44 нче җыр
Уңыш уру шатлык китерә
1. Фәрештәләр уңыш җыялар,
Безгә дә бирелгән хезмәт.
Уңышны җыю вакытында
Яшибез — бу безгә хөрмәт.
Гайсә җитәкчелеген бирә,
Ул күрсәтә безгә үрнәк.
Бүген уңыш җыюда катнашу —
Бу чын хөрмәт һәм зур бүләк.
2. Якыныңны ярату безне
Тиз атларга дәртләндерә.
Уңыш җыю, вәгазь — ашыгыч,
Чөнки тиздән ахыр килә.
Без Алланың хезмәттәшләре
Йөзебездә балкый шатлык.
Патшалык фатихалар китерә,
Патшалык эшен башкарыйк.
(Мат. 24:13; 1 Көр. 3:9; 2 Тим. 4:2 не дә кара.)