137 НЧЕ ҖЫР
Тугры хатын-кызлар
-
1. Рут, Әсфирә, Сара, Мәрьям һәм Һанна...
Бу хатыннар гаҗәеп үрнәк булган.
Үз-үзләрен бик сабыр, тыйнак тоткан,
Эшләре тәкъвалыкны чагылдырган.
Күп башка тугры хатын-кызлар да,
Бу авыр булса да, туры юлдан йөргән.
-
2. Без дә бүген чыннан да кадерлибез
Шул хатыннар күрсәткән сыйфатларны:
Чын мәхәббәт, игелек, кыюлыкны —
Кешенең сулмас эчке матурлыгын.
Бүгенге апа-кардәшләргә дә
Бар бу сыйфатлар хас; Йәһвә моны күрә.
-
3. Сез тырышып бик күп эш башкарасыз,
Тол хатыннар, апалар һәм сеңелләр.
Сез фидакарь, күрсәтә моны эшләр —
Күрми калмый Аллаһы һәм кешеләр.
Һәр чакта сезгә ярдәм итсен Ул.
Һич шикләнәсе юк: сезне әҗер көтә.
(Флп. 4:3; 1 Тим. 2:9, 10; 1 Пет. 3:4, 5 дә кара.)