Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

113 НЧЕ ҖЫР

Тыныч-тату яшибез

Тыныч-тату яшибез

(Яхъя 14:27)

  1. 1. Тынычлык-татулыкны

    Ярата Йәһвә,

    «Сугышлар юкка чыгар»,—

    Дип вәгъдә итә.

    Башкарыр моны тиздән

    Патшабыз Гайсә,

    Тынычлык урнаштырыр

    Ул бөтен җирдә.

  2. 2. Кылычтан төрән ясап,

    Сөңгене ваттык,

    Укларны һәм җәяне

    Без чәрдәкләдек.

    Тынычлык булсын өчен,

    Һәркем тырышсын.

    Ярсулы, ачы сүзләр

    Яңгырамасын.

  3. 3. Аллаһы тынычлыгы

    Ул — чын фатиха.

    Рухилык саклап, моңа

    Ирешеп була.

    Патшалык идарәсе

    Йәһвәне данлар,

    Тынычлык һәм иминлек

    Җир йөзен каплар.