Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Файдалы мәгълүмат

Файдалы мәгълүмат

УРНАШТЫРУЧЫЛАР Урнаштыручылар сезгә булышыр өчен билгеләнгән. Алар сезгә, мәсәлән, машина кую урынын, шулай ук утыру, чыгу, керү урыннарын күрсәткәндә һәм башка киңәшләр биргәндә, аларны тыңлагызчы.

СУГА ЧУМДЫРЫЛУ Өлкәннәрегез, җирле шартларны исәпкә алып, суга чумдырылырга җыенучылар турында кайгырткан. Суга чумдырылу шимбә көне программасының беренче өлеше тәмамлангач үтәчәк.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР Конгресста җитәрлек урыннар, аудио- һәм видеоаппаратура бар. Монда шулай ук төрле ярдәм күрсәтелә. Моның барысы шактый күп чыгымнар таләп итсә дә, моның ярдәмендә конгресс шатлыклы үтә һәм нәтиҗәдә без Йәһвәгә тагын да якынрак булып китәбез. Ирекле иганәләрегез шул чыгымнарны капларга булыша һәм бөтендөнья эшенә зур ярдәм булып тора. Иганә тартмалары җайлы урыннарда тора. Һәркайсы иганә югары бәяләнә, һәм Җитәкче совет сезгә Патшалык эшләренә юмартлык күрсәтеп ярдәм иткәнегез өчен үз рәхмәтен белдерә.

БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ Истә тотыгыз: бу бүлектә ашыгыч ярдәм генә күрсәтелә.

ТАБЫЛГАН ӘЙБЕРЛӘР БҮЛЕГЕ Берәрсенең югалган әйберен тапсагыз яки үзегез берәр нәрсә югалтсагыз, шушы бүлеккә мөрәҗәгать итегез. Югалган балаларны да монда алып килергә кирәк. Әмма, башкаларга мәшәкать тудырмас өчен, балаларыгызны карагыз, алар сезнең яныгызда булсын.

УРЫННАР Башкаларга игътибарлы булыгыз. Урыннарны сезнең белән бергә машинада килгән, сезнең белән бер бүлмәдә яшәгән кешеләр яки өйрәнүчеләрегез өчен генә алыгыз. Үзегез алмаган урыннарга бернәрсә дә куймагыз. Шул чакта башкалар бу урыннар буш икәнен күрер.

ИРЕКЛЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР Конгресс белән бәйле эшләрдә катнашасыгыз килсә, Мәгълүмат һәм ирекле хезмәтчеләр бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Программаны Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы әзерләде

© 2023 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania