9 нчы җыр
Аллаһыбыз Йәһвәне данла!
1. Йәһвә Аллаһыны мактап,
Белдерик данлы исемен!
Аның көне инде якын —
Бар кешеләр дә белсен!
Улына Патша булырга вакыт
Килде, барсына әйтегез.
Йәһвә китерәчәк фатихалар
Турында мактап сөйләгез!
(КУШЫМТА)
Аллаһыбызны данлагыз!
Йәһвә Аллаһыны мактагыз!
2. Алланың даны турында
Ишетсеннәр җир шарында!
Игълан итик чын йөрәктән
Бөеклеге хакында.
Йәһвә бөек булса да, басынкы,
Барсына да игелекле.
Шәфкатьле, ярату күрсәтә Ул,
Ярдәм итә, мәрхәмәтле.
(КУШЫМТА)
Аллаһыбызны данлагыз!
Йәһвә Аллаһыны мактагыз!
(Мәд. 88:28; 104:1; Ирем. 33:11 не дә кара.)