Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГРУЗИЯ

Андый мәхәббәт ил чикләрен җимерә

Андый мәхәббәт ил чикләрен җимерә

САНЕЛЬ әле әнисе карынында иде, ә табиблар ул тугач, аның сәламәтлеге белән бәйле җитди проблемалар булачак дип кисәтеп куйган. Санель тугач, аңа шунда ук операция ясарга кирәк булган. Әти-әнисе Абхазиядә яшәгән, ә ул ил Грузиядән бәйсез булуы турында игълан иткән булган. Абхазиядә кан кулланмыйча дәваларлык хирург табылмаган.

Шунда әти-әнисе Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетыннан ярдәм сораган *. Кардәшләр Грузия каласы Тбилисида андый операция ясарга риза булган хирургны тапканнар. Әти-әнисе җиңел сулап куйган. Санельнең әнисе бала тапканнан соң сәламәтлеге начар булганга Санель белән хастаханәгә аның әбиләре киткән. Алар икесе дә Йәһвә Шаһите.

Операция катлаулы булса да, бик әйбәт кенә үткән. Соңыннан әбиләре болай дип язган булган: «Без хастаханәдә 20 дән артык көн үткәрдек. Һәм һәр көн грузин кардәшләребез яныбызга килеп ярдәм тәкъдим итеп тордылар. Берсе дә ваемсыз калмады. Кардәшләрнең яратулары турында башта укыган идек кенә, ә хәзер аны татып карадык».

^ 4 абз. Грузиядәге өлкәннәр 250 дән артык хирург белән элемтә тота. Шул хирурглар операцияләрне канны кулланмыйча ясарга риза.