Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 НЧЕ ҖЫР

Аллаһыны иҗади эшләре данлый

Аллаһыны иҗади эшләре данлый

(Зәбур 19)

  1. 1. Йәһвә Аллам, күкләр сине данлый,

    Бар эшләрең сиңа мактау җырлый,

    Синең хакта сүзсез белем бирә,

    Кодрәтеңне безгә игълан итә.

    Синең хакта сүзсез белем бирә,

    Кодрәтеңне безгә игълан итә.

  2. 2. Синең Сүзең безне зирәк итә,

    Курку-хөрмәт ул уята бездә.

    Әмерләрең балдан да татлырак,

    Хәзинәдән алар кыйммәтлерәк.

    Әмерләрең балдан да татлырак,

    Хәзинәдән алар кыйммәтлерәк.

  3. 3. Сине белеп, сиңа якынлаштык,

    Без тормышның чын мәгънәсен таптык.

    Бик зур хөрмәт — синең дустың булу,

    Халкың белән сиңа хезмәт итү.

    Бик зур хөрмәт — синең дустың булу,

    Халкың белән сиңа хезмәт итү.