Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең конгрессы. Такома (Вашингтон штаты)

Йөз ел элек. 1917

Йөз ел элек. 1917

«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» журналының 1917 ел, 1 гыйнвар санында: «Дөньяны дошманлык, тәртипсезлек һәм кан кою биләп алган. Менә шундый яңа ел якынлашып килә»,— дип әйтелгән булган. Ул көннәрдә Европада, сугыш кырларыннан көн саен канлы ясак җыючы Беренче бөтендөнья сугышы кайнап торган.

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр ул вакытта мәсихче нейтралитетны саклау нәрсә аңлата икәнен ахырга кадәр аңлап бетермәсәләр дә, аларның күпчелеге кан коюда гаепле булудан качарга тырышкан. Мәсәлән, Англиядә 19 яшьлек Стенли Уиллис нейтралитет сакларга булган. Ул үзенең карашлары өчен суд алдына басар алдыннан, болай дип язган булган: «Миңа зур хөрмәт күрсәтелде: мин шаһитлек бирә алам. Бүген иртән полковник: „Сиңа хәрби кием кияргә әмер бирәчәкләр. Син аны кире каксаң, сине трибунал көтә“,— дип әйтте».

Стенли кардәш ризалашмаган һәм аны каторгага җибәргәннәр. Ләкин ул боекмаган һәм ике ай үткәннән соң: «Хакыйкать өстәп торган „рух көче“ ярдәмендә без, башкалар кичереп чыга алмаганны, түземлелек белән кичереп чыга алабыз»,— дип язган булган. Төрмәдә үткәргән вакытын ул зирәклек белән кулланган. Менә аның сүзләре: «Минем дога кылыр өчен, өйрәнү һәм уйлану өчен вакытым күп булды. Шуңа күрә төрмәдә утыруым иң зур фатихаларның берсе булды».

Тиздән Кушма Штатлар рәсми рәвештә сугышта катнаша башлаган. 1917 елның 2 апрелендә президент Вудро Вильсон Конгресс алдында чыгыш ясаганда, Германиягә каршы сугышка чакырган. Аның чакыруын кабул иткәннәр һәм АКШ тагы мәсихчеләргә нейтралитетка кагылышлы сорауны хәл итәргә кирәк булган.

Америка армиясенең сафларын яңа сугышчылар белән тулыландыру өчен 1917 елның май аенда мәҗбүри хәрби хезмәт турында канун кабул ителгән булган. Бер айдан соң шымчылык турындагы канун үз көченә кергән. Беренче канун АКШ хөкүмәтенә меңәрләгән ир-атларны армиягә чакырырга рөхсәт итсә, икенчесе моңа комачауларга тырышкан һәр кешене җинаятьче дип атарга рөхсәт иткән. Тиздән хакыйкатьнең дошманнары Йәһвәнең тынычлык сөюче хезмәтчеләренә «закон исеменнән бәла китерер» өчен шул законнардан файдаланганнар (Зәб. 94:20).

Беренче бөтендөнья сугышы китергән бәла-казалар Изге Язмаларны Тикшерүчеләр өчен көтелмәгән хәл түгел иде. Алар дистәләгән еллар буе бу вакыйгаларның булачагы Изге Язмаларда алдан әйтелгәнен сөйләп йөргәннәр иде. Әмма Йәһвә халкы арасында бәхәсләр һәм бүленешләр башланыр дип берәү дә көтмәгән булган.

Сынаулар һәм иләү

Чарлз Тейз Рассел үлгәннән соң АКШ та Йәһвә хезмәтчеләре арасында бәхәсләр кабынган. Алар оешмада эшләр ничек алып барылырга тиешлеге турында бер фикергә килә алмаган. 1884 елда Рассел кардәш Сион күзәтү манарасы һәм трактатлар җәмгыятен оештырган һәм үзенең үлеменә кадәр, 1916 елның октябренә кадәр, бу оешманың президенты булып калган. Җәмгыять белән Джозеф Рутерфорд җитәкчелек итә башлагач, оешманың берничә күренекле әгъзасы, шул исәптән директорлар киңәшмәсенең дүрт әгъзасы, күбрәк хакимлек алырга теләгән.

Аларга Рутерфорд кардәшнең ничек җитәкчелек итүе ошамаган. Бәхәсле сорауларның берсе пилигрим, яки күчеп йөрүче күзәтче, булып хезмәт иткән Пол Джонсонның эшчәнлегенә кагылган.

Үзенең үлеме алдыннан Расселл кардәш Джонсонны Англиягә җибәргән һәм аны оешманың күчеп йөрүче вәкилләренең берсе итеп билгеләгән. Ул яхшы хәбәрне вәгазьләргә, җыелышларга килеп-китүләр ясарга һәм кырның шул өлеше хакында хисап җибәрергә тиеш булган. Джонсон 1916 елның ноябрь аенда Англиягә килеп җиткән. Кардәшләр аны җылы каршы алганнар. Кызганычка каршы, еш яңгыраган мактаулар аркасында, ул горурлыкка бирелгән һәм үзен Рассел кардәшнең алмашчысы булырга тиеш дигән.

Джонсон, моңа хакы булмаса да, Англиядәге Бәйтел гаиләсенең кайбер әгъзаларын үз вазифаларыннан азат иткән, чөнки алар аның белән килешмәгән. Ул шулай ук Лондондагы оешманың банк хисаплары өстеннән күзәтчелекне алырга тырышкан. Шуннан соң Рутерфорд кардәш аны кире Кушма Штатларга чакырып кайтарган.

Джонсон Бруклинга кире кайтмаган. Төзәтүне басынкылык белән кабул итәр урынына, ул Англиядә үзенең эшчәнлеген дәвам итәргә рөхсәт итсеннәр өчен, кат-кат Рутерфорд кардәшкә мөрәҗәгать иткән. Уңышка ирешә алмагач, Джонсон директорлар киңәшмәсендә яклау табарга тырышкан.

Джонсон Англиядә оешманың акчаларына хуҗа булырга тырышкан кебек, директорлар киңәшмәсе АКШ та шулай эшләргә тырышыр дип Рутерфорд кардәш шул киңәшмәне җитәкчелектән читләштерер өчен чаралар күргән. Дәүләт кануны буенча, оешманың әгъзалары ел саен директорлар киңәшмәсен тавыш биреп сайларга тиеш булган. 1917 елның 6 гыйнварында Җәмгыятьнең еллык очрашуында киңәшмәнең өч әгъзасы гына сайланган булган: Джозеф Рутерфорд, Эндрю Пирсон һәм Уильям ван Амбург. Алар президент, вице-президент һәм сәркатип-казначей вазифаларын үтәгәннәр. Директорлар киңәшмәсенең калган урыннарына сайлаулар үткәрелмәгән булган. Оппозициягә баскан дүрт кеше директорлар киңәшмәсенә элек сайланган булган һәм кайберәүләре гомер буе шул вазифаларын үтәячәк дип уйлаган. Ләкин аларны еллык җыелышта сайламаганнар, шуңа күрә аларның директорлар киңәшмәсе әгъзасы булырга хокуклары булмаган! 1917 елның июль аенда Рутерфорд кардәш, үзенең хокукларын кулланып, шул урыннарга башка дүрт тугры кардәшне билгеләгән.

Теге киңәшмә әгъзалары, үзләренең урыннарын кайтарырга тырышып, кампания оештырган. Ләкин аларның бернәрсә дә барып чыкмаган. Аларга кайберәүләр кушылган. Алар үзләренең оешмасын оештырса да, Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең күпчелеге тугры калган.

Каршылыкларга карамастан үсеш бара

Шул көннәрдә Джозеф Рутерфорд һәм Бәйтелдәге башка тугры кардәшләр Патшалык ихтыяҗлары турында кайгыртуларын дәвам иткән. Ул вакытта пилигримнар дип аталган күчеп йөрүче күзәтчеләрнең саны 69 дан 93 кә җиткән. Китап таратучылар, яки пионерларның саны 372 дән 461 гә җиткән. Моннан тыш, махсус китап таратучыларны, ягъни хәзергечә ярдәмче пионерларны билгели башлаганнар. Кайбер җыелышларда йөзләгән шундый ашкынучан хезмәтче вәгазьләгән.

1917 елның 17 июлендә «Тәмамланган сер» дигән китап дөнья күргән. Ел азагына бөтен тираж таратылган булган. Шунда басмаларыбызны бастырган типографиягә тагын 850 000 китапка заказ бирелгән булган *.

1916 елны Рассел кардәш Бәйтел эшенә үзгәрешләр кертә башлаган. Шул үзгәрешләр 1917 елда төгәлләнгән һәм шул елның декабрь аенда «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән булган: «Офиста хезмәт итүче кардәшләрнең эшенә кайбер үзгәрешләр кертелде. Яхшы идарә вакытында ничек булырга тиеш булган булса, хәзер бар эшләр нәкъ шулай алып барыла. Барысы да шома бара һәм зур уңышлар китерә.... Офиста хезмәт итүчеләр, алар монда хезмәт итәргә хокуклары булганга түгел, ә үзләренә хөрмәт күрсәтелгәнгә хезмәт итәләр икәнен аңлый».

1917 елның сентябрендә «Күзәтү манарасында» болай әйтелгән булган: «1916 ел белән чагыштырсак, шуны күрәбез: беренче гыйнвардан башлап һәр ай [чыгарылган әдәбият саны] арта... Әйе, монда, Бруклинда башкарылган эшне Раббы фатихалый. Без моны ачык күрәбез».

Сынаулар һәм иләүләр тәмамлана

Оешма оппозиционерлардан чистартылгач, җыелышларда референдум үткәрелгәннән соң (нәтиҗәләре «Күзәтү манарасы»ында бастырылган булган), барысы шуны күргән: Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең күпчелеге Рутерфорд кардәш һәм Бәйтелдәге тугры кардәшләр яклы тора. Әмма сынаулар әле бетмәгән булган. Шундый яхшы башланган 1918 ел, Аллаһы халкы тарихындагы иң караңгы чорның башы булган.

^ 18 абз. 1920 елга кадәр безнең бөтен басмалар башка типографияләрдә бастырылган.