Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 нче җыр

Йәһвә яраткан бар нәрсә аны данлый

Йәһвә яраткан бар нәрсә аны данлый

(18 нче Мәдхия)

1. Йәһвә Алла, җаным шуны аңлый:

Синең даныңны күкләр вәгазьли.

Бу мактауны көнгә көн тапшыра,

Сүзсез белем бирә юашларга.

Бу мактауны көнгә көн тапшыра,

Сүзсез белем бирә юашларга.

2. Йолдыз, кояш, айны син яраттың.

Без күкләргә карап шатланабыз.

Диңгезләргә дә чикне син куйдың.

Бөеклегеңә без сокланабыз.

Диңгезләргә дә чикне син куйдың.

Бөеклегеңә без сокланабыз.

3. Синең биргән кануннарың камил.

Яшәү өчен сүзләреңне тотыйк.

Алтын-көмештән яхшырак алар:

Акыл бирә — мәңге аны саклыйк.

Алтын-көмештән яхшырак алар:

Акыл бирә — мәңге аны саклыйк.