Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГРУЗИЯ

Мин Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен үз күзләрем белән күрдем!

Пэпо Девидзе

Мин Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен үз күзләрем белән күрдем!
  • ТУУ ЕЛЫ: 1976

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1993

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: Девидзе кардәш Грузия православие чиркәвендә тәрбия алган һәм аның бар гореф-гадәтләре буенча яшәгән. Хакыйкатьне белгәннән соң, ул ире белән бергә Бәйтелдә хезмәт иткән. Хәзер алар махсус пионерлар булып хезмәт итә.

МИН беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләре турында Кутаиси шәһәрендә колледжта укыганда ишеттем. Күршем миңа аларның табынуда тәреләрне кулланмаганнары һәм Гайсәне Аллаһы Тәгалә дип санамаганнары турында әйтте. Бу минем православиеле христиан карашларыма каршы тора иде.

1992 елның җәендә туган шәһәрем Цагерига кайткач, мин анда да Йәһвә Шаһитләренең ашкынып вәгазьләгәннәрен күрдем. Әнием алар турында күп яхшы сүзләр ишеткән булган. Мин аларга һаман да тискәре караш белән караганга, ул миңа: «Бар да нәрсәгә өйрәткәннәрен үзең күр»,— диде.

Пионер булып хезмәт иткән Павлэ һәм Паата исемле абый-кардәшләр регуляр рәвештә күрше йортка килеп китә торган булган. Күп кенә күршеләребез, алар белән сөйләшеп, сораулар биргән. Мин дә, күршеләремә барып, шул ике Йәһвә Шаһите белән сөйләшеп алырга булдым. Мин сорау биргән саен, абый-кардәшләр, Изге Язмаларны ачып, җавапны шуннан укырга тәкъдим итә иделәр. Бу миңа бик нык тәэсир итте: мин Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен үз күзләрем белән күрдем!

Тиздән мин шул абый-кардәшләр белән бергә Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләр төркеменә кушылдым. Киләсе җәйне мин һәм тагын тугыз кеше суга чумдырылу үттек. Соңрак әнием дә Йәһвә Шаһите булып китте.

Мин кардәшләрнең бар сорауларыма җавапны Изге Язмаларның үзеннән күрсәткәннәре өчен рәхмәтлемен. Бу миңа, ышануларымның дөрес булмаганын ачыкланганда, эчке каршылыкларны җиңәргә булышты. Изге Язмаларны ачып күрсәткәннәре үземә нык тәэсир иткәнен истә тотып, мин дә, башкаларга хакыйкатьне җиткергәндә, шул ук ысулны кулланам.