Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

33 НЧЕ ҖЫР

Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

(Зәбур 55)

  1. 1. И Йәһвә, мине ишетче,

    И Ходам, сине эзлим.

    Җан газапларым басылмый.

    Бирче кыюлык, сорыйм.

    КУШЫМТА:

    Йөгеңне Аллаһыга сал.

    Ул сине ярата, онытма.

    Булышыр, моңа шикләнмә.

    Ул — Кыя һәм Ныгытма.

  2. 2. Күгәрчен кебек телимен

    Очарга тыныч җиргә.

    Шул җирдә дошман янамый,

    Юк борчу күңелемә.

    КУШЫМТА:

    Йөгеңне Аллаһыга сал.

    Ул сине ярата, онытма.

    Булышыр, моңа шикләнмә.

    Ул — Кыя һәм Ныгытма.

  3. 3. Тынычлык синдә табабыз,

    Юатасың син безне.

    Күтәреп алып барасың

    Һәр безнең йөгебезне.

    КУШЫМТА:

    Йөгеңне Аллаһыга сал.

    Ул сине ярата, онытма.

    Булышыр, моңа шикләнмә.

    Ул — Кыя һәм Ныгытма.

(Зәб. 22:5; 31:1—24 дә кара.)