Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГРУЗИЯ

Алар үзләренең Бөек Барлыкка Китерүчесен хәтерлиләр

Алар үзләренең Бөек Барлыкка Китерүчесен хәтерлиләр

Шушы китапны укып без күп кешеләр белән таныштык. Аларның күбесе — яшь егетләр һәм кызлар. Алар үзләренең «Бөек Барлыкка Китерүчесен яшьлегендә» хәтерлиләр (Вәг. 12:1). Гамәлдә, Грузиядәге 3 197 пионерның өчтән бере 25 яшьтән яшьрәк. Ни өчен шулкадәр күп яшь кеше Йәһвәгә актив хезмәт итә?

Моңа берничә сәбәп бар. Аларның берсе — нык грузин гаиләләре. Аллаһыга тугры хезмәт итүче биш балалы Константин болай ди: «Хакыйкатькә мине җәлеп иткәне шул: Йәһвә — яратучан Әти. Балаларым тугач, аларның үз уйлары һәм хисләре белән җиңел бүлешүен теләдем. Аларга шундый әти булырга омтылдым».

Малхази хатыны белән өч бала үстерә. Алар гаилә бәйләнешен ныгытырга тырышалар. Ул болай ди: «Вакыт-вакыт без балаларга һәрбер гаилә әгъзасы турында уйланып үзләренә кайсы ягы ошаганын билгеләргә кушабыз. Аннан соң, гаилә белән гыйбадәт кылганда үз уйлары белән уртаклашуларын сорыйбыз. Шулай итеп алар башка кешеләрдә яхшыны күрергә һәм кадерләргә өйрәнә».

«Менә бу чын тормыш!»

Яшьләрне ата-анасы да тәрбияли, өлкәннәр дә моңа үз өлешен кертә: алар яшьләрне мөмкин кадәр иртәрәк җыелыш эшләрендә катнаштырырга тырыша. 11 яшендә суга чумдырылган Нестор болай дип сөйли: «Өлкәннәр, әле малай чагымда, миңа гади генә йөкләмәләр бирә башлады. Бу миңа җыелышта үземне кирәкле кеше итеп сизәргә ярдәм итте».

Өлкәннәрнең яхшы үрнәкләре дә, ярдәм кулы сузулары да шактый мөһим роль уйный. Несторның туганы, Коба болай ди: «Абыем белән сеңлемнән аермалы буларак, мин яшүсмер чагымда әти-әниемә борчу китердем. Шул авыр чорда, бер яшь өлкән минем өчен яхшы үрнәк булды. Ул мине гаепләмәде һәм һәрвакыт хисләремне аңларга тырышты. Мин аның ярдәмендә Йәһвәгә кире кайттым дип әйтер идем».

Бүген Нестор, Коба һәм сеңелләре Мари бергәләшеп ерак территориядә хезмәт итәләр. «Менә бу чын тормыш!» — дип әйтә Коба.

«Балаларым хакыйкатьтә йөри»

Филиал да читтә калмый һәм яшь мәсихчеләрне теократик проектларга чакырып, әти-әниләргә ярдәм итә. Филиал комитетында хезмәт итүче абый-кардәш болай ди: «Без яшьләрне кадерлибез һәм аларның үз рухи максатларына ирешергә тырышлыкларына булышыр өчен көч куябыз».

Грузия Шаһитләре һәм халыкара программа хезмәтчеләре Тбилисидагы конгресслар Залы төзелешендә бергә хезмәт итә

Җитлеккән абый һәм апа-кардәшләр белән аралашу, алар белән бергә хезмәт итү яшьләргә зур файда китерә. Халыкара программада катнашучы кардәшләр белән бергә Тбилисида Конгресслар залы төзүдә эшләгән Мамука болай ди: «Андый халыкара проектлар ярдәмендә, мин башкалардан төзүче буларак кына түгел, ә мәсихче буларак та күп нәрсәгә өйрәндем».

Нык гаилә бәйләнешләре, өлкәннәр ярдәме һәм башка мәсихчеләрнең яхшы үрнәге Грузиядәге күп яшь Шаһитләргә файда китергән. Аларның әти-әниләре рәсүл Яхъя хисләрен кичерә: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк» (3 Яхъя 4).

Тәрҗемә эше киңәя

2013 елда Җитәкче совет барлык филиалларны үзләре кайгырткан илләрдә кешеләр тагын нинди телләрдә сөйләшә һәм нинди басмалар кирәк икәнен ачыкларга кушты. Әйе, яхшы хәбәрне күбрәк кеше ишетә алыр иде.

Нәтиҗәдә, Грузиядәге филиал басмаларны грузин теленә шулкадәр якын булган һәм кайберәүләр аның диалекты дип санаган сван һәм мегрел телләренә тәрҗемә итәргә булды.

Сванетиядә яшәүче ашкынучан пионерлар болай дип язган: «Сванлылар рухи нәрсәләр белән чын күңелдән кызыксыналар һәм Изге Язмаларны тирән хөрмәт итәләр. Элек басмаларыбызны алырга батырчылык итмәгән кайбер кешеләр, хәзер басмалар аларның туган телләренә тәрҗемә ителгәнгә, аларны алып укый».

Мегрел телендә сөйләшүче вәгазьчеләр, үз телләрендә очрашулар уза башлагач, тирән дулкынлану кичергәннәр. Пионер булып хезмәт итүче яшь кардәш Гига болай ди: «Хәзер мин очрашуларда фикерләремне үз сүзләрем белән әйтеп бирә алам, һәм миңа комментарий бирер өчен, аларны тәрҗемә итеп торасы юк».

Ткаеда мегрел җыелышында өлкән булып хезмәт итүче Зури үз хисләре белән уртаклаша: «Гомеремдә бик күп бәхетле һәм кайгылы мизгелләр кичердем, ләкин елаганым һичкайчан да булмады. Әмма мегрел телендә беренче мәртәбә Патшалык җырын җырлап җибәргәч, Залда беркем дә, шул исәптән үзем дә, күз яшьләрен тыя алмады».

Соңгы елларда булган мөһим вакыйгалар

Грузиядәге Йәһвә Шаһитләре тарихында 2013 елның 6 апрель шимбәсе истәлекле көн булды. Бу көнне Җитәкче Совет әгъзасы Дэйвид Сплэйн яңартып корылган һәм киңәйтелгән филиалны, Конгресслар Залын һәм Изге Язмалар мәктәпләрен үткәрү биналарын багышлау нотыгы белән чыгыш ясады. Төрле җирләрдә яшәүче бик күп Шаһитләр үз йортларының ишекләрен киң итеп ачты һәм 24 илдән килгән 338 кунакны ихлас күңелдән кабул итте.

Икенче көнне аудио һәм видеотрансляция ярдәмендә Сплэйн кардәшнең махсус нотыгын бөтен ил буенча 15 200 кеше тыңлый алды. Бу, Грузия тарихында гаять зур халыкара теократик вакыйга булды. Аралашудан һәм үзара дәртләндерүдән шатланучы абый һәм апа-кардәшләрне күрү бик дулкынландыргыч булды. Бер яшь абый-кардәш: «Хәзер мин яңа дөньяның нинди булачагын беләм»,— дип әйткән.

Тбилисидагы филиалны багышлау (2013 ел)

Ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбе, ягъни хәзер Патшалык вәгазьчеләре Мәктәбе, Грузиядәге Йәһвә халкы өчен чын мәгънәдә фатиха булды. 2013 елдан алып бу мәктәптә 200 дән артык студент өйрәнү үтте. Укуны тәмамлаучылар алган өйрәтүләре өчен бик рәхмәтле һәм ихтыяҗ булган урыннарда хезмәт итәргә янып торалар.

«Алдагыларына талпыну»

Беренче Патшалык вәгазьчеләре тырышлыгы һәм кыюлыгы ярдәмендә, яхшы хәбәр Грузиянең барлык почмакларында яңгырый. Аллаһыга һәм якыннарына карата фидакарь ярату, иман, кыюлык һәм Шаһитләрнең тапкырлыгы, Йәһвә тарафыннан мул итеп фатихалана.

Грузиядәге 18 000 нән артык абый һәм апа-кардәш, үзләреннән алдарак йөгерүчеләр эзеннән барырга бик шат. Алар кешеләргә Аллаһы Сүзенең көчен үзләренә татып карарга мөмкинлек бирә (Флп. 3:13; 4:13).

Грузиядәге филиал комитеты: Уэйн Томчук, Левани Копалиани, Джони Шаламберидзе һәм Майкл Джонс