Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

51 нче җыр

Без Йәһвәгә тугры

Без Йәһвәгә тугры

(Ешуа 23:8)

1. Йәһвәбез, Аллаһыбыз, мактау аңа гына.

Эшләрен гаделлек белән ул алып бара.

Аның бар әйткәннәре үтәлеп бара.

Аның җитәкчелеге китерә файда.

Тугры булып калганнар кадерле Аңа.

2. Аллаһы тәхете гаделлеккә урнашкан,

Аның яшәгән урынын дан чолгап алган.

Чакыруы буенча килә юашлар.

Аңа гыйбадәт кылып, хөрмәт итәләр.

Без Йәһвә Аллаһыга мәңге тугрылар.

3. Күкләр, йолдызлар аның өчен кысан урын.

Аңа каршы торырлык юк бернинди дошман.

Ул вәгъдә иткән үтәлә — шикләнмибез.

Аның ихтыярын үтәргә телибез.

Тугрылыгыбызны без аңа саклыйбыз.