23 НЧЕ ҖЫР
Йәһвә Патшалыгы идарә итә башлый
-
1. Күктә туган Патшалык.
Чын күңелдән шатланыйк.
Йәһ Угылы утырган тәхеткә.
Җырлыйк Йәһвә Аллага
Һәм майланган Патшага.
Ул Сионда почмак ташы булып тора.
КУШЫМТА:
Патшалыкны көтеп яшибез.
Җир йөзендә оҗмах булыр.
Мәңге шатлык без кичерербез.
Һәркем бетмәс бәхет татыр.
Без дога кылып көтәбез
Йәһвәнең Патшалыгын.
-
2. Йәһвә куйды Патшасын,
Армагеддон бик якын.
Юк ителер Шайтанның дөньясы.
Без ашкынып вәгазьлик,
Яхшы хәбәр җиткерик,
Бар кешегә Йәһвә Сүзе мәгълүм булсын.
КУШЫМТА:
Патшалыкны көтеп яшибез.
Җир йөзендә оҗмах булыр.
Мәңге шатлык без кичерербез.
Һәркем бетмәс бәхет татыр.
Без дога кылып көтәбез
Йәһвәнең Патшалыгын.
-
3. Данлыйк Йәһвә Угылын —
Патшаларның Патшасын.
Ул көрәшә тәкъвалык хакына.
Кил Йәһвәнең йортына,
Омтыл изге булырга,
Шулчак Йәһвә сиңа бирер күп фатиха.
КУШЫМТА:
Патшалыкны көтеп яшибез.
Җир йөзендә оҗмах булыр.
Мәңге шатлык без кичерербез.
Һәркем бетмәс бәхет татыр.
Без дога кылып көтәбез
Йәһвәнең Патшалыгын.
(2 Иш. 7:22; Дан. 2:44; Ачыл. 7:15 дә кара.)