61 НЧЕ ҖЫР
Курыкмагыз, барыгыз алга!
-
1. Бу дөньяның ахыргы көннәрендә
Шайтан каршылык күрсәтә эшебезгә.
Шулай да кыю, нык торабыз
Һәм кырыс шартларда тугры калабыз.
КУШЫМТА:
Сез бер дә курыкмагыз, барыгыз алга!
Сөйләгез Йәһвә хәбәрен бар җиһанда!
Оҗмах турында вәгазьлик кешеләргә.
Ул тиздән булачак бар җирдә дә.
-
2. Киң һәм җиңел юлларны эзләмибез.
Бозык дөньяга охшарга теләмибез.
Сафлык сакларга тырышабыз,
Иң элек Аллага без буйсынабыз.
КУШЫМТА:
Сез бер дә курыкмагыз, барыгыз алга!
Сөйләгез Йәһвә хәбәрен бар җиһанда!
Оҗмах турында вәгазьлик кешеләргә.
Ул тиздән булачак бар җирдә дә.
-
3. Күп кешеләр Алланы танымыйлар,
Йәһвә исемен белергә теләмиләр.
Аны без изге итәчәкбез,
Патшалык турында сөйләячәкбез.
КУШЫМТА:
Сез бер дә курыкмагыз, барыгыз алга!
Сөйләгез Йәһвә хәбәрен бар җиһанда!
Оҗмах турында вәгазьлик кешеләргә.
Ул тиздән булачак бар җирдә дә.
(Чыг. 9:16; Флп. 1:7; 2 Тим. 2:3, 4; Ягък. 1:27 дә кара.)