Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

106 НЧЫ ҖЫР

Мәхәббәт сыйфатын үстерәбез

Мәхәббәт сыйфатын үстерәбез

(1 Көринтлеләргә 13:1—8)

  1. 1. Йәһвә бик күп сыйфатка ия.

    Аннан үрнәк аласы килә.

    Бездә тирән мәхәббәт үссен,

    Ул чын, тугры, эчкерсез булсын.

    Булса да күп сәләтләр бездә,

    Яратусыз барсы буш нәрсә.

    Изге рухын Йәһвәдән сорыйк

    Һәм мәхәббәт үстереп торыйк.

  2. 2. Чын мәхәббәт һәрчак нык була,

    Ул шәфкатьле, игелек кыла,

    Ул һич сөенми яман эшкә,

    Мактанмый һәм түземле кала.

    Чын ярату кичерә белә,

    Үпкә сакламый, сабыр итә.

    Булсын бездә бу күркәм сыйфат —

    Тугры һәм мәңгелек мәхәббәт.