52 нче җыр
«Йөрәгеңне сакла»
1. Гөнаһ сукмагына басма,
Сакла йөрәгеңне.
Йәһвә Ул йөрәктән күрә
Нинди икәнеңне.
Кайвакыт йөрәк адаша
Һәм өметсез кала.
Йөрәкне өйрәтер өчен
Кал Йәһвә юлында.
2. Йөрәгеңне син әзерлә
Аңа дога кылып.
Мактау, рәхмәтләреңне син
Әйт аңа ышанып.
Йәһвә Аллабыз өйрәтә
Тугры йөрәк үстер.
Син аңа, тыңлаучан булып,
Һәр көн шатлык китер.
3. Йөрәкне бозыктан сакла,
Хак турында уйла.
Алла Сүзе йөрәгеңне
Көч биреп яңарта.
Йәһвә тугрыны ярата,
Шикләнмә син моңа.
Чын күңелдән хезмәт итеп,
Дус бул мәңге Аңа.
(Мәд. 33:2; Флп. 4:8; 1 Пет. 3:4 не дә кара.)