Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

146 НЧЫ ҖЫР

«Мин һәммә нәрсәне яңартам»

«Мин һәммә нәрсәне яңартам»

(Ачылыш 21:1—5)

  1. 1. Билге күрсәткәнчә, соңгы көннәрдә

    Йәһвә Угылы идарә итә.

    Гайсә Шайтанны ыргыткан күктән.

    Яңа күк, яңа җир булыр тиздән.

    КУШЫМТА:

    Шатлан! Бөек Патша Йәһвә

    Яшәр халкы белән бергә.

    Үлем, кайгы тиздән үтеп китәр,

    Чирләр булмас, күз яшьләре бетәр.

    «Мин һәммәсен яңа итеп ясыйм

    Һәм үз сүземне үтим».

  2. 2. Мәсих кәләше бик матур бизәнгән,

    Нәфис җитеннән киемнәр кигән.

    Йәһвә каршында бу кәләш изге,

    Аның яктысы — Аллаһы үзе.

    КУШЫМТА:

    Шатлан! Бөек Патша Йәһвә

    Яшәр халкы белән бергә.

    Үлем, кайгы тиздән үтеп китәр,

    Чирләр булмас, күз яшьләре бетәр.

    «Мин һәммәсен яңа итеп ясыйм

    Һәм үз сүземне үтим».

  3. 3. Изге шәһәрнең капкасы ябылмас,

    Төнлә дә анда караңгы булмас.

    Бөтен халыклар яктысын күрер,

    Аңа изгеләр ямь өстәп торыр.

    КУШЫМТА:

    Шатлан! Бөек Патша Йәһвә

    Яшәр халкы белән бергә.

    Үлем, кайгы тиздән үтеп китәр,

    Чирләр булмас, күз яшьләре бетәр.

    «Мин һәммәсен яңа итеп ясыйм

    Һәм үз сүземне үтим».