Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

45 нче җыр

Алга бар!

Алга бар!

(Еврейләргә 6:1)

1. Алга бар, җитлеккән булырга ашык!

Моны Йәһвә тели, үстер син сәләтеңне.

Эшеңне Аллаһы фатихаласын.

Яхшырт син хезмәтеңне,

Һәммәбез өчен эш бар бүген.

Гайсә башкарган эш: аңла син,

Егылмас өчен син эзлә ярдәмне,

Нык тор тәкъвалык өчен.

2. Алга бар, кыюлык белән вәгазьлә!

Яхшы хәбәрне син алып кил кешеләргә.

Йәһвәне, Гайсәне ашкынып макта

Һәрчак вәгазьләгәндә.

Дошманнар куркытырга тели.

Бирешмә, бу эш дәвам итсен.

Патшалык идарә итә икәнен

Бар кеше дә ишетсен.

3. Алга бар, һәрвакыт син алга атла,

Алла рухы сине гел дәртләндереп торсын.

Эш бик күп, бул әйдә, яхшы хезмәтче.

Бу эштән шатлык тап син.

Хакыйкать яктысы балкысын.

Тапкан кешеләреңне ярат,

Булыш син, яхшыга һәр көн үзгәрсен,

Шуңа килеп-кит кабат.

(Флп. 1:27; 3:16; Евр. 10:39 ны да кара.)