ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
Бөтендөнья вәгазь эшен беренче урынга кую
2015 елны, 23 сентябрь көнне Җитәкче совет бөтендөнья Бәйтел гаиләсендә бер белдерү ясады: ирекле иганәләрне яхшырак кулланыр өчен кайбер үзгәрешләр ясалачак. Шуннан соң 3 октябрь көнне Җитәкче советның белдерүе болай дип аңлатылды: «Филипиялеләргә 1:10 да „нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез“ дип әйтелә. Шушы акыллы киңәшне истә тотып, безнең [Җитәкче советның] Аллаһы халкының рухи иминлеген һәм бөтендөнья вәгазь эшен күбрәк кайгыртасыбыз килә».
Җитәкче советның әгъзасы Стивен Летт соңрак Йәһвә Шаһитләренең телевидениесендә тагын болай дип әйткән: «Җитәкче совет кырдагы Патшалык эшләрен
алып баруга шулкадәр җитди карый ки, акчаны кыр өчен кулланыр өчен, без хәтта филиаллардагы чыгымнарны ничек кыскартып була икәнен карап чыктык. Мәсәлән, без Бәйтелдәге күп еллар булган уңайлыкларны һәм кайбер хезмәт төрләрен киметтек, ә кайберләреннән бөтенләй арындык. Нәтиҗәдә, хәзер әзрәк бәйтелчеләр таләп ителә».2015 елның сентябрь аеннан башлап бөтендөнья Бәйтел гаиләсенең якынча 5 500 әгъзасы кырга кайтты. Аларга зур үзгәрешләр ясарга туры килсә дә, шунысы ачык күренә: Йәһвә оешмабызны фатихалап тора, нәтиҗәдә вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше киң колач ала.
Шри-Ланкада хезмәт итүче бер парны Бәйтелдән кырга билгеләгәннәр. Алар өчен кырга кайту Йәһвәгә иманнарын һәм аның оешмасына ышанычларын күрсәтергә мөмкинлек биргән. Алар болай дип язган: «Алда нәрсә көтәсен без белми идек. Ләкин Йәһвәнең безгә булышып торачагында шикләнми идек. Шуңа күрә без: „Йәһвә, нәрсә генә булмасын, безнең икебезнең дә кирәкле үзгәрешләр ясап пионер булып хезмәт итәсебез килә“,— дип дога кыла идек. Беренче айны акча ягыннан кыенлыклар туды. Әмма без Йәһвәнең яратуын һәм кайгыртуын сизеп тордык. Һәм барысы да хәл ителде: хәзер безнең эшебез бар, шуңа күрә без үз чыгымнарыбызны каплый алабыз. Буш вакытыбыз юк диярлек: өйдәге эшләргә, эшкә һәм пионер хезмәтенә күп вакыт китә. Ләкин Бәйтел вакытны акыллы кулланырга өйрәтте. Пионер хезмәте безгә кешеләрне хакыйкать белән якыннан таныштырырга күп мөмкинлекләр бирә, андый эш безне бәхетле итә».
Колумбия филиалыннан кырга җибәрелгән кайбер бәйтелчеләр яңа тел өйрәнә башлаган һәм вәгазьчеләр аз булган җирләргә күчеп, кешеләргә Патшалык турындагы хәбәрне сөйли башлаган. Бу кардәшләр яңа җыелышлар өчен фатиха булып киткән. Бер җыелышка шундый бер пар билгеләнгән булган. Алар турында район күзәтчесе болай дип язган: «Кардәшләр бу парның хезмәтен бик югары бәяли. Җыелыш хезмәттә ашкыныбрак катнаша башлады, ә абый-кардәшләр җыелыштагы төрле вазифалар башкарырга өйрәнә». Элекке бәйтелчеләрнең күпләре үз филиалларында атнага бер-ике көн вакытлы хезмәтчеләр булып хезмәт итәргә булган.
Япония филиалында 31 ел хезмәт иткән бер абый-кардәшне кырдагы җыелышка билгеләгәннәр, анда нибары ике өлкән генә булган. Бу җыелышка Патшалык Залына реконструкция ясарга кушканнар. Шунда шул кардәш ике атнага отгул алган. Әмма реконструкция башланганчы 7 амплитудалы җир тетрәү булган һәм җыелыш урнашкан Кумамото җиренә зыян китергән. Кардәш отгулда булганга, табигать афәтеннән зыян күргәннәргә ярдәм итә алган һәм кардәшләргә килеп китеп аларны рухландырып торган. «Моның турында уйлаганда,— ди ул,— мин шундый нәтиҗәгә киләм: Йәһвә мине кирәкле җиргә җибәрә».
Австралазия филиалында элек хезмәт иткән Фил белән Шугар болай дип сөйли: «Бәйтелдән киткәч, без гади тормыш алып барырга булдык. Безнең акыллы карарлар кабул итәсе килә иде, шуңа күрә без Йәһвәдән җитәкчелек һәм фатихасын сорадык. Безнең зур теләгебез чит илдә хезмәт итү иде. Шик тә юк, Йәһвә
карарыбызны фатихалады һәм җан-тән белән бирелеп хезмәт итсеннәр дип юл әзерләде!» Хәзер алар Самал утравындагы Давао шәһәрендә (Филиппин) инглиз төркемендә хезмәт итә, аларның төркемендә 34 вәгазьче һәм 9 пионер. Аларның кызыксынучыларга килеп китәр өчен 120 адреслары бар. «Эш әле күп. Йәһвәгә таяну безне бәхетле итә. Иманыбыз ныгыды һәм, без Аллаһыны күбрәк ярата башладык!»Россиядәге бер ялгыз апа-кардәшне махсус пионер итеп билгеләгәннәр. Ул болай дип әйтә: «Пионер хезмәте миңа тарихта бүтән кабатланмас иң мөһим эшкә — Аллаһы Патшалыгы турындагы вәгазь эшенә үз өлешемне кертергә мөмкинлек бирә. Йәһвә кулында корал булу мине бик шатландыра». Хәзер ул Ирактан, Нигериядән, Шри-Ланкадан, Сириядән һәм Замбиядән килгән алты кеше белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрә.
Замбиядәге күп бәйтелчеләрне пионерлар итеп билгеләгәннәр. Алар кырдагы хезмәтләрен бик ярата. «Бәйтелдән кырга күченүебездән соң күп тә үтмәстән, без укый-яза белмәгән ике кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башладык,— дип сөйли хатыны белән бергә пионер булып хезмәт итүче Эндрю.— Өйрәнүчеләрнең берсе — 10 яшьлек малай. Ул озакламый атна уртасында үтә торган очрашуда беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Кичә алдыннан без бер парга вәгазьләгән идек, һәм алар Кичәгә килде, шуннан бирле бер очрашуны да калдырмый йөриләр. Алар Изге Язмаларны тырышып өйрәнә һәм рухи яктан үсә. Алар Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсына, аның ярдәм кулын кабул итә һәм аның фатихалавын көтә, шуңа күрә шундый уңышларга иреште».
Замбиядә яшәүче Эдсон белән Артнесс өйләнешкәч, аларны берничә айдан соң кырга билгеләгәннәр. Артнесс болай дип сөйли: «Бәйтелдә без акчабызны тегендә-монда әрәм итмәскә, акча белән авырлыкларга карамастан шатлык сакларга һәм бурычка батмаска өйрәндек. Без Бәйтелдән китүебезгә үкенмибез. Без рухи максатларыбызны үзгәртергә һәм аларга Йәһвәнең ярдәме белән ирешергә әзер. Йәһвәгә иманыбыз үсте, һәм без Йәһвәгә тугры хезмәт итүебезне дәвам итәргә тәвәккәл».