчеләргә кечкенә авылларга барып җитәр өчен, күп җәяү йөрергә туры килде. Ә безнең тулы приводлы кечкенә автобус бар иде. Шунда мин ул монда бик урынлы булачак дип уйлап куйдым».
Ана болай дип өсти: «Без үз җыелышыбызга һәм туганнарга нык бәйләнгән идек. Шуңа күрә күченү безгә җиңел бирелмәде. Әмма без, Йәһвәнең безне фатихалаганын сизеп тора идек». Темур һәм Ана инде өч елдан артык вакыт Аджариядә, Кеда шәһәрчегендәге төркем белән хезмәттәшлек итә.
Тапкыр пионерлар
Ерак районнардагы вәгазь эшенә бәяләп бетергесез ярдәмне вакытлы махсус пионерлар күрсәттеләр. Аларның күпләре, Изге Язмаларны өйрәнә башлаган кешеләргә ярдәм итәр өчен, билгеләнгән урыннарында калырга карар иттеләр.
Ике апа-кардәшне матур гына Манглиси шәһәрчегенә билгеләгәннәр. Аларның икесе дә Хатуна исемле булган. Манглисида Шаһитләр булмаса да, анда хезмәт итү бик уңышлы була. Беренче айда алар 9 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрәләр. Икенче айны 12, өченче айны 15, ә шуннан соң өйрәнүләр саны 18 җитә! Апа-кардәшләребез, бу кешеләр турында кайгыртыр өчен, Манглисида калырга булганнар.
Әмма анда яшәп үзеңне тәэмин итеп торыр өчен, тапкырлык күрсәтергә кирәк була. Алар нәрсә эшләгән? Манглиси үзенең шифалы сыйфатлары белән билгеле булган бер урын. Анда деликатес — нарат күркәсеннән варенье кайнаталар һәм аны аеруча туристлар бик ярата. Шуңа күрә апа-кардәшләребез яшел күркәләрне җыя да, варенье кайната башлыйлар. Аннан аны базарда саталар. Ләкин соңрак, һич тә көтмәгәндә, аларның акча эшләп алыр өчен башка эш табыла.
Бер көн, Изге Язмаларны өйрәнүче бер хатын, аларга берничә чеби алып килә. Шул хатынның бер тавыгы аулак урында йомыркалар салган булган һәм тулы бер оя чебиләр алып кайткан. Шунда бу хатын, үзенең укытучыларына шул чебиләрнең өлешен бирергә булган. Апа-кардәшләребезнең берсе кайчандыр тавыклар үрчеткән булган, шуңа күрә алар кечкенә «тавык фермасы» корырга булалар.
Апа-кардәшләр болай ди: «Безгә Йәһвә дә, кардәшләребез дә, өйрәнүчеләр дә булышты. Шуңа күрә без Манглисида биш ел яши алдык». Хәзер бу шәһәрдә берничә актив абый һәм апа-кардәштән торган төркем бар.
Пионерлар чит тел кырында хезмәт итәләр
Соңгы елларда Грузиягә күп кенә чит ил кешеләре килә. Күп пионерлар хезмәттә яңа мөмкинлекләр ачылганын аңлый. Шуңа күрә алар азәрбайҗан, инглиз, гарәп, кытай, фарсы һәм төрек телләрен өйрәнә башлыйлар.
Кайбер пионерлар чит тел җыелышлары һәм төркемнәренә күчә, ә кайберләре вәгазьчеләр җитмәгән илләргә күчеп китәләр. 20 яшь тирәсендә булган ике яшь абый-кардәш — Гиорги һәм Гела — якында урнашкан илгә күчеп киткәннәр. «Безнең Йәһвәгә иң яхшысын бирәсебез килә. Шуңа күрә без монда»,— ди Гиорги.
Артка әйләнеп карап, Гела болай дип әйтә: «Бу илдә өлкән булып хезмәт итү мине күп нәрсәгә өйрәтте. Йәһвә үз сарыклары турында синең аркылы кайгырта. Моны аңлау сокландыра» (Яхъя 21:17).
Гиорги болай дип өсти: «Әлбәттә, кыенлыклар булды, ләкин без күбрәк хезмәт турында уйладык һәм күченүебезгә бер тапкыр да үкенмәдек. Без нәрсә эшләргә тиеш идек, шуны эшләдек. Без моны аңлыйбыз».
Гела исемле башка бер абый-кардәш инде берничә ел Төркиядә хезмәт итә. Ул болай ди: «Башта миңа яңа телне өйрәнү читен иде, һәм бу мине күңелсезләндерде. Ниһаять, мин кардәшләр һәм вәгазьдә очраткан кешеләр белән аралаша башладым. Шунда минем бәхетемнең чиге булмады».
Нино Төркиядә, Истамбулда ун елдан артык пионер булып хезмәт итә. Ул үз хисләре белән уртаклаша: «Йәһвә миңа беренче көннән үк ярдәм итеп торды. Чит илдә пионер булып хезмәт иткәндә, синең һәр көнең еллык басмага лаеклы вакыйга булып үтә».