Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГРУЗИЯ ǀ 1924—1990 еллар

Җыелыш очрашулары иманда үсәргә булыша

Җыелыш очрашулары иманда үсәргә булыша

Мәсихче очрашулар Грузиядә хакыйкатькә килгән яңа кешеләрнең иманда үсүләрендә зур роль уйнаган. Хакыйкатьтә озак булган кардәшләр дә, яңа гына суга чумдырылганнар да үз йортларын очрашулар үткәрү өчен шатлык белән тәкъдим иткән. Килгән һәрбер кешене җылы итеп кабул иткәннәр, һәм бу да кардәшләр арасындагы мәхәббәтне бик ныгыткан.

Берничә өйрәнүче суга чумдырылу үтәргә әзер булгач, саклык чараларын күреп, махсус очрашулар үткәрелгән булган. Андый очрашуларның берсе 1973 елның август аенда Сухум шәһәреннән читтәрәк, Кара диңгез буенда, үткәрелгән. Әмма 35 кеше суга чумдырылырга тәки өлгермәгән! Очрашу тәмамланыр алдыннан милиция килгән һәм кайбер абый һәм апа-кардәшләрне, шул исәптән Гладюк Владимирны да кулга алган.

Владимир һәм башка кардәшләр азат ителгәч, алар суга чумдырылырга теләүчеләрне кабат бергә җыйган. Хәзер, теге беренче очрашудан соң ике көн үткәч, барысы да суга чумдырыла алган. Владимир болай ди: «Йәһвә безнең яклы иде. Без моны сизә идек. Суга чумдырудан соң без барыбыз да Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдереп дога кылдык».

Каршылыклар яхшы хәбәр орлыкларын таратырга ярдәм итә

Суга чумдырылудан соң ике көн үткәч, Гладюк Владимирны кабат кулга алганнар. Соңрак аны, Сударенко Иттаны һәм Чаргейшвили Нателаны берничә елга төрмәгә утыртканнар. Моның аркасында күңелсезләнсәләр дә, вәгазьчеләр, тагы да саграк булып, хезмәтләрен дәвам иткән.

Кирәкмәгән игътибарны җәлеп итмәс өчен, вәгазьчеләр бүтән шәһәрләрдә һәм авылларда вәгазьлә йөргән. Чынлыкта, каршы килүләр аркасында, яхшы хәбәр хәтта күбрәк җирләргә таралган.

Коммунизм вакытында зур шәһәрләрдә яшәгән вәгазьчеләр тыныч урамнарда һәм паркларда хезмәт иткән. Еш кына алар башка шәһәрләрдән һәм авыллардан үз туганнарын күрергә я берәр нәрсә сатып алырга килгән кешеләрне очраткан. Берәрсе кызыксынса, вәгазьчеләр аның адресын алганнар һәм кабат очрашырга сөйләшкәннәр.

Бабуца Джеджелава көнбатыш Грузияне аркылыга-буйга йөреп чыккан кардәшләрнең берсе булган. Ул болай дип исенә төшерә: «Туганнарым төрле җирләрдә яшәгәнгә күрә, беркем дә минем еш сәяхәт итүемә шикләнеп карамый иде. Якынча ике елдан соң мин Зугдидида — 20 дән артык кеше белән, ә Чхороцкуда тагын 5 кеше белән өйрәнү үткәрә башладым. Аларның барысы да суга чумдырылды».

Грузин телендәге басмаларга зур ихтыяҗ

Тиздән грузин телендәге басмаларга зур ихтыяҗ туганы ачыкланган. Кешеләр янына кабат килеп киткәндә һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргәндә, вәгазьчеләр өйрәнүчеләрнең туган телендәге Изге Язмалар һәм басмалар никадәр кирәк икәнен күргән *.

Бабуца сүзләре буенча, грузин телендәге басмалар булмаганга, Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү авыр булган. Ул болай ди: «Миндә Изге Язмалар китабы һәм кайбер басмалар рус телендә генә булды, шуңа күрә миңа өйрәнүчеләрем өчен өйрәнү материалын тәрҗемә итәргә туры килде». Бер сүзлекне генә кулланып, ул журналларыбыздагы мәкаләләрне грузин теленә тәрҗемә иткән. Ул шулай ук тулысынча Маттай Инҗиленең тәрҗемәсен ясаган!

Кыю кардәшләр, кечкенә мимеографлар кулланып, үз йортларында басмалар бастырган

Кызыксынган кешеләр үзләренең туган теленә тәрҗемә ителгән мәкаләләрне бик кадерләгән, аларны хәтта үзләре өчен кулдан күчереп язган. Грузин телендәге Изге Язмаларны табу авыр булганга, кайбер өйрәнүчеләр, борынгы күчереп язучылар сыман, хәтта Аллаһы Сүзенең күчермәләрен ясаган.

«Мин көннәр буе күчереп яздым»

Грузин теленә тәрҗемә ителгән басмаларны кардәшләребез һәм кызыксынган кешеләр чиратлашып укыган. Басманы укыр өчен, һәрберсенә берничә көн я берничә атна бирелгән. Карчава гаиләсе, заманча грузин теленә тәрҗемә ителгән Грек Язмаларын алгач, мөмкинлектән файдаланып, аны күчереп язарга булган.

Карчава Раулга 13 яшь булганда, әтисе аны Грек Язмаларын күчереп язарга сораган. Раул болай дип сөйли: «Мине кызыктырыр өчен, әтием миңа бер тартма дәфтәр һәм төрле-төрле каләм-карандашлар сатып алды. Бу эш бик катлаулы булып күренсә дә, мин аны үтәргә ризалаштым. Мин көннәр буе күчереп яздым, кулларымны язгалар өчен генә кайвакыт туктала идем».

Грузин телендәге кулдан күчереп язылган «Күзәтү манарасы» һәм «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү»

Раул үзенең зур эшен тәмамлый алсын өчен, кардәшләр шушы кыйммәтле китапны аның гаиләсенә тагын берничә атнага калдырырга ризалашкан. Карчава гаиләсе моңа бик шатланган. Нибары ике ай эчендә ул Грек Язмаларының бар 27 китабын күчереп язган!

Андый күчереп язучылар күп тырышлыклар куйса да, Изге Язмалар өйрәнүчеләренең саны үсә барганга, аларның рухи сусавын басар өчен, күбрәк басмалар кирәк булган. Шуңа күрә кыю абый һәм апа-кардәшләр үз йортларында Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны бастыру һәм тарату эшенә керешкәннәр, ә бу эш бик куркыныч булган.

Көнбатыш Грузиядәге вәгазь эше үз көчен җыя барган. Ә көнчыгыш Грузия турында нәрсә әйтеп була? Грузиянең башкаласы Тбилисида хакыйкатьне эзләгән эчкерсез кешеләргә, мәсәлән инде искә алынган Квениашвили Васога, ярдәм итәрлек берәрсе булганмы?

Хакыйкать башкалага кадәр җитә

1970 елларда совет хөкүмәте, Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген туктатырга тырышып, бер-бер артлы төрле урыннарда аларны йортларыннан куып чыгарган. Украинадан Тбилисига күчеп килгән ирле-хатынлы Курдас Алексей һәм Лидия белән дә шундый хәл булган. Алар үз иманнары өчен совет лагерьларында күп ел үткәргән.

Лариса Кессаева (соңрак Гудадзе), 1970 еллар

Курдас гаиләсе Заур һәм Этери Кессаевлар белән хакыйкатьне уртаклашкан. Кессаевлар гаиләсе бик дини булган. Аларның кызы Лариса — аңа ул вакытта 15 яшь булган — үзләренең Алексей һәм Лидия белән танышканнары турында болай дип сөйли: «Без православие чиркәвенең бердәнбер хак дин булуын исбатларга тырыштык. Берничә сөйләшүдән соң безнең инде бер дәлилебез дә калмады, ә алар һаман да Изге Язмалардан дәлилләр китерә иде».

Лариса болай дип дәвам итә: «Чиркәүгә йөргәндә, мин стенага, ике тәре арасына, язылган ун әмерне укый торган идем. Әмма бер кичне, Алексей безгә Чыгыш 20:4, 5 не укыгач, мин таң калдым. Ул төнне мин йоклый алмадым. „Нәрсә, тәреләргә табыну дөрес түгелмени? Шулай эшләп, без Аллаһы әмерен бозабызмыни?“ — дип уйлап яттым мин».

Бу сорауга җавап табарга теләп, Лариса иртән-иртүк чиркәүгә йөгергән һәм: «Үзеңә... сурәт ясама. Аларга сәҗдә кылма»,— дигән сүзләрне яңадан укыган. Ул Аллаһы биргән бу әмернең мәгънәсен хәзер генә аңлаган. Лариса һәм аның әти-әнисе суга чумдырылу үткән һәм Тбилисидагы Йәһвә Шаһитләренең беренчеләре булып киткән.

Ниһаять, ул гаделлекне тапкан!

Хакыйкать белән танышканнан соң якынча 20 ел үткәч, Васо Квениашвили Тбилисида Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөргән бер кешене очраткан. Васо Йәһвә Шаһитләре белән яңадан күрешергә бик шат булган. Ул бу вакытны бик озак көткән!

Хакыйкать турында беренче тапкыр ишеткәннән соң якынча 24 ел узгач, Васо Квениашвили Йәһвә Шаһите булып киткән

Башта җирле кардәшләр, Васоның элек җинаятьче булганын белгәнгә, аның белән хезмәттәшлек итәргә әллә ни теләмәгән. Кайберәүләр аны хәтта совет хөкүмәтенең шымчысы дип санаган. Шуңа күрә дүрт ел буе Васога мәсихче очрашуларга йөрергә рөхсәт итмәгәннәр.

Васоның мотивлары яхшы икәнен аңлагач, кардәшләр аңа җирле җыелышка кушылырга һәм суга чумдырылу үтәргә рөхсәт иткәннәр. Ниһаять, Васо «гаделлек Аллаһысына» якынлаша алган! (Ишаг. 30:18) Ул бит бу гаделлекне балачактан бирле эзләгән! Васо 2014 елдагы үлеменә кадәр Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итүен дәвам иткән.

1990 елга вәгазь эше Грузиянең көнбатыш өлешендә дә, көнчыгыш өлешендә дә нык тамыр җәйгән. Ул вакытта 900 вәгазьче 942 Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән. Шулай итеп, булачак кискен үсешкә нигез салынган булган.

^ 12 абз. Изге Язмаларның өлешләре грузин теленә б. э. V гасырында тәрҗемә ителгән булса да, коммунизм вакытында Изге Язмалар китаплары бик аз булган. («Грузин телендәге Изге Язмалар» дигән рамканы кара.)