Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ярда үткән җыелыш очрашуы, Сухум тирәсе, 1989 ел

ГРУЗИЯ ǀ 1924—1990 еллар

Хакыйкатьне эзләгән беренче кешеләр

Хакыйкатьне эзләгән беренче кешеләр

ӘЛЕ 1920 елларда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Грузиядә хакыйкатьне эзләгән кешеләрне табар өчен тырышлыклар куйган. Әрмәнстан, Грузия, Сирия һәм Төркия илләрендәге вәгазь эшен күзәтер өчен, 1924 елда Ливанда, Бәйрутта, офис ачылган.

Ул вакытта Грузиядә хакыйкать орлыклары күпмедер дәрәҗәдә чәчелгән булса да, моның нәтиҗәләре ачык күренмәгән (Мат. 13:33). Әмма вакыт узу белән Патшалык турындагы хәбәр киңрәк таралган һәм Грузиядә яшәгән күп кенә кешеләрнең тормышларында гаҗәеп үзгәрешләр ясаган.

Ул гаделлекне эзләгән

Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Васо Квениашвили әле яшүсмер булган. Грузия Советлар Союзының өлеше булганга, аның әтисен тиздән Совет Армиясе сафларына алганнар. Ул вакытта Васоның әнисе инде үлгән булган. Гаиләдә иң олы бала булган Васо, үзе һәм эне-сеңелләре турында кайгыртыр өчен, урлаша башлаган.

Васо бер бандага кушылган һәм вакыт узу белән оешкан җинаятьчелектә катнаша башлаган. Ул болай дип сөйли: «Хөкүмәт я җәмгыять белән чагыштырганда, җинаять дөньясында гаделлек күбрәк, дип уйлый идем мин». Әмма тиздән ул үзе эзләгән гаделлекне кешеләр тәкъдим итә алмый икәнен аңлаган. «Мин чын гаделлекне эзләдем»,— дип исенә төшерә ул.

Яңа гына төрмәдән азат ителгән Васо Квениашвили, 1964 ел

Җинаять кылганы өчен Васоны, кулга алып, Себергә төзәтү лагеренә сөргәннәр. Анда ул үз иманы өчен тоткынлыкта яшәгән бер Йәһвә Шаһите белән танышкан. «Ниһаять, мин эзләгәнемне таптым,— дип исенә төшерә Васо.— Безнең бер басмабыз да булмады, шулай да кардәш миңа телдән вәгазьләде, һәм мин аның әйткәннәрен сеңдереп барырга тырыштым».

1964 елда азат ителгәннән соң, Васо кире Грузиягә кайткан һәм Йәһвә Шаһитләрен эзли башлаган. Ул арада Васо теге кардәш белән хат язышып элемтәдә торган. Кызганычка каршы, теге тугры кардәш вафат булган һәм Васо Аллаһы халкы белән элемтәне югалткан. Ул Йәһвә Шаһитләрен кабат очратканчы, тагын егерме ел диярлек үткән. Соңрак сез Васо турында күбрәк белерсез.

Авырлыклар фатихаларга әверелә

Урманда үткән җыелыш очрашуы

Яшь грузин хатын-кызы Валентина Миминошвили өчен нацистларның концлагеренда утыру зур фатихага әверелгән. Анда ул Йәһвә Шаһитләре белән беренче тапкыр танышкан. Аны аеруча аларның какшамас иманнары таң калдырган. Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәткәннәре аның йөрәгенә тирән үтеп кергән.

Сугыштан соң өйгә кайткач, Валентина башкаларга вәгазьли башлаган. Әмма тиздән аны җирле хөкүмәт вәкилләре күреп алган һәм ун елга Россиягә төзәтү лагерена җибәргән. Анда ул кабат Йәһвә Шаһитләре белән очрашкан һәм соңрак суга чумдырылу үткән.

1967 елда лагерьдан азат ителгәч, Валентина көнбатыш Грузиягә күченгән һәм шунда сак кына вәгазьләгән. Ул үзенең бер кешенең эчкерсез догасына тиздән җавап булачагын белмәгән әле.

Йәһвә аның догаларына җавап биргән

1962 елда Антонина Гудадзе апа-кардәш Себердән Грузиягә күченгән, чөнки аның хакыйкатьтә булмаган ире туган иленә күченергә булган. Антонина үзе Себердә туган һәм хакыйкатьне аңа Себергә сөрелгән Йәһвә Шаһитләре сөйләгән. Әмма, көнчыгыш Грузиядәге Хашури шәһәренә күченгәч, ул үзен имандашларыннан аерылган итеп сизгән.

Гудадзе гаиләсе, 1960 еллар

Йәһвә аның догаларына җавап биргән. Антонина болай дип исенә төшерә: «Беркөн миңа Себердән әниемнән посылка килде. Аның эчендә рухи басмалар оста гына яшерелгән иде. Шулай итеп рухи ризык миңа алты ел буе килеп торды. Килгән саен, мин Йәһвәгә рухи җитәкчелек биргәне, үземне дәртләндергәне һәм кайгыртканы өчен рәхмәт әйтә идем».

Шулай да Антонина ялгыз булган. Ул болай ди: «Мин Йәһвәдән, үземә кардәшләр белән берләшергә мөмкинлек бир, дип сорый идем. Бер көнне үзем сатучы булып эшләгән кибеткә ике хатын-кыз килеп керде. Алар миннән: „Сез Антонинамы?“ — дип сорады. Аларның ачык йөзләреннән мин бу — апа-кардәшләрем икәнен аңладым. Без, кочаклашып, елый башладык».

Бу ике апа-кардәшләрнең берсе нәкъ Валентина Миминошвили булган. Антонина, көнбатыш Грузиядә җыелыш очрашулары үткәне турында белгәч, бик куанган! Аңа җыелыш очрашуына барып җитәр өчен 300 километрдан күбрәк ара үтәргә кирәк булса да, ул анда айга бер тапкыр йөргән.

Хакыйкать көнбатыш Грузиядә тамыр җәя

1960 елларда Советлар Союзының башка регионнарында хөкүмәт вәкилләре тарафыннан эзәрлекләнгән кайбер Йәһвә Шаһитләре хәл җиңелрәк булган җирләргә күченгән. Владимир Гладюк — ашкынучан, җитез абый-кардәш — аларның берсе булган. 1969 елда ул Украинадан көнбатыш Грузиядәге Зугдиди шәһәренә күченгән.

Люба һәм Владимир Гладюк

Грузиягә күченгән кардәшләр җыелыш очрашуларын башта рус телендә үткәргән. Ләкин соңрак, җыелыш очрашуларына күбрәк грузиннар регуляр рәвештә йөри башлагач, очрашуларны грузин телендә үткәрә башлаганнар. Шәкертләрне әзерләү эше шулкадәр уңышлы булган ки, хәтта 1970 елның августында 12 җирле кеше суга чумдырылу үткән.

1972 елның язында Владимир үз гаиләсе белән Кара диңгез ярындагы Сухум шәһәренә күченгән. Владимир болай дип сөйли: «Без үзебезне рухи яктан бай итеп хис иттек һәм Йәһвәгә үзебезне фатихалап торганы өчен рәхмәтле идек. Сухумдагы җыелыш бик тиз үсте». Ул язны Сухумда беренче Кичә үткәрелгән, анда 45 кеше килгән.

«Мин бөтен йөрәгем һәм бөтен җаным белән тыңладым»

Бабуца Джеджелава — Сухумдагы беренче Йәһвә Шаһитләренең берсе. Ул хакыйкатьне тиз кабул иткән. Бу 1973 елда булган, хәзер аңа 90 нан артык яшь. Ул болай дип сөйли: «Бер көнне мин дүрт хатын-кызның нәрсәдер турында бирелеп сөйләшкәннәрен күрдем. Аларның икесе — монахинялар, ә башка икесе (мин соңрак белгәнчә) Йәһвә Шаһитләре иделәр». Бу апа-кардәшләрнең берсе Гладюк Владимирның хатыны Люба булган. Икенчесе — Итта Сударенко исемле Украинадан күченгән ашкынучан пионер апа-кардәш.

Бабуца Джеджелава, 1979 һәм 2016 еллар

Бабуца бу сөйләшүне ишеткәч кичергән хисләре турында болай дип сөйли: «Мин бөтен йөрәгем һәм бөтен җаным белән тыңладым». Аллаһының шәхси исеме бар икәнен ишеткәч, ул шунда ук бу сөйләшүгә кушылган һәм бу исемне Изге Язмаларда күрсәтсеннәр дип сораган. Ул шулкадәр күп сораулар биргән ки, сөйләшү хәтта өч сәгатькә сузылган.

Бабуца, Йәһвә Шаһитләрен бүтән күрмәм дип куркып, апа-кардәшләрдән: «Сез китәрсез дә мине болай гына калдырырсызмы?» — дип сораган.

Апа-кардәшләр: «Юк, без сезне калдырмыйбыз. Без киләсе шимбә көнне кабат килербез»,— дип җавап кайтарган.

Шимбә көне җиткәч, Бабуцаның шатлыгына каршы, теге ике апа-кардәш аның янына килгән! Алар шунда ук өйрәнә башлаган. Өйрәнү азагына Бабуца, Аллаһы халкы белән элемтәне югалтмаска иде, дип уйлап куйган. Ул үзенә: «Мин бу кешеләрне таптым, һәм хәзер аларны югалтырга ярамый»,— дип әйткән.

Бабуца бер план корган. Ул болай дип сөйли: «Мин Любаның ире бар икәнен белгән идем, шуңа күрә Иттадан, син кияүдәме, дип сорадым. Ул: „Юк“,— дигәч, мин: „Алайса, әйдә, минем фатирыма күчен! — дип шатланып әйттем.— Миндә ике карават бар, һәм арасында яктырткыч тора. Аның яктылыгында без хәтта төнлә дә Изге Язмалар турында сөйләшә алырбыз!“» Итта ризалашкан һәм Бабуцаның фатирына күченгән.

Ул вакытны исенә төшереп, Бабуца болай дип дәвам итә: «Кайвакыт мин төнлә йокламадым, ә белгәннәрем турында уйлап яттым. Башымда кинәт берәр сорау туса, мин Иттаны уята идем дә: „Итта, Изге Язмаларны чыгар — минем бер соравым бар!“ — дия идем. Күзләрен уып, Итта: „Ярар, кадерлем“,— дип җавап бирә иде. Аннары ул, Изге Язмаларны ачып, миңа җавапны күрсәтә иде». Иттаның күченүеннән соң өч көн үткәч, Бабуца үзе дә яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган!

Бабуцаның Натела Чаргейшвили исемле бер якын дусты булган. Бабуца болай ди: «Мин байлык аңа хакыйкатьне кабул итәргә комачаулар дип уйлаган идем. Әмма, бәхеткә каршы, мин ялгыштым. Безнең беренче сөйләшүебездән алып хакыйкать аның йөрәгендә яна башлады». Инде тиздән икесе дә үз дусларына, хезмәттәшләренә һәм күршеләренә үз өмете турында ашкынып вәгазьләгән.