Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советтан хат

Җитәкче советтан хат

Кадерле кардәшләребез!

Б. э. к. VII гасырда Йәзәкил пәйгамбәр бер гаҗәеп күренеш күрә. Ул Галәмнең Хакиме җитәкчелегендәге күктәге арбаны күрә. Иң кызыгы шул: арба яшен тизлеге белән юнәлешен үзгәртә; тизлеген дә киметми, борылып та тормый! (Йәз. 1:4, 9, 12, 14, 16—27)

Бу күренеш шуны тасвирлый: Йәһвәнең бердәм оешмасының күктәге өлеше бер дә туктамый. Ә аның оештырылган халкы шул арба артыннан өлгерәме? Үткән хезмәт елыннан күренгәнчә, Йәһвә үз арбасының җирдәге өлешен бик зур тизлектә алып бара!

Йәһвәнең күктәге арбасы бер дә туктамый

Кушма Штатлардагы Бәйтел гаиләсе Бруклиннан Уорвикка (Нью-Йорк штаты) — яңа гына төзелгән төп идарәгә, Паттерсонга һәм Уолкиллга күченү белән мәш килә. Кайберәүләр үз хезмәтен кырда дәвам итә. Башка филиалларда бәйтелчеләр төзелешләр, реконструкцияләр алып бара. Алар берничә Бәйтелне бер-берсе белән берләштерә һәм башка җиргә күченә. Ә сез нишлисез? Күченү белән бәйле эшләрдә катнашмасагыз да, сез эшсез утырмыйсыз.

Аллаһы хезмәтчеләре аның оешмасы артыннан өлгерергә тырышып бөтен дөнья буенча армый-талмый хезмәт итә һәм бу Җитәкче советны сокландыра һәм илһамландыра. Күпләр вәгазьчеләргә ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченгән. Башкалар хезмәтнең башка төрендә катнаша, мәсәлән, чит телне өйрәнә башлаган. Өченчеләр вәгазьләүнең үзләре өчен яңа булган алымын кулланып караган. Күпчелек кеше хезмәтләрен киңәйтер өчен чаралар күргән. Бар тугры мәсихчеләр яшьләренә һәм авыруларына карамастан тормыш йөгерешендә катнаша: Йәһвәгә армый-талмый хезмәт итә һәм, шулай итеп, Шайтанның ялганчы булуын исбатлый (1 Көр. 9:24).

Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә сезнең тырыш хезмәтегезне күрә (Евр. 6:10). Ашкыну рухыгызны күреп, без Ибраһим һәм Сара мисалын искә төшерәбез. 70 тән узган Ибраһим үз гаиләсе белән калдайлыларның Ур җиреннән ерак Кәнганга күчкән, шунда ул йөз ел чатырларда яшәгән. Ул үзе һәм аның кадерле хатыны Йәһвә кайда кушса, шунда яшәргә әзер булган! (Ярат. 11:31; Рәс. 7:2, 3)

Сез дә шундый ук рух чагылдырасызмы? Авырлыклар кичергәндә Аллаһыга тугры калу җиңел булмаса да, сез бирешмисез һәм Гайсәнең: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз»,— дигән әмерне үтисез (Мат. 28:19).

Гайсәнең «барыгыз» дигән сүзе дә көч куярга кирәклегенә басым ясый. Мәсихнең ашкынучан шәкертләренең үткән ел эчендә тырышып хезмәт итүе бик сөендерә! Шик тә юк, Йәһвәнең ярдәме һәм фатихасы булмаса яхшы хәбәр барлык халыкларга җиткерелмәс иде (Марк 13:10).

Күп кеше яхшы хәбәрне теләп тыңлый. 2016 елны вәгазьчеләрнең иң югары саны 8 340 847 булды, ә ай саен үткәрелә торган Изге Язмалар өйрәнүләренең саны 10 115 264 җитте. Шунысы ачык: күктәге арба гел хәрәкәттә, без дә артта калмыйбыз! Тиздән Йәһвә котылу юлына илтүче ишекне ябып куячак, шуңа күрә калган вакыт эчендә тырышып хезмәт итик.

«Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл» дигән сүзләрнең 2017 елгы еллык шигыре итеп сайланганы бик урынлы! (Зәб. 37:3) Йәһвә хакына изге хезмәт башкарып, сез яхшылык кыласыз. Шулай итеп Зәбур китабындагы сүзләргә колак салып, сез Йәһвәгә таянасыз. Сез берүзегез түгел. Гайсәнең: «Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дигән сүзләрен гел исегездә тотыгыз (Мат. 28:20).

2017 ЕЛГЫ ЕЛЛЫК ШИГЫРЕ:

«Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл»

Йәһвә сезнең тугры хезмәтегезне фатихалап торачак. Аның өчен сан түгел, ә сыйфат — иң яхшысын бирүегез һәм изге нияттән чыгып хезмәт итүегез мөһимрәк. Андый бүләкләр аның йөрәген шатландыра һәм аның күңелен табарга булыша (2 Көр. 9:6, 7). Шуңа күрә көн саен дога кылып, Аллаһы Сүзен өйрәнеп, мәсихче җыелыш очрашуларына йөреп һәм хезмәттә ашкынып катнашып алда да яратучан Атагызга якынлашыгыз.

Иблис калган вакыты эчендә үз коралларын кулланып Йәһвәгә тугры булуыбызны сынап торачак һәм безне дөрес юлдан читкә алып китәргә тырышачак (Ачыл. 12:12). Йәһвә белән арагызны ныгытып торсагыз, Иблис үз теләгәнә ирешә алмас (Зәб. 16:8). Кардәшләр, без сезне бик яратабыз һәм соңгы көннәрдә яшәп тә Хуҗабыз Гайсәнең Патшалыгы хакына куйган тырышлыкларыгызны бик кадерлибез.

Кардәшләрегез,

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы.