42 НЧЕ ҖЫР
Аллаһы хезмәтчесенең догасы
-
1. И Йәһвәбез, сиңа ялварабыз,
Исемеңне изге ит, үтенәбез.
Ихтыярың синең үтәлсен.
Патшалыгың килер дип көтәбез.
Ул килер вакытында,
Яудырып күп фатиха.
-
2. Син бик юмарт, безне бүләклисең,
Мең рәхмәтләр, безне фатихалыйсың.
Йәһ Аллабыз, Тормыш Чишмәсе,
Күп белемнәр, акыл, аң бирәсең.
Син ачтың хакыйкатьне.
Без сиңа бик рәхмәтле.
-
3. Күп хәсрәтләр бүген кичерәбез.
И Атабыз, сиңа без таянабыз.
Йөгебезне салабыз сиңа,
Бирешмәскә булыш дип сорыйбыз.
Бир, зинһар, үз рухыңны
Һәм ишет догабызны.
(Зәб. 36:9; 50:14; Яхъя 16:33; Ягък. 1:5 дә кара.)