ГРУЗИЯ | 1998—2006 еллар
«Уңайлы вакытта да, авыр вакытта да» алган фатихалар (2 Тим. 4:2).
Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә кимендә 32 409 кеше килгән булган.
1990 еллар азагыннан башлап Грузиядә вәгазьчеләрнең һәм кызыксынучы кешеләрнең саны бик тиз үскән. 1998 елдаШулай да күп кенә вәгазьчеләр, шул исәптән өлкәннәр дә, хакыйкатькә чагыштырмача күптән түгел генә килгән булган һәм аларга тәҗрибә җитмәгән. Күпчелек кардәшләр җыелыш эшчәнлеге белән бәйле төрле эшләрне башкарыр өчен, өйрәтүгә мохтаҗ булган. Ләкин ничек аларны өйрәтергә?
Йәһвә оешмасы ярдәм итә
1998 елның март аенда Грузиягә Гилад мәктәбенең Германиядәге бүлеген тәмамлаган Арно һәм Соня Тюнглер билгеләнә. Шул ук елны Җитәкче совет Грузиядә офис ачылуын хуплый. Шул офис Россия филиалының күзәтчелегендә эш итә.
Тиздән вәгазь эшчәнлеге белән җитәкчелекне үз өстенә ил Комитеты ала. Грузиядә оешмабыз рәсми яктан теркәлгән булганга, Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны Германия филиалыннан (хәзер ул Үзәк Европа филиалы) турыдан-туры китерергә мөмкинлек туа. Теркәлү, шулай ук, Патшалык Заллары һәм филиал төзү өчен җир участоклары алырга хокук бирә.
Рухи өйрәтүләр вакыты килеп җитә
Совет хөкүмәте вакытында Шаһитләрнең эшчәнлеге тыелган булган һәм күп кенә кардәшләр озак еллар буе өйдән-өйгә ачык вәгазьли алмаган. Бу нәрсәгә китергән? Арно Тюнглер болай дип сөйли: «Күпчелек вәгазьчеләр
урамнарда күп вакыт вәгазьләде, ә өйдән-өйгә вәгазьләмәделәр. Алар шулай ук кызыксынган кешеләр турында язулар алып бармадылар».Давид Девидзе 1999 елның май аенда, әле генә ачылган Грузия офисында хезмәт итә башлаган. Ул болай дип сөйли: «Кырда да, Бәйтелдә дә эш күп иде. Кайбер нәрсәләрне без басмалардан гына белә идек, ләкин аларны ничек тормышка ашырырга икәнен күз алдына да китерә алмый идек. Шуңа күрә без Җитәкче совет җибәргән тәҗрибәле кардәшләрне күзәтеп өйрәнә идек».
Грузиядәге кардәшләр өчен бик тырышып өйрәнү вакыты килеп җиткән. Ләкин еш кына шулай була: ихтыяҗ зур булган җирләргә күченүче кешеләр үзләре дә фатиха ала. Бу очракта да өйрәнүчеләр дә, өйрәтүчеләр дә фатиха алган (Гыйб. сүз. 27:17). Ярдәм итәргә килгән кардәшләр үзләре дә җирле вәгазьчеләрдән өйрәнгәннәр.
Грузин кардәшләрнең бик матур сыйфатлары
Арно һәм Соня Грузиядәге кардәшләрнең үзләрен җылы кабул итүләрен йөрәкләрендә саклый. Җирле вәгазьчеләр
бар көчләрен куеп аларга яңа билгеләнүләренә күнегергә ярдәм итәргә тырышкан.Соня аларның юмартлыкларын исенә төшереп болай ди: «Күршедә генә яшәүче бер пар безгә һәрвакыт тәмле ризыклар китереп тора иде. Бер апа-кардәш безне вәгазьгә алды һәм яңа җыелышыбыз белән таныштырды. Ул грузин мәдәнияте турында күп кенә нәрсәләр сөйләде. Икенче бер апа-кардәш зур түземлелек күрсәтеп безне грузин теленә өйрәтте».
Канадада хезмәт иткәннән соң 1999 елны Грузиягә билгеләнгән Уоррен һәм Лесли Шуфелт болай дип сөйлиләр: «Грузин кардәшләр бик зур ярату күрсәтте. Бу безне яулап алды, шаккатырды. Барысы да, шул исәптән яшьләр дә, бер-берсенә карата булган хисләрен иркен белдерә иде».
Грузиягә башка илләрдән хезмәт итәргә килүчеләр дә авырлыкларга түгел, ә җирле халыкның искиткеч
сыйфатларына игътибар иткән. Ә грузин кардәшләр миссионерларны басынкы һәм яратуга бай булганнары өчен шунда ук ярата башлаган.Хакыйкать Аллаһыдан куркучы кешеләрне үзенә җәлеп итә
1990 елларда күп кенә эчкерсез кеше Изге Язмалардагы хәбәрне кабул иткән. 1998 елда гына 1 724 кеше суга чумдырылу үткән. Ни өчен Грузиядә яшәүче күп кеше хакыйкать белән кызыксына?
Күчеп йөрүче күзәтче булып күп еллар хезмәт иткән Тамази Библая болай дип аңлата: «Монда традиция шундый. Аллаһыга карата яратуны кешеләргә балачактан ук сеңдерәләр. Һәм кешеләр Изге Язмалардагы хәбәрне шунда ук кабул итәләр».
Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыткан Давид Самхарадзе болай дип әйтә: «Кеше белән Изге Язмалар өйрәнүе башланганнан соң, туганнары һәм күршеләре моңа еш кына каршы килергә тырышалар. Андый тырышлыклар куйганнан соң, күп кенә очракларда алар үзләре Изге Язмаларны өйрәнә башлый».
Әйе, яхшы хәбәр Грузия иле буйлап таралган һәм күп кешенең тормышын үзгәрткән. 1999 елның апрелендә үткән Искә алу кичәсенә иң күп кеше — 36 669 кеше килгән булган.
«Дошманнар күп»
Борынгы Эфестәге үзенең хезмәте турында рәсүл Паул: «Минем алда хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче зур ишек ачылды, шулай да дошманнар күп»,— дип язган булган (1 Көр. 16:9). Аның сүзләре, 1999 елның Искә алу кичәсеннән соң берничә ай үткәч Грузиядәге Шаһитләрнең хәлен яхшы сурәтли.
Шул елның август аенда Тбилисида православие чиркәвенең радикал карашлы кешеләре митинг оештырган. Ул элеккеге рухани Василий Мкалавишвили җитәкчелегендә үткән. Җыелган халык алдында безнең басмаларны яндырганнар. Шуннан соң дүрт елга сузылган эзәрлекләүләр чоры башланган.
1999 елның 17 октябрендә Тбилисида берничә дини экстремист якынча 200 кешедән торган халык төркеме җыеп «Глдани» җыелышының очрашуын өзгән. Таяклар һәм тимер тәреләр тотып алар очрашудагы кешеләргә ташланган һәм аларны кыйнаган. Хәтта берничә Шаһитне хастаханәгә озатырга туры килгән.
Кызганычка каршы, һөҗүм итүчеләрнең берсен дә кулга алмаганнар һәм Шаһитләргә һөҗүм итүләр дәвам ителгән. Хөкүмәтнең кайбер вәкилләре, шул исәптән президент Шеварднадзе да, бу аяусыз эшләрне катгый хөкем итсәләр дә, аларны туктатыр өчен бернинди дә чаралар күрмәгән. Өстәвенә полиция һәрвакыт андый очракларда күпкә соңга калып килә торган булган.
Якынча шул вакытта Грузия парламентының әгъзасы Гурам Шарадзе Йәһвә Шаһитләренә каршы тиңе булмаган яла ягу кампаниясен башлаган. Ул, Йәһвә Шаһитләре җәмгыять өчен куркыныч дигән ялган тараткан. Яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен уңайлы вакыт үтеп киткән кебек тоелган.
Йәһвә оешмасы каршы килүләргә җавап бирә
Йәһвә оешмасы Грузиядәге Шаһитләргә кирәкле ярдәмне шунда ук җиткергән. Кардәшләргә, каршы килүчеләр һөҗүм иткәндә, үзләрен ничек тотарга икәнен аңлатканнар. Аларның исләренә, шулай ук, ни өчен чын мәсихчеләр вакыт-вакыт эзәрлекләүләргә дучар була 2 Тим. 3:12).
икәнен төшергәннәр. Бу кардәшләргә бик ярдәм иткән (Моннан тыш, кардәшләрне судта яклар өчен, кирәкле адымнар ясалган булган. Грузиядәге филиалның юридик бүлегендә хезмәт итүче Манучар Циминтия искә төшерә: «Шул дүрт ел эчендә без Василий Мкалавишвили яклы кешеләрнең эшләре аркасында 800 дән артык шикаять бирдек. Без чиновникларга һәм хокук саклау оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе, туган хәлгә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен, киң колачлы кампания оештырган иде. Ләкин һөҗүмнәр дәвам ителде» *.
^ 30 абз. Хокукларыбызны якларга тырышулар турында күбрәк мәгълүматны «Уяныгыз!» (рус) журналының 2002 ел 22 гыйнвар санының 18—24 битләреннән укыгыз.