Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 нче җыр

Рәхмәт догасы

Рәхмәт догасы

(Мәдхия 94:2)

1. Йәһвә шәфкатьле, мактауга лаек.

Аллам, синнән үтенеп сорыйбыз.

Догалар тыңлаучы син, кайгыртчы,

Сиңа гына без сәҗдә кылабыз.

Хаталар эшлибез — без бит көчсез;

Алар өчен кичерү эзлибез.

Улың каны белән сатып алдың,

Хәзер өйрәтүеңне телибез.

2. Якты синең ишек алларыңда,

Бәхетле син чакырганнар анда.

Синең Сүзең безгә җитәкчелек,

Яшәргә телибез бу йортыңда.

Синең көч курку-хөрмәт уята,

Бир батырлык нык булып калырга.

Патшалыгыңны без сәламлибез,

«Мәңге торачак»,— дип вәгазьлибез.

3. Патшалык тора игелегеңдә,

Синең кайгыртуың шатлык бирә;

Һәммәсе гыйбадәт кылсын җирдә,

Тиздән күз яше, чир, үлем бетә.

Явызларны Улың юк итәчәк,

Фатиха алганнар шатланачак.

Куанып шатлыклы җыр җырлагыз:

«Данлы Патшабыз — Йәһвә Аллабыз!»

(Мәд. 64:5, 12; 65:19; Флп. 4:6 ны да кара.)