115 НЧЕ ҖЫР
Без рәхмәтле сабырлыгыңа
-
1. И Аллаһы, чиксез куәтең,
Гаделлегең камил синең.
Явызлыкка баткан дөнья,
Күп кешеләр газап чигә.
«Ник Ул суза?» — дип кемдер әйтә,
Син түземле безгә карата.
КУШЫМТА:
Өметләнәбез тик сиңа,
Без рәхмәтле сабырлыгыңа.
-
2. Мең ел вакыт синең күзеңдә
Бер көн кебек үтеп китә.
Армагеддон тоткарланмас,
Ул киләчәк, соңга калмас.
Кемдер явыз юлын калдырса,
Бик зур шатлык була күкләрдә.
КУШЫМТА:
Өметләнәбез тик сиңа,
Без рәхмәтле сабырлыгыңа.
(Ник. 9:30; Лүк 15:7; 2 Пет. 3:8, 9 да кара.)