Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 нче җыр

«Аллаһы — мәхәббәт ул»

«Аллаһы — мәхәббәт ул»

(1 Яхъя 4:7, 8)

1. Йәһвә Алла ул чакыра

Юлларын яратырга.

Шәфкатьле эш башкарыла

Алланы яратканда.

Яшәүнең мәгънәсе шунда,

Омтылабыз без шуңа.

Мәсихчеләр яратуы

Безнең аша күренә.

2. Хакыйкатьне ярату ул

Мәхәббәткә этәрә.

Хата кылганны төзәтә,

Егылганны күтәрә.

Мәхәббәт саф, игелекле,

Әйдә, аны үстерик!

Чын ярату җимешләрен

Әйдәгез, татып карыйк.

3. Үпкәләү хуҗа булмасын,

Беркайчан андый булмыйк.

Йәһвә сине өйрәтәчәк,

Җитәкчелеген эзлик!

Ярату — Йәһвә әмере.

Мәхәббәт без күрсәтик.

Башкаларны, Йәһвә кебек,

Назлы итеп өйрәтик.