ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
«Сездән яхшырак күршеләр юк»
2016 елның 7—8 май көннәрендә Колумбия хайтс 25 адрес буенча урнашкан (Бруклин, Нью-Йорк штаты) төп идарәнең вестибюлендә җыелган халык түземсезлек белән нәрсәнедер көтеп торган. Гадәттә, ял көннәрне вестибюль һәм күргәзмәләр ачык булмаган, ләкин бу юлы якында яшәгән күршеләрне ачык экскурсия үтәргә һәм Изге Язмалар күрсәтелгән тарихи күргәзмәне карап чыгарга чакырганнар.
Чакыру кампаниясе җәмәгать өчен зур шаһитлек булган һәм кампаниядә катнашкан кардәшләрне рухландырып җибәргән. Безнең күптәнге күршеләребезнең фикерен белү бик кызык.
«Мин 1960 еллардан алып [Бәйтелгә якын урнашкан] төрле йортларда яшәдем,— дигән бер ир кеше,— һәм беләсезме... сездән яхшырак күршеләр юк. Без сезне бик сагынырбыз, күченмәсәгез иде».
«Сездән башка тирә-ягыбыз үзгәреп куяр,— дигән бер хатын-кыз.— Без сезнең белән күп еллар иңгә-иң яшәргә шат булдык».
Бу җирдә хезмәт итүче күп пионерлар күршеләрнең җылы һәм күңелле кешеләр булуын белгәч бик шатланган. Күршедәге фирмада эшләгән бер ир кеше оешмабызны кадерләгәнен һәм ачык экскурсия үткәрелгәндә шәһәрдә булмаячагына үкенгәнен әйткән.
Кампания китергән нәтиҗәләр рухландыра. Ике көн эчендә Йәһвә Шаһите булмаган 48 кеше Бәйтелгә килеп Изге Язмалар күргәзмәсен карап чыккан. Ачык экскурсия вакытында кайбер бәйтелчеләр вестибюльдә кунакларны каршы алып алар белән аралаша торган булган.
20 дән узган Салли исемле бер яшь хатын-кыз күргәзмәне бер ярым сәгать эчендә карап чыккан. Күргәзәмәне карарга аны пионерлар чакырган булган. Алар аны вестибюльдә җылы каршы алган. Салли күргәзмәдә Изге Язмаларны карап була икәнлеген белмәгән. Салли Изге Язмаларны бик кадерли һәм пионерлар андый яшь укымышлы кешене очратуларына шат булганнарын аңа сөйләп биргәннәр. Салли җавап итеп: «Бу күргәзмә бик мөһим. Аллаһының хәбәрен Изге Язмалардан гына белеп була. Бу китапта тормышыбыз өчен кирәкле җитәкчелек бар»,— дигән.
Салли Изге Язмалар белән кызыксынган, шуңа күрә латин һәм грек телләрен өйрәнә башлаган. Ул шулай ук
тәрҗемә итү эше белән дә кызыксына. Аның фикеренчә, Изге Язмаларны дөрес тәрҗемә итәргә кирәк, югыйсә, андагы хәбәр берәр кемнең фикерен яклап чыгарга мөмкин. Пионерлар Саллига рәсми сайтыбызның Изге Язмаларга нигезләнгән материалының 800 дән артык телгә тәрҗемә ителүен хәбәр иткәч, ул бик нык гаҗәпләнгән. Апа-кардәшләр аңа тәрҗемәчеләрнең Изге Язмалардан Аллаһының исемен алып куйганнарын сөйләгәч, Салли таң калып: «Ни өчен алар Йәһвә исемен Изге Язмалардан алып куйган?» — дип сораган. Китәр алдыннан, Салли: «Минем башка җирдә яшәгәнем булмаса да, беләсезме нәрсә, сездән яхшырак күршеләр юк»,— дигән.Дүшәмбе көнне ачык экскурсия үткәрелә башлаганнан соң бер сәгать узгач, стенд янында басып торган Джон исемле бәйтелче янына бер дин әһеле килеп баскан. Ул Джонга ачык экскурсияне бик ошатканын һәм безнең Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәвебезне хуп күргәнен сөйләп биргән. Ләкин бераз аралашканнан соң, ул кинәт: «Минем Йәһвә Шаһитләренә ачуым килә!» — дип кычкырып җибәргән. Джон аптырап сәбәбен сораган. «Сез күченгәнгә,— дип җавап кайтарган ул.— КҮЧЕНМӘГЕЗ! Зуррак биналар сатып алыгыз. Нәрсә телисез шуны төзегез, китмәгез генә. Сез булганда, монда шундый тыныч иде. Төньякка күченүегез мине күңелсезләндерә».
Гомумән алганда, чакыру кампаниясе һәм Изге Язмалар күргәзмәсенә экскурсия яхшы шаһитлек биргән. Күршеләребез, шулай ук, Аллаһы исеме белән яхшырак танышкан.