136 НЧЫ ҖЫР
Аллаһы үзеңә әҗер бирсен
(Рут 2:12)
-
1. Изге хезмәттә катнашкан кардәшләр
Йәһвә күзендә кадерле.
Алар фидакарь, күп корбан китерә,
Аңа бу яхшы билгеле.
Туган якларны, дусларны калдырсак,
Йәһвә бу хакта онытмас:
Бүген һәм тиздән булачак оҗмахта
Безне бүләксез калдырмас.
КУШЫМТА:
Аллаһы үзеңә әҗер бирсен,
Җитәкләсен сине аның рухы.
Канатлары астына сыен,
Йәһвә ул калдырмый, Йәһвә ул тугры.
-
2. Без кайчак әйтәбез Йәһвә Аллага:
«Йөгем күтәрә алмаслык»,
Кеше көченнән өстенрәк кодрәтне
Сорыйбыз аннан, ялварып.
Йәһвә Атабыз — юаныч Алласы —
Безне ишетеп, булыша;
Изге Язмалар, кардәшләр аркылы
Назлап юата, ныгыта.
КУШЫМТА:
Аллаһы үзеңә әҗер бирсен,
Җитәкләсен сине аның рухы.
Канатлары астына сыен,
Йәһвә ул калдырмый, Йәһвә ул тугры.
(Хак. 11:38—40; Ишаг. 41:10 да кара.)